- 22.08.2025
- Автор: Наилә ВИЛДАНОВА
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мәскәү Кремль
Рус теле һәм Россия халыклары
телләрен саклау буенча
Дәүләт сәясәтен тормышка ашыру
Советы рәисе, РФ президенты киңәшчесе
Елена Александровна Ямпольскаяга
2024нче елның 5нче ноябрендә үзегез җитәкләгән Совет утырышында Сез: «Мы твердо знаем, что каждый язык бесценен, а русский при этом является родным для всех граждан России», – дип белдерү ясадыгыз. Ә күп-милләтле, күп-конфессияле илнең Президенты В.Путин Сезне төзәтеп: «В самом начале прозвучало, что русский должен быть родным для всех людей, которые проживают в Российской Федерации. Я не говорю, что так обязательно должно быть, просто коллеги говорили об этом, имея ввиду, что это язык межнационального и межэтнического общения, государствообразующий язык. Надо разобраться с этим, конечно, здесь так называемая юридическая техника, чтобы понятия одинаково понимались всеми и чтобы путаницы никакой не было».
Елена Александровна!
В.И.Ленин «халыклар төрмәсе» дип атаган патша Русиясендә дә минем халкымның – татар халкының үз ана теле, туган теле булган. Минем халкым бу җирдә Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорыннан яши һәм үз туган телендә рәхәтләнеп сөйләшә, яза, җырлый, кунаклар каршылый.
Бөек Ватан сугышында катнашучы Ибраһим Вилданов (әтиемнең абыйсы), әтием Исхак Вилданов, үз теләге белән сугышка киткән һәм Смоленск өлкәсендә яраланып, әсирләр лагерында вафат булган Габделкасыйм Вилданов, тыл ветераны мәрхүмә әнием Шәмсениса Вилданова мине, баламны, халкымны Е.Ямпольская туган телсез калдырсын өчен илне саклап көрәшкәнмени?
Махсус-хәрби операция окопларына барып тыңлап карагыз: чуваш, татар, якут, бурят, мари, башкорт, ингуш, авар нинди телдә ыңгыраша, бәхилләшә? Авыртуга чыдый алмаганда нинди телдә әнисен ярдәмгә чакыра? Ял вакытларында авыз эченнән генә нинди җыр көйлиләр? «Семнадцать мгновений весны» фильмындагы радистканы хәтерлисезме? Немецчаны су урынына эчкән хатын-кыз бала тулгагы вакытында «мама!» дип ачыргалана.
Русияне яклап бүген башын салганнарның әти-әниләренә, ятим балаларына, гасырлардан килгән ана телләреннән мәхрүм итеп, «сезнең хәзер барыгызның да туган теле – рус теле» дип ничек әйтерсез икән? Оятыгыз җитәрме? Мин 200гә якын милләт яшәгән Татарстанда, татар җирендә тудым, үстем, яшим. Без, Совет чоры мәктәбендә укыганнар, хәзер русчаны беләбез. Сөйләшкәндә, шаяртып, русларга ялгыш әйткән үз сүзләрен төзәтеп тә җибәрәм әле. Әмма минем туган телем, ана телем – татар теле. Миңа туган тел итеп рус телен такмагыз. Бөек рус теле Русия халыкларына көчләп, үги тел итеп тагылу көненә калмаган. Президент В. Путин әйткәнчә, төрле телле халыкларның уртак аралашу-аңлашу теле.
Бу хатны мин Сезгә үз туган телемдә – бөек татар телендә, Татарстан Республикасының дәүләт телендә яздым.
Наилә Исхак кызы ВИЛДАНОВА,
Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре
P.S. Елена Александровна, учитывая, что для перевода моего письма потребуется время, решила самое срочное написать на русском языке.
По-вашему, «Россия равняется родина, русский равняется родной». Чтобы я могла считать Россию своей Родиной, я должна считать русский язык – родным языком? Если нет – то Россия мне не Родина?!
Тогда Вам срочно необходимо поехать на СВО и провести опрос среди бойцов: какой язык они считают родным? Если не русский – то у них Россия не Родина? А что они делают на чужой территории? Такие воины не являются защитниками Отечества, а называются по другому.
В отличие от Вас я общаюсь с татарами – участниками СВО. С чувашами, киргизами, казахами, балкарами, кабардинцами, саха, ногайцами и другими представителями тюркской группы языков они общаются на родном татарском языке. Да, с кавказцами приходится общаться на русском – языке межнационального общения, как сказал В.Путин, но с ними молитва – общая.
Я очень сожалею, что не очень давно многонациональный народ Татарстана проголосовал за Е.А.Ямпольскую и направил ее в Госудму РФ своим представителем.
Комментарии