Быел да яна икән тайга

Яна икән тайга, быел да яна. Кайбер авылларның да ут эчендә булуы турындагы күңелсез хәбәрләр белән матбугат аша танышып барабыз.

1972-1974нче елларда мин Красноярск өлкәсендә армия хезмәтендә булдым, ике ел эчендә тайга янган бер генә очрак та булмады дип әйтә алам. Безнең хәрби эшелон май аенда Себер биләмәсе буйлап берничә көн барды бит әле, юл буе рәхәтләнеп тайга табигатен күзәтеп, саф һава сулап бардык. Тайга яну очраклары булса, сизми калмас идек.

Безнең һава һөҗүменә каршы оборона подразделениесе иң биек сопка түбәсендә урнашкан иде. Тирә-якта әллә ничә чакрым аралыгындагы тайганы күзәтеп хозурлана идек. Ике ел эчендә тайга массасы арасыннан төтен күтәрелгән бер генә очрак та булмады.

Ике еллык хезмәт срогы тулгач, 1974нче елның май аенда Иркутск өлкәсендә яшәүче абый янына да барып килергә булдым. Бу юлы да поезд белән инде, тайга аша. Ул чакта да бернинди дә янгын күрмәдем.

Абыйларда бер атна кунак булдым. Ул такта ярып, киптереп Япониягә озата торган предприятиедә йөк машинасы шоферы булып эшли иде. 13 машина бертуктаусыз агач яру калдыкларын тайга эченә ташып бара. Тау-тау өелгән агач материал калдыклары пыскып янып та яталар әле. Әмма гаҗәп, тайга янып китми.

Кунактан кайтканда кабат поездда Иркутск, Красноярск өлкәләре аша үттем, Красноярскидан Казанга очкан самолет тәрәзәсеннән дә тайганы күзәтеп кайттым, әмма тайга янып яткан урыннарны күрмәдем. Хәзер генә нишләп ел саен тайга яна икән? Шуңа аптырыйм.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии