Без ничек урысча сөйләшергә өйрәндек

Без, сугыш чоры балаларына, беренче сыйныфта укыганда урыс телен өйрәтмиләр иде. Сугыш арты, бик авыр еллар. Ашарга да, кием-салымның да бик каты-токы вакытлары. Шулай да мәктәпкә укырга йөрергә тырыштык. Мәктәп безнең өчен изге урын.

Мәктәбебез алты почмаклы йортка урнашкан. Авылыбызның уртасында. Элек ул урында мәчет булган. 1949нчы елның 1нче сентябреннән 8 бала – 3 малай, 5 кыз укырга кердек. Беренче укытучыбыз бик зур стажлы Хәтимә апа булды, урыны оҗмахта булсын. Берничә елдан безне Галиуллина Хәдичә апа укыта башлады. Хәдичә апа бик актив укытучы иде. Авыл җирлегендә нинди генә чаралар булса да, аның катнашында эшләнде. Аның да урыны оҗмахта булсын.

Без, 8 бала, үз ана телебездә бик иркенләп укый башладык. Кышкы каникуллар узгач, урыс теле алфавитын өйрәнергә керештек. Алфавитларыбыз охшаш. Урыс телен өйрәнү безгә авыр бирелде. Ул вакытларда өйләребездә дә радиоалгычлар юк, патефоннан җырлар тыңлау да безнең өчен яңалык һәм зур шатлык. Урыс сүзләрен өйрәнгәч, куанабыз. Шул исәптән әниләребез, туганнарыбыз да. Хәзер менә үзебезнең оныкларга татар телен – туган телебезне өйрәтергә тырышабыз.

Шулай итеп, йорт хайваннарын: сыер – корова, кәҗә – коза, маэмай – собака дип өйрәнеп, кыргый хайваннарга күчтек. Укытучы апабыз такта янына чакыра да, татарчасын да, урысчасын да язарга куша. Кемдер төлке, куян, бүре сүзләрен язып куйды. Без – ике Бәйрәмов бер партада утырабыз, әтиләребез бертуган. Апа аюның урысчасын язарга кушты. Беренче булып туганым Рәис аюны «матмат» дип язып куйды. Апа мине такта янына дөресләп язарга чакырды. Мин дөресләдем: «маетмает» дип яздым. Шунда безгә яңа кушамат – беребезгә «Матмат», икенчебезгә «Маетмает» дип ат тагылды. Бу кушаматлар бик озакка бармады, тиз онытылды анысы. Шулай да минем өчен авылым мәктәбе истәлеге булып күңелемдә калды.

Хәйран гына урыс сүзләре өйрәндек һәм тормышта да куллана башладык. Язгы эшләр бара. Бар халык кырда, басуда, ындыр табагында, фермада тирә-якны тәртипкә китерә. Районнан тикшереп кенә торалар. Авылда эшкә ярамаган картлар да, бала-чагалар гына. Без хәзер үзебез үзебезгә хуҗа. Олылар тәмәке тарта, безнең дә олы кеше булып йөрисе килә. Чын тәмәкебез юк, ләкин бу мәсьәлә авыл малайлары өчен тиз чишелә торган проблема. Ермакларда кипкән үлән җитәрлек. Кемдер өеннән гәҗит кисәге алып чыкты. Р. исемле малайга өеннән шырпы алып чыгарга куштык. Аның әбисе бар, безнең арттан күзәтә. Р. га: «Спичка алып чык!» – дип әмер бирәбез. Имеш, әбисе урысча белми. Әби бу сүзне ишетте дә: «Бирермен мин сезгә спичканы!» – дип, безне гөнаһлы уйларыбыздан туктатты. Оныгының да, әбисенең дә урыннары оҗмахта булсын.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии