Мунча рәхәте

Мунча рәхәте

Балаларыбыз, оныкларыбыз белән бәйрәмнәрдә мунча якмыйча, әйбәтләп юынмыйча, каен себеркеләре белән чабынмыйча, табын артына утырмыйбыз. Бу – халкыбызның элек-электән килгән бер матур гадәте. Аллага шөкер, өч кызыбызның да үз гаиләсе, үз мунчалары бар. Берсендә оныгым сорый: «Дәү әти, кемнең мунчасы яхшырак?» – ди. Күп уйлап тормыйча: «Өчесе дә әйбәт», – дип җавап бирдем. Әле бит минем үземнең дә бакчада җәйге мунчам бар.

Мунча булсын да, начар булсын?! Бакчада рәхәтләнеп кояш астында эшләгәннән соң, мунчада юынып чыгуга җитәсе соң?! Бакчада мунчасыз булмый. Дәү әнигә җылы су бирә ул. Бакчадагы чүп-чарларны да мунча мичендә яндырабыз. Көле – бакчабызга ашлама була. Мунчаның тагын бер яхшы ягы бар – ул безгә эш бирә. Аны әйбәт итеп җылыту өчен таза утын кирәк. Утынны ялкау кеше әзерләми, аның өчен тырышырга кирәк. Мунча кешегә тазалык, сәламәтлек, гомер өсти.

Советлар чорында бакчаларда мунча төзергә рөхсәт бирелмәде. Шулай да кирәк кеше җаен тапты. Үзебезнең дә бер танышыбыз өч сутыйлы бакчасында өй астын казып, мунча төзегән иде. Бакча уртасына прачка бастырып куйган. Төтене шунда бара. Инде туксанны тутырсалар да, җәй көне әле дә бакчада яшиләр.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии