Авылым тоткалары

Минем туган авылым – Чулпыч. 1935нче елгы хуҗалыкларның күмәкләшү исемлегендә анда 80 хуҗалык булган. Хәзерге көндә төзелеп килүче нигезләрне исәпләсәң, барлыгы 30 хуҗалык. Ә бит хикмәт авылның зурлыгында түгел, ә ул авылдан кемнәр, нинди затлар чыгуында, аларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүендә, ни рәвешле тормыш итүләрендә.

Авылның исемен әйтүгә, күз алдына чулпы килә. Заманында тирә-якта чулпы ясау осталары, һөнәрчеләре белән дан тоткан авыл булган ул. Билгеле инде, ир-атлар киез итек басып, хатын-кызлар шәл, бияләй, оекбашлар бәйләп, тормышларын ныгытканнар.

Хәзерге заманның яшь кызлары чулпының ни икәнен дә күз алдына китерә алмыйдыр, мөгаен. Тасвирлыйм әле: зурлыклары төрле-төрле булган көмеш тәңкәләрне тишеп, матур тасмага беркетеп, шуны чәч толымы белән үреп куялар иде. Авырлыгы белән толымны матур итеп күрсәтә, чәчләргә дә файдасы тигәндер әле аның. Әниләрнең чәчләре озын иде бит.

Авылымның кешеләрен искә алсам, күңелемә иң элек тимерчеләр килеп баса. Нәбиулла ага, Моталлап абыйлар. Шундый да итеп, тимерләрне кайнатып, порошокны кайсы вакытта кай урынга саласын белеп, ялгап куялар иде. Исең китәрлек. Ә инде агачтан чәчәкләр ясаучы Шәйхетдин бабай бөтен тирә-якка иң кадерле кеше булгандыр. Авылыбызның аксакаллары – Рифгать Ханов, Габделхәй Гафиятов, Нәҗип Сәмигуллин – халык хөрмәтенә лаек булган ир-егетләр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән халык мәкале нәкъ менә аларга атап әйтелгәндер кебек.

Авыл халкының олуг рәхмәтенә ирешкән олпат шәхесебез Мәҗит Гатиятулла улының хезмәтләре турында китап язарлык. Авыл уртасында мәчет торгызып, авылдашларының рәхмәтен ишетсә, хәзер шул мәчеттә имам вазыйфасын башкарып та авылдашларны дин юлыннан тайпылдырмый тота. Авылыбызның тоткасы ул, кыскасы.

Авылның яшәеше өчен борчылып, гаиләләре белән читкә китмичә, авылда яшәп калучы хөрмәтле ватанпәрвәрләребез дә күп әле безнең. Айдар Гарипов – Олы Шыңар урта мәктәбендә балалар укыта, энесе Илгизәр Саба районы хастаханәсендә эшли. Билгеле инде, авылдашларга гел ярдәме тиеп тора.

Рамил Мөбарәков – Олы Шыңар урта мәктәбе директоры. Нәҗип Сәмигуллин дигән егетебез дә бар әле безнең. Авылда өч улына өч йорт җиткереп, авылыбызны нурга күмде ул. Нинди елларда бит әле! Уллары да булдыклы, акыллы, ата-ана куанычы өчен үскән батырлар. Барысы да техника телен белә, бер эштән дә курыкмыйлар.

Авыл тарихына килсәк, 1878нче елда Чулпыч авылында туган, Казанда үскән, 1907нче елда Думага депутат булып сайланган Кәлимулла Хәсәнов турында истәлекләрне барлау дөрес булыр. Ул Думада бик актив эш алып бара. Мөселманнар партиясе дә төзеп карый. «Дума» дигән газета чыгара, аның нәшире һәм мөхәррире була. Ләкин газетаның эшчеләр һәм халык мәнфәгатен яклап язуы хакимияткә ошамый, газета ябыла. Аның эшчәнлеген Владимир Ильич Ленин да үз хезмәтләрендә телгә ала. Кәлимулла Хәсәнов Дума җыелышларында укытучылар, эшчеләр, авыл крестьяннары турында бик ачынып сөйли, җир кантарына охшаган кара ипи күрсәтеп, авыл халкының нинди ризык ашаганын депутатларга да аңлата. Думаның бер төркем депутатлары Хәсәновка каршы бунт күтәреп, аны мыскыллап-хурлап, син мөселман, Төркиягә ычкын, дип, тавыш кубаралар. Шушы хәлләр турында ишеткәч, бөек шагыйребез Габдулла Тукай «Китмибез» дигән атаклы шигырен яза.

Үзем турында да бер-ике сүз әйтим әле. 1980-1985нче еллар арасында мине унынчы чакырылыш Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайладылар. 1941нче елда Чулпыч авылында туып, шушында үсеп җитлегеп, Саба МТСында шофер, токарь булып эшләп, орден-медальләргә лаек булдым. Пенсиягә чыккач та 12 ел эшләргә туры килде. Шулай итеп, бер оешмада 50 ел хезмәт куйганмын. Авылдагы 8 еллык стажны да кушсаң, хәйран тамаша килеп чыга икән.

Авылыбыз турында язганда горурлану хисләре кичерә торган каһарман шәхесләр күз алдына килә. Советлар Союзы геройлары – күрше Оет авылы батыры Вәлит Хаҗиев, каһарман очучы Михаил Девятаев. Вәлит аганың туганнарына кунакка килгәч, әти белән фронт хәлләре турында сөйләшеп утырулары, Михаил Девятаев кайткач, аны көн саен мунча ягып кертүләре әле кичә генә булгандыр шикелле. Михаил аганың хатыны безнең авыл кызы, күрше йортка кунакка кайталар иде. Мунчаны бик яратып керә иде ул, дүрт сәгатьсез чыкмый иде.

Авылыбызның хәзерге вакытына кайтсак, авыл кырыенда галәмәт зур комплекс – 2400 баш сыер, 1000 баш бозау тораклары төзелде. Сыерларны робот сауса да, 60 кешегә эш урыны бу. Һәр көн саен 80 тонна сөт – күз алдына гына китерегез, үзе бер сөт заводы дигән сүз. Комплекста эшләүчеләр өчен барлык уңайлыклар да булган, җиһазландырылган дүрт йорт – фатир төзеп, яшь гаиләләрне урнаштырдылар. Әле тагын алты йортка урынны әзерләп куйдылар. Авылыбыз яңара, үсә, ныгый, Аллага шөкер.

Алга таба да шулай булсын, елларыбыз тыныч, авылыбыз яшәсен. Халкыбыз сау-сәламәт булып, авылыбыз яшәсә, безнең өчен әниебез кочагы кебек, җәннәткә тиң җиребез яши дигән сүз бит.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Чулпыч авылы

Комментарии