«Кызыл Шәрык» «Чаян»ны яратмый

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин контрольлек иткән “Кызыл Шәрык-агро” ширкәте “Чаян” журналын судка биргән иде. Суд Күгәй авылы пайчылары һәм ширкәт арасындагы җәнҗалны яктырткан мәкаләне инкарь иткән икенче язма бастырылырга тиеш, дигән карар чыгарды. Ә әхлакый зыян өчен соралган 2 миллион сумлык дәгъваны нигезсез, дип тапты.

“Кызыл Шәрык-агро” белән Күгәй авылы халкы арасында җәнҗал инде күптән бара. Бу хакта “БГ” да язды. 2008 елның декабрендә “Чаян” журналы да бу теманы яктыртты. Сүз, башлыча, Мәскәүдә үткән Бөтенрусия җир конгрессында телгә алынган, җирне рейдерлык юлы белән талап алу очраклары булуы турында. Һәм шунда ук Яшел Үзән районындагы Ильич исемендәге колхоз урынына калган “Күгәй” кооперативы җирләрен халык ризалыгыннан башка “Кызыл Шәрык”ка бирү мисал итеп китерелә. Бәхәс 220 га җир тирәсендә бара. Инде берничә суд эше каралды. 2007 елның җәендә Яшел Үзән район суды Күгәй авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзаларының пай җирләрен “Кызыл Шәрык-агро” ширкәтенә бирү турындагы җыелышын законсыз дип тапты. Моңа журналист “Кызыл Шәрык-агро” ширкәте хакимият структураларын эшкә җигеп, рейдерлык алымнарын кулланган дип өстәгән. Суд бу фактны дөреслеккә туры килми дип тапты. “Чаян” журналы шул хакта мәкалә дә бастырырга тиеш булачак.

“Чаян” журналы хәзер суд карарына шикаять белдерергә җыена, дип хәбәр итә “Бизнес онлайн” газетасы. Шул ук вакытта “Кызыл Шәрык”леләр дә шикаять итәчәк. Алар 2 миллион сум бирелмәү белән канәгать түгел.

“Кызыл Шәрык-агро” белән Күгәй авылы халкы арасындагы низаг турында күп язылды, телевидение аша да күп сөйләнде. Ә менә “Земля-землица” газетасында да чыккан мәкалә өчен 2005 елда “Кызыл Шәрык – Солод пиво” ширкәте газетаны судка биреп откан иде. Суд карары нигезендә газета компаниягә әхлакый зыян өчен мең ярым сум компенсация түләргә тиеш булды.

Мондый суд карарлары Күгәй авылына, я булмаса “Кызылшәрык”леләргә тынычлык алып килерме? Анысын әйтүе кыен. Ә менә бу авылда бик күп сәер хәлләр булгалады. Әйтик, иген кырына химикатлар сиптереп икмәкне яндыру, чәчәргә ирек бирмәү… кычкырыш-талашларны әйткән дә юк. Бәлкем, “Кызыл Шәрык”леләргә шушы җәнҗалларны бетерү, журналистларга тәнкыйть мәкаләләре язу өчен җирлек калдырмаска тырышыргадыр? Ул чагында журналистлар инвесторларны гына түгел, халыкны да матур язмалар белән кинәндерер иде.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Кризис галәмәтләре

“Салкын сугыш”, Горбачевның яңадан үзгәртеп коруы, Чечнядагы хәлләр, дефолт галәмәтләреннән акрын гына терелеп бара идек, каршыбызда тагын кара стена пәйда булды. Дәүләтебез дә, халкыбыз да ныклап аякка басып килгәндә, киредән тезләнүгә чыныкты бугай инде. Бөтен дөнья буйлап бара торган кризис безгә дә җитте. Ни генә дисәк тә, ул һәрберебез ишеген шакыды. Эштән кыскартылганнар көннән-көн арта, инде хезмәт хакын да түләми башладылар, алганнары да, күп дигәндә, яртысына гына өмет итә, төзелешләр туктатылган, хәтта Казанда үтәчәк Универсиадага да әзерлек баруы күренми. Русиядәге һәр кризисның бөтен ачысын-төчесен үз башыннан кичерә булса кирәк. Адәм баласының хәле көннән-көн мөшкелләнә бара.

Ләкин халык очын-очка ялгап яшәгән вакытта, иртәгә үзен нәрсәләр көтәсен белмәгән заманда, каш астыннан гына елмаеп күзәтүче шәхесләр бар икәненә бер дә ышанасы килми. Кризис дигән афәт аркасында кешелек күрми, кайсылары эштән чыгарыла, баласының укуына түләргә акчасы юк, ничек көн күрергә белми. Әмма утка, газга, суга түләү бәяләрен дә төшерергә уйламыйлар. Әллә дөньядагы бу чир аларга кагылмый микән? Бер үк дәүләттә тормыш итәбез бит. Әлеге хәлләрнең плюсын азык-төлек җитештерүчеләр күрә. Чөнки гаммәви мәгълүмат чараларында аларның бәясе төшү турында сүз ишетелми. Болай да өендә бер тиенсез, телевизорны да ачарга куркып утырган адәм баласы ничек итеп гаиләсен туендырырлык товар алыр икән?! Югыйсә кризис бөтен тармакка кагылырга тиеш. Ләкин нишләптер бу якларга барып җитмәгән, ахры. Дәүләт кая карыйдыр?! Әйе, хәзер аларга да эш күп, күз алдында торган проблеманы чишү ысуллары өстендә баш ватарга вакыт җитте бугай инде. Хәлебез мондый дәрәҗәдә түгел иде бит. Боларның барысы да җитештерүчеләр күзаллаган, тикшерелгән идеясенә охшаган. Алай булса да, беркем дә моны үзгәртергә җыенмый.

Шушы кризис белән бәйле булган тирә-юньне җентекләп карасаң, 1998 елгы дефолт искә төшә. Сылтау итеп, эре-эре завод, фабрикаларны, зур фирмаларны аз гына бәягә (банкротлыкка чыгу сәбәпле) һаман да шул “акча капчыклары” үзләштерергә мөмкин. Мисал итеп, “КамАЗ”ны китерсәк тә була. Монысы бөтенләй чит ил гражданнары карамагында калырга тора. Хәлләр болай дәвам итсә, безгә яңадан тернәкләнеп китәр өчен, ким дигәндә, 15 ел кирәк булачак.

Кризис дибез, файдасы да юк түгел икән бит. Тора-бара ыштансыз да калдырырга мөмкиннәр. Алай да Ауропа илләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормыйбыз, шулай булгач, тагын да аскарак тәгәрәвебез аермачык. Каян килеп чыкты инде бу галәмәтләр диген? Ай Аллам, нәрсәләр генә көтә икән алда? Хәер, без бар нәрсәгә дә чыныккан халык, бу киртәне дә ерып чыгарбыз, исән генә булыйк!

Өстәп әйтәсе килгәнем шул: көннән-көн үзебезнең автомобильләргә арту, хөкүмәтнең уңышсызлыклары сөйләмәсәң дә беленә. Күп ширкәтләр өчен кризис – бик отышлы нәрсә. Адәм баласына хәзер көненә 100 сум бирсәң дә, теләмәсә дә, эшләргә әзер, эшләмәсәң, рәхим ит, ишекләр ачык, диләр. Кадерле депутатларыбызга хезмәт хакларын арттыру да кризисны җиңәргә тырышудыр инде, күрәсең…

Ихтирам белән Захри.

Бүленгәнне бүре ашар

Халкыбыз теленә, диненә, моңына куркыныч яный, дип кайгырабыз. Бу афәткә каршы торыр өчен, фәкать милләтебез мәнфәгатен яклаучы оешма кирәк дигән фикер бик урынлы.

Әмма булган берләшмәләрне бер-берсенә каршы кую дөрес микән?! Урын өчен көрәшеп, асыл егетләребезне җәберләргә сәбәп кенә чыга. Рәсми танылган конгрессыбыз бар. Ник зыялыларга аның тирәсенәрәк тупланмаска. Эшчәнлеге белән канәгать түгел икәнбез, кыюрак адымнар ясарга булышыйк. Шулай ук рәсми органнарны да селкетик, кыйблаларын төзәтеп торыйк.

Халык үз итеп укый торган “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” бар. Алар бәйсез газеталар. Акыл ияләре шулар аша халыкны уята алыр һәм газета дүртенче хакимият вазифасын үти башлар иде.

Абунәчеләр дә милләтне борчыган проблемаларга битараф түгел бит. Бу хакта дөресен белергә тели, хакны язган газеталарны ала.

“Зыялылар клубы” кебек рубрика ачылып, эшләп китсен иде. Бу да берләшүнең бер төре.

авыллары ассоциациясен төзеде. Кайбер газеталар бу хакта белешмә бирде инде. Әмма бер ел үтүгә карамастан, ләм-мим өстәмә бер сүз юк. Ә бит халыкка аңлата, үз көченә ышаныч тәрбияли алсак, шушы ассоциация кысаларында авылларын саклап кына түгел, үстереп җибәрү мөмкин.

Ассоциациянең әлегә җәмәгатьчелек белән фикерләшеп төзелгән концепциясе дә, эшлекле программасы да юк, тәҗрибә дә уртаклашмый. Нигә бу эшкә газеталар, акыл ияләре катнашмый? Авылны эштән бизгән буын басмасын өчен, вакытында чарасын табыйк.

Күрәбез: хәзер Татарстанның үзенә дә инвестор кереп, авылларның йөзен үзгәртте. 400 хуҗалыкка бер сыер калу – куркыныч хәл. Ә менә Киров өлкәсенең Өшен авылларында 10 ат, берничә сыер, 50 ел умарта асраган шәхси хуҗалыклар бар. Бу хуҗалык буенча беренче урында. Өлкә буенча призлы урыннар тотучылар да бар.

Сәбәбе нидә? Мәгълүмат чаралары моңарчы авылларның хәле Татарстанда гына уңай дип килде. Ярый хәзер “Халкым минем” программасы чит төбәкләрдәге тормышны объектив күрсәтә. Газеталар да үз өлешен кертсен иде.

Хөкүмәт инвестор кергәнен хуплый. Аңа үзкыйммәтле арзан азык-төлек кирәк. Русиядә бу өлкәдә җаваплы хезмәткәр “авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры”, дип атала. Димәк, аңа авыл хуҗалыгы продукциясе мөһим, кешесе түгел. Ә менә Төркиядә ул “авыллар министры” исемле икән. Ул тулаем авыл өчен җаваплы.

Хәзерге кризис татар авылларын ныгытуга уңай шартлар тудыра. Безнең халык әле җирдән, эштән бизмәгән. Ә авылда эшләсәң, яхшы гына яшәргә була. Эш кешесенең табигатенә дә туры килә. Хәзерге шартларда авылда ничек эшләү кулай, бу юнәлештә халыкка юл күрсәтәсе иде.

Дин мәсьәләсенә килгәндә, алга китү, чыннан да, юк. Проблема үзебездә. Агрономнарда шундый әйтем бар: “Сорняк питается со стола культурного растения”. Булдыксыз хуҗаның басуын чүп томалый, уңыш булмый. Табигатьнең законы шундый: көрәшмәсәк, җәмгыятьне дә чүп баса һәм акыл ияләрен томалый. Бездә дин эшләрендә шушындый хәл. Зыялылар дингә каршы түгел. Аның милләтебезгә мөһимлеген аңлый. Алар дин эшләрендә шайтан таягы кебек балкып торган “чүпкә” каршы. Исламча яшәү рәвешен аңлаткан китапларны утка яндырырга күрсәтмә биргән кешенең татарны хак юлга күндерү эшен башкарачагын акыллы кешегә аңлатып буламы соң?!

Сәхабәләр идеясенең тере чагылышы булган. Аларга карап, халыклар, илләр бу динне кабул иткән. Бүген бездәге дин әһелләренең күбесе тискәре үрнәк күрсәтә. Чүп орлыгын чәчкән кебек, өстәгеләре аскы катлауга да үзе кебекне урнаштыра. Бу хәлне зыялылар күрә, аңлый бит. Шунлыктан акыл ияләренең муллага ышанмасаң да, Аллаһыга ышанырга кирәклеген аңлау дәрәҗәсенә үзлегеннән ирешкәне генә дингә килә.

Безнең Киров өлкәсендә күп кенә имамнар динне хәтта гади халыкка аңлатырлык белемле түгел. Шундыйлар махсус куела. Турысын әйткәндә, Диния нәзарәтләре безнең төбәктә белемле мөселманнарга каршы көрәш алып бара. Мондый начар хәл башка җирләрдә дә күзәтелә.

Битараф булып торсак, халыкны бик аяныч нәтиҗәгә китерәбез. Динебезгә кайту мәсьәләсен зыялылар, хак юлдагы мөселман лидерлары белән (алар бар әле) берлектә фикерләшеп кичекмәстән хәл итәргә тиеш. Бу эшне дә газеталар аша башкарып була.

“Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” бәйсез басма буларак, халыкка хезмәт итү ниятеннән нәшер ителәдер дип өметләник һәм чынбарлыкта халык мәнфәгатен кайгыртачагына ышаныйк.

Камил ӘХӘТОВ.

Киров өлкәсе.

Җанварлар сөйләве

(Мәсәл)

Җыелды аланда җанварлар

Үткәрергә .

Аю түргә утырган

Алдан билгеләп куелган.

Тирәсендә бүреләр,

Арысланнар, төлкеләр.

Аю тәкъдиме белән

Югарыга үттеләр.

Калды читтә куяннар,

Тычканнар, йомраннар.

Сүз әйтергә куркып,

Авызларын йомганнар.

Аптырап калды алар,

Нинди без сайлаучылар?!

Югарыга үттеләр бит

Безне ашаучылар.

Безнең сайлаулар да

Моннан ары китмәгән.

Халкыбыз да сәяси

Әле җитлекмәгән.

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Бөгелмә.

Комментарии