Авылдашларым чын артист икән

Бу көннәрдә туган якларга бик еш чабулый башладым бит әле. Авылымдагы урам концертларын калдырасым килми. Казандагы зур шаулы концертларны, театрларны ташлап, авылыма ашкынам. Түбән Орыда урам концертлары дәвам итә бит. Сыер урамының “Үгез елы хикмәтләре”ннән соң, Сөләнгер урамы үз тамашасын күрсәтте (бу хакта “Ирек мәйданы” газетасында язылды), инде менә залны Аргыяк артистлары җыйды. Заманында Оры мәдәният йорты тирә-якта иң зурлардан саналганга, олы артистлар килгәндә күрше авыллардан да җыелалар иде бирегә. Хәзер Орыныкыннан да зуррак мәдәният йортлары бар. Аннан халык элеккедәй дәррәү йөрми дә инде концерт-спектакльләргә. Шуңа да Оры клубының бу кадәр халыкны күптән җыйганы юктыр. Авылда башка эш калмаган, диярсең. Телдә, сүздә гел урам концертлары. Кем кемне уздырган, кем нинди осталыгын күрсәткән…

Шул хакта уйланып утыра идем, тавыш операторы, күршем, Сыер урамыннан барып Аргыякка булышучы Искәндәр Сибгатуллин, концерт башланасын хәбәр итеп, музыка яңгыратты. Һәм ябык пәрдә артында ыгы-зыгы купты.

– Көтү чыга… Көтүең кала ич инде… Көтүче китә… Сөт килгән… Рәмлә, Суфия, Зөлфия дим, соңга каласың… Сөт тапшырасызмы?…

Пәрдә ачылып китте, сәхнәдә, чынлап та, көтү. Барый абый кәҗәсен куа. Эте дә ияргән. Ә “көтүче” Рәшит алып китә генә алмый бит кәҗәне. Тегесе “көтүче”гә мыскыллы күз ташлый да бик эре кыяфәттә хуҗасы артыннан иярә. Моның серен соңыннан аңлаттылар. Репетиция вакытында Рәшит кәҗә халкының холкын белмәвеннәнме, шаяртып төрткән икән Фортепьянога (кәҗәнең кушаматы шундый). Ә тегесе намусын таптаганны ошатмаган, кәҗәнең очлы мөгезеннән көчкә котылган Рәшит. Аптыраган идем аны, Рәшит түгел, ә көтүче роленә кәҗәнең тартым булуына… Сүз уңаеннан, бу кәҗә безнең “туганыбыз” да булып чыкты бит әле. Әниемнең авылда яшәгәндә асраган кәҗәсенең “оныгы” икән ул. “Әбисе” дә шулай әнигә ияреп, артыннан тагылып йөри иде. Ә балаларын әни кемгә кирәк бушлай өләште, шундый матур бәрәннәрне ничек суясың… Бушка алганга күрә, сөтен кемгә кирәк бушлай өләшәм, диде Барый абый да. Кәҗә сөте файдалы бит ул…

Менә кәҗәсе күздән югалуга, Барый абыйның сәхнәдәге “карчыгы” (шушы концерт тамашаның сценарие авторы, укытучы, Барый абыйның күршесе Зөлфия Хәйруллина) да күренде.

– Галбделбарый, гомер буе йокы бирмәдең, гел эшкә кудың, – дип “картыннан” зарланырга тотынды ул.

– Күп сөйлисең… Чәй куй. Аңарчы кибеткә барып кайт, тиз бул, миңа сохари ал, мин сохари яратам! – дип, 7нче дистәне ваклаган Барый абый тешсез авызын ыржайтып елмайды.

Сәхнәдә тамаша. Авылым тормышы.

– Уф, бигрәк уңайсыз Аргыяк. Ни алды, ни арты юк. Бер култык печән кыстырып кайта торган түгел, – дип уфылдап килеп керде икенче бер авылдашым Рәсимә. Сөт, салам чәлдереп алып кайтмакчы икән. Ә бу яктан Аргыяк, чынлап та, бик уңайсыз. Анда фермалар бик ерак. Җитмәсә, авылны бүген ОМОН саклый…

Исерекләр, аерылышу, кавышу проблемалары авылымны да читләтеп узмый инде ул. Әнә ирле-хатынлы (Зөлфия Хәйруллина һәм Рәзил Мөхәммәтшин) гаиләсендә “разборка”… Хатын исерек ирен куа. Гаҗизләнүдән, түзә алмый үзе чыгып китә. “Сәрхуш” Рәзил йокларга ята. Төш күрә. Тирәсендә сылу кыз биеп бөтерелә. Ләкин күзен ачыбрак караса, аның янында теге чибәркәй түгел, җеннәр сикерешә икән. Ахырдан аучылар кебек бүрәнәгә асып алып чыгып киттеләр үзен. Алар артыннан шәфкать туташы чыгып сөрән сала: “Рәзилдә белогорячка!…”

Сәхнәдә кабат Рәзил, “хатыны” да янында. Инде ул “дәваланып” кайткан, башка эчмәячәк… Ул хәзер бәхетле, тату, бөтен.

Кризисның ни икәнен белмәсәләр дә, аннан Түбән Орыда да куркалар икән. Рәшит белән Суфия (ирле-хатынлы Сәетовлар) ул килеп җиткәнче даруларын барлый… Юкса яңаны аласы булмагае. Күбесенең саклану вакыты чыгып килә икән инде, димәк, әрәм итмәс өчен, авырып алырга туры килер, дип аерым-аерым дарулар буенча нәтиҗә чыгаралар бу гаиләдә. Ә халык көлә. Безнең авылдашлар гына аңлый торган юмор, серләр бар бит биредә. Кызык итеп сөйләнеп телдән-телгә күчүче вакыйгалар һәркемнең күңел сандыгында шыплап тулган. Аларны сәхнәдән ишетү, артистларның үзләре белән бәйле шул хәлләрне дә сәхнәгә чыгаруы халыкны тыела алмый көләргә мәҗбүр итте. Минем авылдашларым көлдерә дә, көлә дә белә шул. Үзеннән көлә белгәннәр генә шулай бәхетле, көчле була торгандыр…

Шушы мәзәкләр арасында сәхнәдә җырчылар, биючеләр бер-берсен алыштыра. Әнә классташым Адик Нуриев та махсус кайткан. Гармунында сыздырып, җырлап җибәргәч, күпләрнең күзләре дымлангандыр. Рәзил, хатыны Зөлфия белән җырлап, нәни кызы да әтисе янына чыгып баскач, менә бит артистлар гаиләсе дими, ни дисең?! Гөлфәния, Альбина, Камил… Кыскасы, Аргыяк артистларын санап кына чыгарлык түгел. Чын шаулы тамаша күрсәтте авылдашларым. “Мунча ташы” театры белеп алса әле ягында аларны алыштыра алырлык артистлар яшәгәнен?!

Аргыяк – авылыбызның иң зур урамы. Инешнең икенче ягында булганда шулай атала ул. Югыйсә, аргы булырга тиеш түгел кебек, Халык телендә Тегәрҗеп һәм Күл урамнарын берләштереп, авылыбызга кайтучыларны каршы ала ул. 25 хуҗалыгы бар икән аның. Сәхнәдә катнашучылар буенча да иң мул концерт булды бу.

8 март бәйрәмендә соңгы урам – Таубашлары сәхнә тотачак. Аннан иң яхшы номерлардан җыелган Гала-концерт. Кайтыгыз Арча ягына, Түбән Орыга. Кечкенә генә авылымда шундый бәйрәм оештырып яталар. Инде бу “йогышлы” булып чыккан, күрәсең. Тирә-як авылларда да шуның белән “зарарланганнар” дип ишетеп сөендем әле. Бәлкем, шулай үз күңелләрен үзләре күреп, яше-карты күңелле итеп яшәгән тагын башка авыллар да бардыр. Әйдәгез, алар турында да бик рәхәтләнеп сөйләр идек. Сездән хат-хәбәрләр көтәбез.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Арча районы, Түбән Оры авылы.

Комментарии