Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МАТБУГАТ СҮЗЕ – ИЗГЕ СҮЗ

Әлеге сүзләрне Совет заманында ук Татарстанның бер гәҗитеннән укыган идем. Анда һәр сүзне уйлап әйтергә кирәк, дип язылган иде. «Безнең гәҗит»нең 9нчы санында (10нчы март, 2022нче ел) Әхтәм Мөхәммәтҗанов миңа карата фикерен калдырган. Мин дүрт төрле гәҗиткә фикерләремне язып торам. Матбугат белән хезмәттәшлегемә 65 ел була инде. Минем катнаш никахлар турында үз гомеремдә бер җөмлә түгел, бер генә сүз дә язганым юк. Күпсанлы язмаларымны укып карарга була. Әгәр сүз бу тарафка кереп китә икән, алдагы көннәрдә бу хакта аерым язмам булыр. Гәҗитебезгә тимәсәләр. Мәктәпләр мәсьәләсенә килгәндә, меңнән артык баланың бер бистәдән төрле мәктәпләргә сибелеп укып йөрүе хак түгелмени? Балалар мәктәп сорап, карга да сузылып яттылар бит. Ике сменада уку һаман дәвам итә. Дин тотучыларның мәчет эзләп йөргәннәре күренми, карга да сузылып ятмыйлар. Күптән түгел Елена Волынец үзенең эше турында хисап тотты, мәктәпләрнең җитмәвен билгеләп үтте. Ятим балалар белән дә проблемалар бар икән. Ә без ничә елдан бирле 10 мең кешелек мәчет төзү турында хыялланабыз. Кайда монда хаклык? Дин халыкларны берләштерә диеп әйтү – сафсата. Үзләрен ислам дәүләте дип атаганнар да күптән сугышып бетте... Күптән түгел безнең Нагорный бистәсендә мәчет түбәсенә бизәкләп өч манара эшләп куйдылар. Тукайча әйтсәк, бу манарадан сары бәрәңгенең дә төшкәне юк әле.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

ЭТЛӘРГӘ ҖӘЗА КИРӘК

 Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә этләргә приют ясарга кирәк дигән фикерен җиткерде. Нишләп этләргә йорт ясарга тиеш соң без? Менә әле «Аргументы и факты» газетасын укыдым. Анда да этләр турында язганнар. Чит илләрдә этләрне юк итәләр, этләре булган кешеләрне учетка куялар, аннары аларга налог салалар. Приют салырлык урыннарны ни өчен күп балалы гаиләләргә бүлеп бирмиләр? Алар ничә еллар чиратта тора. Ә этләргә ничәшәр гектарда приют салалар. Түрәләрнең бүтән эшләре юкмы? Нигә балаларга тернәкләндерү үзәкләре ясарга кирәк, димиләр? Кичә генә телевизордан яңалыклар карадым. Бер ир-атны этләр тешләгән, хәзер тап-таза ир реанимациядә ята, ди. Нишләп без этләргә адәм балаларын ашатабыз соң? Этең бар икән – өеңдә торсын. Минем мәчем бар. Мин аны беркая чыгармыйм. «Культ собаки» дигән сүзтезмәне әйткән идем инде. «Собака» сүзен урысчага тәрҗемә итмәгез, собака – собака инде ул. Эт дигәч, татар халкы аңлап бетермәс, «собаканы» аңлый.

Гөлчирә апагыз,

Чаллы шәһәре

ТАТУ БУЛЫЙК

Миллионлаган кешеләргә кайгы-хәсрәт, золым китергән дөньякүләм милли бәрелешләр бер генә вөҗданлы кешене дә битараф калдыра алмый. Мондый хәлләр адәм баласына тәэсир итми калмый. Мисал өчен, Русиянең Украина белән начар мөнәсәбәтләре аркасында күпсанлы үлүчеләр, йорт-җирсез калган кешеләр турында мәгълүматлар Русия радио-телевидениеләре аша иртәдән кичкә кадәр җиткерелә. Күршеләр белән тату яшәргә кирәк бит.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ОҖМАХТА ЯШӘГӘНБЕЗ

15нче март көнне «Болгар радиосы»ннан кер порошогына бәяләр артты, дип сөйләделәр. Телевизорны карап барсаң, куркып китәрсең, ә кибетләрдә бар да бар. Комиссияләр куелды, диләр. Нәрсәгә кирәк ул? Нинди файдасы бар аның? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров: «Берничә айга җитәрлек продукциябез бар», – ди. Ә аннары нишләрләр икән? Анысын әйтә алмыйлар. «Безнең гәҗит»нең 10нчы санында басылган «Фермерлар борчуы: банклар суза, ә табигать көтми...» дигән мәкаләне укыгач, бер фикер туды. Алексеевск районы фермеры Илшат Гомәров: «Күбрәк продукциябезне шул бюджет оешмаларына сата идек. Алар ябылып тору сәбәпле, 180 тонна бәрәңгене, 60 тонна кәбестәне чыгарып түгәргә туры килде хәтта», – дигән ул. Ә нигә түгәргә аны? Картлар, ятимнәр йортына тапшырып булмас идемени? Шуны газетага горурланып язалар. Брежнев заманында оҗмахта яшәгәнбез икән. Без бер борчу да күрмәдек, коммунизм көттек, СССРны таркатып, бик ялгыштылар. Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре төзеделәр, бурлык юк иде, ә хәзер наркомания, бурлык, хәерчелек. Кемгә ничек кирәк, шулай кануннарны үзгәртәләр. Бәяләр белән дә шундый ук хәл.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТӘКЪДИМЕМ БАР

«Татарлар» тапшыруын бик яратып карыйбыз. Аны Роза Әдиятуллина алып бара. Ул чын мөселман хатын-кызлары кебек бик матур күлмәкләр кия. Минем аңа бер тәкъдимем бар: матур итеп яулык та бәйләсә, чын татар хатыны булыр иде.

Нурания ГАБДРАХМАНОВА,

Арча районы, Шушмабаш авылы

ДИН КУШКАНЧА ЯШИК

Мин – дини кеше. Үземә 65 яшь, шуның 30 елын дин өйрәнүгә багышладым. Тормышта төрле сынаулар булып тора. Моның барысына да кем гаепле соң, дигән фикер туа. Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас, ул күреп тора. Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый, диләр. Дөрестән дә шулай, чөнки хәзер кеше азган. Дини кыз үстерсәң, аны кияүгә бирергә кеше табып булмый. Моңа үзебез гаепле, чөнки Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә килә торган бәла-казалар – үзегезнең гөнаһларыгыз өчен», – дигән. «Аллаһы Тәгалә бер халыкның хәлен дә үзгәртмәс, ул халык үзе үзен үзгәртә башламаса», – дип тә өстәлгән. Гаепне үзебездән эзләргә, Аллаһы Тәгалә өйрәткәнчә яшәргә кирәк.

Саҗидә апа,

Чаллы шәһәре

НИЧЕК АЛЫШТЫРЫРГА?

Туу турында таныклыкта хата җибәрәләр. Фамилиянең татарчасын урысчага күчергәндә хәрефләр дөрес язылмый. Төзәтер өчен ЗАГСка бардым. Судка бирегез, диделәр. Судка бардым. ЗАГС хәл итсен, диләр. Ничек хәл итәргә соң? Татарларга гына хас проблемадыр инде бу.

Инсаф бабай,

Әлмәт районы

Соравыгызны Әлмәт районы ЗАГС бүлекчәсенә юлладык. Безгә болай дип җавап бирделәр:

– Кеше тугач ук, аңа туу турындагы таныклык бирелә. Аны каян аласыз, акт язуы гомерлеккә шунда кала. Ул анда 100 ел саклана. Әгәр инде алмаштырасы, ялгышлык белән киткән хаталарны төзәтәсе бар икән, сезгә шул ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Әгәр ЗАГС төзәтмә кертүдән баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин ЗАГСның баш тартуы турында документ кулыгызда булырга тиеш.

КАРТЛАРНЫ МЫСКЫЛ ИТӘЛӘР

Рамазан ае башлана. Беркөнне телевизордан яңалыклар тыңладым. Фитыр һәм фидия сәдакасының күләме билгеләнгән икән. Фитыр сәдакасы – 150, ә фидия 300 сум күләмендә билгеләнде. Фитырны бирергә тырышабыз, ә менә фидия артык кыйммәткә чыга түгелме? Мин ураза тота алмыйм, чөнки миндә шикәр авыруы, көненә дүрт-бишәр тапкыр дару эчәм. 13 мең сум пенсия алам, көненә 300 сумнан фидия сәдакасы бирсәм, минем яшәргә акчам калмый бит. Әле бит утка-газга, суга түлисе, дару аласы бар. Дин белгечләре безнең кебек мохтаҗ кешеләр турында бер дә уйламыйлармы икән? Бу яшьтә фидия сәдакасын бирмәсәң дә, йөрәктә төер кала.

Әлфинур әби,

Чистай районы

РЕДАКЦИЯДӘН: кызганычка каршы дин әһелләре, мәсьәләнең бу ягын бик аңлатып тормый. Бу хакта Тәртип радиосында Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте имам хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмәдә дә сорадым.

Әгәр сезнең сәламәтлек белән бәйле булып, уразаны казага калдыру мөмкинлеге юк икән, фидия сәдакасе бирелергә тиеш. Ләкин бер мөһим искәрмәсе бар: әгәр сезнең дарулар алырга да мөмкинлегез чикле, матди проблемалар кичерәсез икән, сез үзегез сәдакага мохтаҗ саналасыз. Динебез бик гадел, сәламәтлегеңә зыян салуны хупламый, димәк фидиядән куркып кына ураза тотарга киңәш ителми булып чыга. Берничә көн тотып карарга мөмкин. Авырлык тоясыз икән, кичне көтми, иртәрәк тә авыз ачарга. Намазыңны, башка шартларны калдырмый, булдыра алсагыз, берничә якыныңны дәшеп авыз да ачтыра алсаң, һичшиксез савабы булыр. Күңелебез изгелектә булсын.

(Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ)

ҺАМАН АРТТЫРАЛАР

Фидия, фитыр сәдакасының күләме билгеләнде. Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте Исламия» дигән китабы бар. Без шул китап буенча гыйбадәт кылабыз. Анда: «Фитыр сәдакасы – 4 кадак бодай», – диелгән. Бу – якынча 40 сум дигән сүз. «Фидия сәдакасы – бер фитыр сәдакасы кадәр күләмдә», – диелгән. Димәк, ураза тота алмасаң, бер көнгә 40 сум исәпләнелә. Ә бүген фитыр сәдакасы – 150, ә фидия 300 сум күләмендә билгеләнде. Бу сумма кайдан килә соң? Бөтен халык та бай түгел бит. 10 мең сумга тулмаган пенсия алучылар да бар.

Хәйдәр бабай,

Әтнә районы

Сорауны Казан казые, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәковка юлладык. Ул фидияләрнең күләмен билгеләүдә дә катнашкан.

– Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, фидия һәм фитыр сәдакасының күләме артты. Бу саннар күктән алынып куелмый. Фидия сәдакасы бодай белән үлчәнә. Бодай чагыштырмача арзан, ләкин аны табуы кыен. Гади телдә, бер фидия – мохтаҗ кешене ике тапкыр ашатуга тиң. Хәзер ризык бәяләре дә югары, шуңа күрә 300 сум итеп куелды.

 Фидиянең иң аз күләме бер фитыр сәдакасына тигез. Урта хәллеләр өчен – 100 сумнан алып 300 сумга кадәр. Фидия сәдакасының бер үзенчәлеге бар: аны берьюлы бирмәскә дә мөмкин. Бу айда тота алмаган өч көне өчен фидия түли икән, калган көннәрен дә үз мөмкинлегеннән чыгып, башка айларда каплый ала. Әйтик, бу айда бер мең сум итеп түли, икенче – айда икене. Бер айлык фидияне бер елда капларга була.

ЯРДӘМ БУЛЫР ИДЕ

Оныгымның бик яхшы киемнәре бар. Украинадан кайтучылар да, мохтаҗлар да бар. Бәлки, аларга ярдәм кирәктер. Шул киемнәрне кая тапшырып була икән?

87 яшьлек бабай,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Киемнәрне Казанның Борхан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан «Приют Человека»га тапшырырга мөмкин. Монда мохтаҗларга югалткан документларын яңартырга, эш табарга булышалар, юридик консультация, медицина ярдәме күрсәтәләр. Моннан тыш, приют аз тәэмин ителгән гаиләләргә, наркомания, алкоголизм белән авыручыларга ярдәм итә.

Приютка акчалата, ризыклата һәм киемләтә ярдәм итәргә мөмкин. Урамда калучылар, мохтаҗлар монда киенә, ашый. Алар айга бер тапкыр шушыннан үзләренә кирәкле товарларны алырга хаклы.

«ТНВ» ШӘРӘЛӘНӘ

Сезгә бер үтенечем бар. «ТНВ» каналы директорына хат языгыз әле. «ТНВ»ны карап, кабызып та булмый – бөтен хатын-кызлар эфирга шәрә килеш чыгалар бит. Оят бит бу. Аллаһы Тәгалә шулай итеп яшәргә кушканмыни?

Бер бабай,

Норлат районы

НИЧЕК ИТЕП ХӘТЕМ КЫЛЫРГА?

Соравым Коръән хәтем кылу турында иде. Менә без, өлкән яшьтәге кешеләр, бу турыда шактый сүз куертабыз. Чордашым әйтә: «Хәтем кылганда бер аятьнең тәрҗемәсен укыйм да, аннары гарәпчәсен укып хәтем кылам», – ди. Мин үзем булдыра алмыйм, озакка сузыла бит. Ул: «Тиз укыйм, бер айга ике тапкыр хәтем кыла алам», – ди. Мин бер битнең тәрҗемәсен укыйм, аннары гарәпчәсен укып барам. Ничек дөрес итеп хәтем кылырга, тәрҗемәне ничек башкарырга?

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Соравыгызны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. Ул безгә болай дип җавап бирде:

– Һәр гамәлебез өчен Аллаһы Тәгалә савабын да бирә. Ләкин аның күләмен билгеләү үзебездән тора. Әгәр дә без барысын да тәфсилләп, аңлап укып барабыз икән, әлбәттә, савабы күбрәк булыр. Аятьләп уку яки берешәр бит итеп уку – анысы мөһим түгел, аңлап уку хәерле. Хәтта аңламыйча укысак та, аның да савабы зур. Бер хәрефкә ун әҗер-савап языла, диелгән Коръәндә. Тәрҗемәсез дә укырга ярый, гөнаһы юк.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии