Рәис китте – яшәсен рәис!

Рәис китте – яшәсен рәис!

Дөньяда иң көчле әйбер нәрсә? Мөгаен, сүздер. Тиешле урында вакытын туры китереп әйткән сүз белән кешене юк итеп тә, иң югары дәрәҗәләргә күтәреп тә була. Сүз белән миллионнарны канкойгыч сугышларга озатканнар, шул ук сүз ярдәмендә солых төзеп аларны туктатканнар… Сөйгәнеңнең «Яратам», – дип пышылдаган бер сүзе – сине дөньяның иң бәхетле кешесе, «Яратмыйм», – диюе иң бәхетсезе итәргә мөмкин… Аллаһы Тәгалә дә җиһанны «булсын» дигән бер сүз белән бар иткән ди бит…

Кыскасы, сүздән дә көчле, сүздән дә мөһим әйбер дөньяда юк. Менә шул галиҗәнап Сүзнең осталары – язучылар 18 майда чираттагы XVII корылтайларына җыелды. Көн тәртибендә – яңа рәис сайлау, уңышлар белән мактанышып алу, бераз бүләкләр өләшү.

Хәер, съезд иртәсе үзе үк язучыларга бүләк ясаудан башланып китте. Бу көнне инде өч елдан артык сипләнми яткан Язучылар берлеге бинасын, ниһаять, сипләп бетереп ачтылар. Президент үзе килеп карап китте. Соңыннан корылтайга килеп, язучыларның ни дәрәҗәдә мөһим һәм җәмгыять өчен кирәкле булуларын, аларга ярдәм итәргә һәрчак әзерлеген сөйләде. Сәнгать кешесе нечкә күңелле, аның матур сүздән дә күңеле була. Бөтен әһле каләм Президентка гашыйк иде бу минутларда. Кайбер әрсезләре үтенечләре язылган хатларын да тапшырып өлгерде. Эх, минәйтәм, боларның язу куәсе дә әрсезлекләренә тиң булса, татар әдәбияты дөньяда иң укылышлысы булыр иде! Чөнки, гадәттә, андый зур җыеннарга үтенеч хатларын арада иң булдыксызлары кыстырып килә. Зур түрәләрнең киләчәген чамалыйлар һәм хәер эстәргә һәрчак әзер торалар… Торалар дип, татар әдәбиятына болай да шул тишек эшләпәсен салып, кулын сузып чат башына чыгып утырасы гына калган инде. Китап өчен гонорарлар мәче ашатырга да җитми, әдәби журналларда чыккан, айлар буе язган әсәрең өчен каләм хакын алгач, ни еларга, ни көләргә белми торасың…

Ярый әле чираттагы саен Президентлар килеп, безне кайгыртуларын сөйләп, хәлебезне җиңеләйтү өчен кадәри хәл тырышуларын һәм киләчәктә дә тырышачакларын сөйләп күңелебезне күтәреп китәләр. Беренче номерлысын мин ике корылтайда күрдем, икесендә дә вәгъдә бирде – берсе дә үтәлмәде. Менә икенче номерлысы да килеп китте, вәгъдәләрен бирде, үтәрме-юкмы… Әмма монысы эшен матур башлады әле – һичьюгы бинаны ачып бирде, эленке-салынкы йөрүче төзүчеләргә корылтайга өлгертергә әмер бирде, рәхмәт. Калган вәгъдәләрен исә вакыт күрсәтер.

Миңа калса, үтәсә, яхшырак булыр. Чөнки язучылар – бүгенге көннең елъязмачылары. Килер бер көн, бүгенгебезне Айдар Хәлим, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, мин фәкыйрегез ише публицистларның мәкаләләре буенча өйрәнерләр. Аларда исә элекке Президентыбызның: «Ник сез бай яшәргә теләмисез?», «Карап торам кәчтүмнәрегез дә бик яхшырып киткән әле…» – ише сүзләре дә, биргән һәм үтәмәгән вәгъдәләре дә, чагылган булыр. Әгәр тарихта үз хакыңда «ул фәлән, ул төгән иде» диярлек начар эз калдыргансың икән, ник тулы бер халыкның иң югары кәнәфиенә үрләргә иде? Һәр уңышка ирешкән кеше милләте тарихында матур, рәхмәт әйтерлек эз калдырырга тиеш, килер буын каргар булмасын. Ә менә бу эзне тарих буйлап коры мәгълүматлы рәсми документларга караганда күпкә үтемлерәк итеп, бүгенге көннең бәясен биреп без – әдәбият вә матбугат вәкилләре илтәбез.

Юк, хакимияттән нидер теләнеп, зарланып утыруым түгел, бары тик уйлаганымны гына язам. Әдәбият-сәнгать әһеленең дәүләттән теләнәсе юк– дәүләт аңа үзенең булганы өчен үк бурычлы. Чөнки татар дигән халык булмаса, аның Татарстан дигән ярым-йорты гына булса да дәүләте булмас иде; дәүләте юк икән – Президенты, Премьер-министры, министрлары, депутатлары да юк. Бу кешеләр үзләренең булулары, дәрәҗәләргә ирешүләре белән үк татар халкына бурычлы. Ә кем татарны татар буларак саклап тора? Артисты, галиме, әдибе, мәдәният хезмәткәре… Тик һич кенә дә «Ак Барс», «Рубин» , «УНИКС» командаларындагы негр малайлары түгел! Ләкин бүген татарның зыялысына караганда, шул негр малайларына игътибар мең тапкыр зуррак… Казан Кремлендәге агайлар үзләре утырган ботакка (татар халкына дип аңла) үзләре үк балта чабалар. Бәлки, Рөстәм Нургали улы бу хатаны төзәтер һәм татар тарихында бары тик мактап искә алырдай гына эз калдырыр дип өметләнәсе килә. Мөгаен, бер мин генә түгел, Татарстан Язучылар берлегендә теркәлгән 326 әдип тә шул өметтәдер…

18 майда исә без «Казан» милли-мәдәни үзәгенә гаугалы булыр төсле тоелган корылтайга җыелдык. Аның интригасы узган кичне Г.Камал театры бинасында «Казан утлары» журналының 90 еллык юбилеенда ук башланып китте. Бер төркем яшь язучылар анда түбәндәге эчтәлектәге листовкалар таратты.

«Татарстан язучыларына!

18 майда узачак Язучылар корылтаенда милләт дошманнары язучыларның намусы булган УСТАВка хурлыклы үзгәреш кертергә җыена. Бүгенге көнгә кадәр рәис дүртешәр елга рәттән ике тапкыр сайлана ала иде. Кара йөзләр тәкъдиме буенча, хәзер рәис дүртешәр елга ЧИКСЕЗ ТАПКЫР сайланырга хокуклы булачак.

Татарстан язучысы! АҢ БУЛ!

Намусыңа хыянәт итмә!

Кави Нәҗми – 3 ел!

Муса Җәлил – 3 ел!

Гариф Ахунов – 3 ел!

Туфан Миңнуллин – 5 ел!

Илфак Ибраһимов – инде 7 ел, Устав үзгәргән очракта

тагын күпме?

ТАМЧЫДАН КҮЛ ҖЫЕЛА. Һәркайсыбызның тавышы хәлиткеч булырга мөмкин!!!»

Бу көнне Устав үзгәрмәде, Илфак Ибраһимов үзенең вазифаларыннан азат ителде. Гәрчә тагын бераз эшләргә теләге юк түгел иде кебек. Тик халкы үз сүзен әйтте: рәхмәт, ике срок җитәкләдегез, инде китсәгез дә була…

Шәхсән үзем Язучылар берлегенә чын иҗатчы, сәләтле шәхес һәм намуслы кеше Ркаил Зәйдулланың рәис булуын теләгән идем. Соңгы елларда йә иҗаты булмаган, йә түрәлектән килгән кешеләрнең берлек башында торуы туйдыра башлаган иде. Идарәгә җыелалар да, үзара бүләк-премияләр бүлешеп, чиратка салып алып утыралар төсле тоела. Халык күрмәгән, иҗатын да белмәгән кешеләрнең рәислек итүе, тулаем алганда, Язучылар берлегенең дә, әдипләрнең дә дәрәҗәсен төшерә. Ә күңел үзгәрешләр көтә, каләм әһеленең совет чорындагы кебек санлы, хөрмәтле кеше булуын күрәсе килә!

Ләкин монысының да бер шарты бар – берлеккә теләсә кемне алудан туктау. Совет үзгәртеп кору чорларында Язучылар берлегенә керү Сират күперен кичү кебек авыр эш булса, соңгы 20 елда ул үтә җиңеләйде. Инде үзе турында автобиографик китап язган колхоз рәисләрен, үзе түләп чыгарган ике нәзек кенә шигырь җыентыгы тотып килгән 45-50 яшәр «яшь» шагыйрәләрне, пенсиягә чыккач каләм тибрәтә башлаган әби-бабайларны да әдип дип таный башладылар. Иң мөһиме – соңыннан банкеты гына булсын. Шушы чиле-пешле, күп очракта хатасыз яза да белмәгән, ни шигъриятнең, ни прозаның нигезен дә аңламаган бәндәләр әдәбиятны үстерә аламы? Шулар язучының җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күтәрәме? Юк, төшерәләр генә!

Корылтай көнне берлек әгъзаларының күпчелеген күрдем, әмма ни йөзләрен танымадым, ни язган әсәрләрен исемә төшерә алмадым. Кайберләре килеп үзләренең китапларын биреп киткән булдылар, өйгә кайткач, ачып укып карадым – кәефем генә кырылды. Купшы-купшы исемнәр кушылган шигырь җыентыкларында шигърият табып булмый! Ник алганнар боларны берлекккә? Соңыннан банкет кору, идарә әгъзалары бер-берсенә дифирамбалар җырлый-җырлый, матур тостлар әйтеп бушка килгән чәркәләрне бушату өченме?

Бу җәһәттән кайбер өлкән буын шагыйрьләр күп тырышты. Әйтик, Рәдиф Гаташ әдәбият мәйданына чын шагыйрьләргә дә, уртакулдан күпкә түбәннәргә дә, бөтенләй пүчтәкләренә дә юл ачты. Иң мөһиме, хатын-кыз җенесеннән булсыннар… Рәдиф абыйның зур шагыйрь, чын әдип булуын инкарь итмим, иҗаты зур. Ләкин менә булыр-булмас рифма төзүчеләрне дә үстереп, этеп-төртеп «шагыйрә» итүен кичерә алмыйм.

Корылтай көнне күрдем кайберләрен. Аларга берлек тә, әдәбият та кирәк түгел – үзләрен күрсәтергә килгәннәр. Өчәү бер почмакка тезелешеп утырган түтиләрне күзәттем – тавыш бирүләре гел «битараф». Ә әдип битараф була алмый, аның һәр нәрсәгә үз фикере булырга тиеш. Миңа калса, бу кирәксез каләм кыштырдатучыларны Язучылар берлегенә алу йомшак холыклы Фоат Галимуллин рәислек, бөтен кешегә дә ачык чырайлы Шаһинур Мостафин урынбасарлык кылган чакта башланды һәм Илфак Ибраһимов чорында инерция буенча дәвам итте. Инде берлек рәисе итеп Рафис Корбан сайланды. Аны шактый принципиаль һәм намуслы кеше дип беләм. Ниһаять, талымсызлыкка чик куелыр. Берлектә 326 язучы исәпләнү, соңгы 4 елда гына да 42 кеше алыну мактанырлык сәбәп түгел. Сан артыннан кумаска кирәк! Ярый әле соңгы елларда үтә талантлы яшьләр килде. Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтша, Илгиз Зәйниев, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәләх, Айдар Җамал киләчәктә зур әдипләребез булыр. Инде Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйлаҗев, Булат Ибраһим, Резеда Гобәева, Рүзәл Әхмәди, Айдар Зәки үсеп килә. Менә бу яшьләрне алырга кирәк берлеккә! Әле, Аллага шөкер, тагын үсеп килүчеләр күренә, алары да җитлегер. Тик пенсиягә чыгар алдыннан җитлегүчеләргә саграк карау ләзем. Кайда булган алар яшь чакта? Ник хәзер генә әдәбият мәйданына чыгарга булганнар – үзләрен күрсәтәселәре килгәнме? Әдәбият кәпрәю, үзеңне күрсәтеп масаю урыны түгел, ә милләтнең аңын, фикерен формалаштыручы иң көчле инструмент. Аны теләсә кем кулына тапшырырга ярамый. Киләчәктә истә тотарлар дип өметләнәм. Ләкин иске идарәнең тулысынча диярлек сакланып калуы бераз шөбһәгә сала…

Корылтай булгач, бүләкләр дә булды. Г.Тукай бүләге лауреатлары Рәдиф Гаташка Татарстанның халык язучысы исемен бирделәр. Ниһять, алар да Роберт Миңнуллин белән бер дәрәҗәгә үсеп җиттеләр. Югыйсә, Марсель Гали халык шагыйре ише исемнәрдән гел көлә иде. Имеш, Татарстанның халык шагыйре икән, Татарстанга гына ярый, читкә чыгарырлык түгел. Үзе «халыкныкы» булгач ничегрәк икән? Рәдиф Гаташ инде халык шагыйре буларак пенсиягә чыгып килүче «яшь» шагыйрьләргә рекомендацияләр бирүен дәвам итәр микән? Сораулар бар, әлбәттә, шулай да, мин бу ике әдипне чын күңелемнән котлыйм, мактаулы исемнәре чынлап та лаеклы бирелде дип саныйм. Ризван Хәмидне исә «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән тәбриклим. Әдәбиятыбызның бу оста драматургын бүләк-мазар белән еш сөендереп тормыйлар. Ә бит ул гына чын әдип, күп драматургларыбызның остазы булган кеше. Ләкин бер җитешсезлеге бар – әрсез түгел. Гомумән, әйткәнемчә, әрсезлек чын талантларга хас түгел…

Җиде ел идарә иткәннән соң, Илфак Ибраһимов талашмый гына китеп барды, кәнәфиенә чат ябышып ятмады. Хәер, аны инде берара ябылып торганнан соң янә ачылган «Мирас» журналының баш мөхәррир кәнәфие көтеп тора дип беләм. Яңа урында уңышлар телим. Шулай ук яңа рәисебез Рафис Корбанга да яңа кәнәфиендә үзеннән алдагы җитәкчеләребезнең хаталарын кабатламауны телим. Ә татар халкы әдәбиятыбызга игътибарлырак булсын иде. Югыйсә, «Без китаплы халык» дип мактансак та, күпчелек инде күптән китаптан, газета-журналлардан ваз кичте. Монысы куркыныч фал һәм аны бергә төзәтәсе…

Искәндәр СИРАҖИ.

Рәис китте – яшәсен рәис! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии