Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БАШКА ДӘВА ЮКМЫ ИКӘН?

Мин инде берничә ел шикәр чире белән авырыйм. Аннан дәвалану өчен тиешле дару булмагач, бушлай дару алудан баш тарткан идем. Ноябрь айларында янәдән бик каты чирләп киттем. Миңа хроник бөер җитешсезлеге (хроническая почечная недостаточность) дигән диагноз куйдылар. Активлаштырылган күмер һәм кетостерил дигән дару эчәргә куштылар. Ә ул дару, беренчедән, кыйммәт, аена 16-17 мең сумга төшә. Икенчедән, сатып алырга даруханәләрдә сирәк, табып булмый. Рецепт белән бушка алырга бар анысы. Ләкин әйткәнемчә, мин бушлай дару алудан баш тарткан идем шул. (Елый.) Менә хәзер бик интегәм инде. Бу чирне башка дарулар, бүтән юллар белән дәвалап булмыймы икән. Бәлки белүчеләр бардыр. Зинһар, хәбәр итмәсләрме!

Әлфинур ПАШИНА,

Чистай шәһәре

АГАЧЛАРНЫ КИСӘЛӘР…

Казан урамнарында бик нык агачларны кисәләр, тәүбә әстәгъфирулла! Агачлар багана булып тырпаеп кына кала. Нигә шул чаклы турыйлар икән аларны?

Канәфи ӘХМӘТОВ,

Казаннан шәһәре

РУСЧА ТӘРҖЕМӘСЕ КОМАЧАУЛЫЙ…

Мин телевизордан үзебезнең татар каналларын гына карыйм. Аеруча «Яңа гасыр» каналындагы татар тапшыруларын. Менә соңгы вакытларда татар тапшырулары барганда, татар кешесе чыгыш ясаганда, экран тутырып эчтәлегенең русча тәрҗемәсен бирәләр. Карарга комачау итә.

Аннан килеп, татар театрларында да шундый хәл: татарча спектакль бара, янәшәдә колакчаннар киеп русча тәрҗемәсен тыңлап утыралар. Нигә шулай эшләнә икән ул?

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Татар телендәге телевизион тапшыруларның яисә татарча спектакльләрнең русчага тәрҗемәсе булу бик яхшы күренеш бит инде. Беренчедән, төрле сәбәпләр аркасында туган телен камил белмәгән татар кешеләре өчен тамаша кылган тапшыру-спектакльләрне аңларга җиңеллек бирә. Шул рәвешле татар телләре чарлана, шулай өйрәнеп китеп субтитрдан башка да аңлый башларлар, дигән өмет туа. Икенчедән, башка милләт кешеләренә дә татар телендәге телевизион тапшыруларны, спектакльләрне аңлап карау, аларны тамаша кылудан ләззәт алу мөмкинлеге тудыра. Һәр очракта да татар теленең, татар сәнгатенең, мәдәниятенең популярлыгы арта гына дигән сүз.

Инде телевизор экраны астында күрсәтелә торган русча тәрҗемә кемгәдер күпмедер дәрәҗәдә комачаулык тудыра икән, ул гына түзә алмаслык түгелдер. Иң мөһиме – милләтебез өчен изге эш икәнен истә тотыйк. Аннан соң, театрларда күршең урысча тыңлап утырганда, колакчын тавышын көчле итеп куйган очракта, бераз кысуын сорарга була.

БАЛАЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕН КАЙГЫРТЫП…

Узган гасырның 50нче елларында да урта мәктәптә укыган чакта, сыйныфтан-сыйныфка күчкәндә имтиханнар тапшыра идек. Укучы сынауны уңышлы уза алмаса да, шартлы рәвештә күчерделәр. Һәр ата-ананың үз баласын белемле итәсе килә бит. Гадәттә, проблемасы булган баланың тәртибе, укуга мөнәсәбәте турында соңыннан гаиләдә ата-ана фикерләшеп, укытучылар белән берлектә карар кылгач, ул бала да яңа уку елында тырыша башлый иде.

Минем фикеремчә, элек укыту системасы үзен аклады. Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) яки сыйныфтан-сыйныфка күчерелеш имтиханнарының тестлар формасында гына үткәрелүе, укучыларга индивидуаль якын килү мөмкинлеген чикли. Нәтиҗәдә балаларның да психикаларына, сәламәтлегенә зур зыян килә. Бу БДИларны бетереп, элеккеге белем бирү системасына кайтсак, бик яхшы булыр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ВАКЫТЫ АЗРАК…

«ТНВ-Планета» телеканалында «Манзара» тапшыруын дүрт тапкыр кабатлаганчы, эфир вакытының беразын «Таяну ноктасы»на бирсеннәр иде. Чөнки аны карый гына башлыйбыз, тапшыру бетә дә китә. Әле күпме вакыты реклама белән үтә.

Луфия ТАҖИЕВА,

Сарман бистәсе

БАШ МӨХӘРРИРНЕ «САТЫП АЛГАННАР»?..

Әйтәсе килгән нәрсәләр күп инде… Беренчесе, программада «Матч-ТВ» каналы да булсын иде. Икенчедән, менә «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов мәкаләләрендә Сталинны, Дзержинскийны яманлап чыккалады. Нигә әллә кайчан үлгәннәр белән булышырга инде. Ә хәзергеләр алардан яхшыракмы? Алар төзегәнне тараталар бит хәзергеләр. Горбачев нинди зур илне таратты… Урамнарга да хәзер халык дөрес чыга. Күпме түзәргә була инде? Һаман таралуга таба барабыз бит.

Менә безнең Азнакай районында да колхозлар бетте, оешмалар ябыла, халыкка эш бетә. Азнакайдагы шул хәлләр турында бер тапкыр да язмыйсыз. Янәсе баш мөхәрриргә бүләк биреп бәхилләткәннәр дә, шуңа Азнакайны тәнкыйтьләмиләр дип ишеттем.

Фәндәс ГӘРӘЕВ,

Азнакай шәһәре

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: редакциягә булыр-булмас гаепләүләр, дәгъвалар белән шалтыратучылар, хәтта янарга маташулар да очраштыргалый шул. Бу абый беренче генә шалтыратмый инде. Элегрәк минем Азнакайдан сыер «алып киткәнемне» каяндыр «белгән». Аллага шөкер, шул сыер сөтен эчәбез, балконымда асрыйм…

Нәрсә дип әйтим, аңлатырга сүз таба алмыйм. Шунысы: безнең һәркайсыбызның хисап тотасыбыз булачак. Бу дөнья хисабы хисап түгел ул. Кеше хакына керсәң, бурычыңны кайтармасаң, алдыйсың, яла ягасың, гайбәт таратасың икән… Алла сакласын, Аның хөкеме каты булыр. Җәһәннәм кисәве булып куймагаек. Гайбәт сату мәет итен ашауга тиң, дип әйтә дин галимнәре. Минем итемне ашады бу абый, аннан миңа бернинди дә зыян юк. Аллаһы Тәгалә аны Үзе кичерсен. Мин гафу итәм. Беркайда да, беркемнән дә ришвәт, хәтта сыер да алганым юклыгын Аллаһым каршында горурланып әйтәм, бу бабай алдында акланып тормыйм.

Аннан соң, бүгенге элемтә чаралары бик камил, аноним булып калу бик авыр. Исемегезне алдашып әйтсәгез дә телефон сөйләшүләр язылып барыла, номер күренә… Мин алып киткән сыерларның исәбен чутларга туры килмәгәе. Моны куркыту өчен әйтмим, кисәтү өчен генә. Анонимлыкка килгәндә, күп тапкырлар әйткәнебез бар: алдашмыйк, яла якмыйк, дөреслекне бергәләп эзлик. Аңлыйбыз, яшәү җиңел булмаска мөмкин, әмма безгә мөрәҗәгать итүче исемен күрсәтмәүне сорый икән, бу редакциянең 7 кат биге астына яшерелгән сере булып калачак. Аның законы бар. Аны бары тик суд аша гына соратып ала алалар. Ә бу мөмкин түгел, яла ягылса гына була. Ә болай безне куркаклыкта гаепләп, үзеңне кыюга санап, капка асты ярыгыннан өреп торуны мин батырлыкка санамыйм. Без журналистлар да сезнең кебек үк кешеләр, безнең дә гаиләләребез бар, безгә дә яшисе, безгә дә шул ук янаулар, дошманнар даими очрап тора. Аерым саклау гарантияләре юк. Бары тик мәгълүм кешеләр булуыбыз гына безгә бераз иминлек бирә. Инде «Безнең гәҗит»челәр куркак икән, кыюларга мөрәҗәгать итегез.

Ә Азнакайдагы колхозларның таралуына килгәндә, ул Азнакайда гынамыни?! Путин булсам, бәлкем колхозларны җыярга, аякка бастырырга дип фәрман бирер идем дә… Азнакайда гына түгел, Арчада да, Волгоградта да торгызыгыз дияр идем…

Гафу итегез, сүзем дорфа чыкты. Тик ничә кат шалтыратып, ничә кат миңа яла ягуыгыз, шушы тонны сайларга мәҗбүр итте. Ярый әле, телефонга мин туры килмәдем. Кызлар, егетләр әдәпле сөйләшкән…

АЙГӨЛ КАЯ ЮГАЛДЫ ИКӘН?

Сезнең даими укучыларыгыз без. Һәр атна саен көтеп алабыз, бик яратып укыйбыз «Безнең гәҗит»не. Айгөл Закирова турында беләсе килә иде, күптән инде язмасы чыкмый. Бик үткен сүзле журналист, иң беренче аның мәкаләләрен укый идек. Аңа берәр хәл булмагандыр бит, кая югалды ул. Шуңа борчылып шалтырату иде.

Алия БАДЫЙКОВА,

Тукай районы, Сәет авылы

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: кызганычка каршы, бик талантлы журналистыбыз Русиядән үк китеп барды шул. Әмма элемтәләребез саклана, ул читтән торып та язачак. Әлегә күчү мәшәкатьләре белән вакыты чамалы. Мин үзем дә бүген Төркиядә, шушы көннәрдә очрашачакмын аның белән.

«МИН ӘТИНЕ ӨЙРӘТӘМ» ТАПШЫРУЫНЫҢ ГРАФИГЫ КИРӘК ИДЕ…

«Татарстан» радиосында бик матур тапшыру башланды. Анда татарның өч буыны бергә яшәгән гаилә: Хәлим Җәләй, Дания Нурлы әби-бабайлар булып уйныйлар. Режиссер Рамил Идиятуллинның үзенең матур тавышы ишетелә. Ул тапшыру «Мин әтине өйрәтәм» дип атала. Узган гасырның 75нче елларында шәһәрдә яшәп, татар мәктәбе булмыйча, рус мәктәбендә укыган әтине аның бүгенге татар гимназиясендә укыган улы өйрәтә. Әби-бабасы аны хуплап тора. Искиткеч тапшыру! Һәрбер татар кешесенә тыңларга тәкъдим итәм.

Тапшыруның эфирда кабатлана торган вакытларын да әйтәләр, әмма истә калдырып булмый. Шуңа күрә районнарда нинди дулкыннарда һәм сәгать ничәләрдә эфирда булуы турында графигын гәҗиттә бастырсагыз, рәхмәтле булыр идек. Без аны кисеп алып стенага беркетеп куяр идек.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

«Мин әтине өйрәтәм» радиосериалы «Татарстан» радиосында Казан 99.2 FM ешлыгында пәнҗешәмбе 13.10 сәгатьтә эфирга чыга. шимбә көнне 11.10 сәгатьтә, дүшәмбедә 6.45тә, сишәмбедә 18.25тә кабатлап тапшырыла. «Татарстан авазы» интернет радиосында (интернеттан гына тыңлап була) һәр җомга көнендә 8.00, 12.00, 19.00 сәгатьләрдә яңгырый:

МӨФТИЯТЕБЕЗ ҮЗ СҮЗЕН ӨЗДЕРЕП ӘЙТЕРГӘ ТИЕШ!

Беренче көннәрдән үк яратып укып барам «Безнең гәҗит»не. 3нче март санында мәетләрне яру турында мәкалә басылды. Миңа инде 82 яшь тулып килә. «Алай-болай берәр хәл булса» дип, ярдырмыйча җир куенына иңдерүләре турында теләгемне рәсмиләштереп калдырырга ниятләдем. Киленем әллә-ничә нотариуска шалтыратты, берсендә дә гаризамны расларга алынмадылар. Без андый эш белән шөгыльләнмибез, диләр.

Безнең Диния нәзарәтебез, мөфтиебез бар. Үлем сәбәбе бәхәс тудырмаганда, өлкән кешеләрне ярдырмауны нигә катгый таләп итмәскә? Ул турыда законы бар диләр дә, үтәлми бит ул. 90 яшьтән узган карчыкны да ярып кайтарганнар. Мин хәзер авырый башласам, хастаханәгә барырга да куркам. Чөнки анда җан бирсәң, сорап та тормыйлар, яралар. Бу мәсьәләгә карата мөфтиятебез үз сүзен өздереп әйтеп, тәртип булдырыр вакыт бит инде. Болай ярамый.

Роза ХӘМИТВӘЛИЕВА,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф Гыймадиев кабул итеп алды

Комментарии