Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПЕСИ ДӘ АШАМЫЙ

Күптән түгел кибеттән колбаса алып кайттым. Без 70не узган кешеләр, колбаса ише әйберләрне бик сирәк алабыз. Ирем әзрәк ашады да, песигә бирде. Песи иснәде дә: «Миңа нәрсә бирдегез?», – дигән кебек карады да, китеп барды. Урамдагы песигә бирдек, ул да иснәп кенә калды. Ач эткә бирдек, ул да китеп барды. Менә әле гәҗиттән укып утырам: колбаса бәяләре 20 процентка кадәр арта икән. Әллә, ниһаять, аның составына ит кушарга җыеналармы?

Кәүсәрия СӘМИГУЛЛИНА,

Казан шәһәре

ТУГАН ТЕЛЕМ

Татарлар үзләренең милләтен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Хәзерге болгавыр чорда татар телен саклап калу өчен күп көч куярга кирәк әле. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәчетләрдә татар телен өйрәтү дәресләре оештыруы бик күркәм күренеш. Милләттәшләремнең туган телен белүе, аны куллануы бик мөһим. Берләшкән Милләтләр Оешмасы дөньяда иң камил дип билгеләгән 14 тел арасында татар теле дә бар. Русия Федерациясе җитәкчеләре милли телләрне бетереп, урыс телен генә калдыру буенча эш алып бара. Бу ниятләре беркайчан да тормышка ашмас. Җитәкчеләр килә дә китә, халык туган теле белән мәңге калырга тиеш!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КАНАЛЛАР ДА АЛДЫЙ

Мин үзем «Яңалыклар»ны даими карап барам. «Һава торышы»н да карарга яратам. «Татарстан-Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында бер үк «Яңалыклар»ны кайвакытта өчәр тапкыр кабатлыйлар. Ярты сәгать тапшыруның ун минуты рекламага сарыф ителә. Ул белдерүләрдән нинди файда бардыр, монысы халыкка караңгы. Аннары, программада бер тапшыру языла, ә каналда бөтенләй икенче нәрсә күрсәтелә. Көтеп утырган тапшыруны күрсәтмиләр. Халыкны аптыраталар, тапшырулар программа буенча күрсәтелми. Түрәләр телевизор карамый торгандыр шул. Алар караса, тәртип булыр иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КҮП СӨЙЛӘРГӘ КИРӘКМИ

Дини темаларны яктыртканда өшкерү, төчкерү, күз буулар турында язарга кызыкмагыз. Мин динне популярлаштыру яклы түгел. Динне пропагандалау белән шөгыльләнәбез икән, безне киләчәктә бушлык көтә. Ислам дине кадәр безнең татарга зыян салган бер генә нәрсә дә юк. Кызганыч, бу хакыйкатькә үзем дә соң гына төшендем. Гарәп дине безгә шул кадәр зур зыян салган. Ул гарәп дине, безнеке түгел. Аны бит безгә тәрҗемә итәргә, татарчалаштырыш сөйләү тыелган. Дин әһелләре дә, хөкүмәт тә моны хупламаган. Гарәпчә язылган икән, халык шуны аңласын, башкасында эш юк. Ә без тәрҗемә итеп, язылганны үтибез. Дингә таяну нәтиҗәсендә дәүләтчелегебез дә таркалып беткән. Ә урысларда башкача. Алар «Инҗил»не мең ел элек грек теленнән урыс теленә тәрҗемә иткәннәр, үзләренчә аңлаганнар. Ә татарлар нәрсә кушылса шуны үтәгән, бичара. Телгә шактый зыян килгән. Моның сәбәбе дә – дин. Аннары мине борчыган төп мәсьәлә – мәктәпләрнең аз булуы. Халыкка – мәктәп, мөфтигә мәчет кирәк. Мәчет салмасыннар димим, әмма факт – факт булып кала бирә. Баланы укытырга кирәк. Дәүләтнең 10 мең кеше сыярлык мәчет салырга акчасы бар, ә мәктәп өчен юк. Дин булганга яшибез, диләр. Юк, җәмәгать, дин тотмый безне, акыл тота.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

ШИГЫРЕ МАТУР

Без шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин белән бергә уйнап үстек дисәк тә була. Беркөнне радиодан аның шигырьләрен укыдылар. Мөмкин булса, аның бик матур «Кабердәге чәчәкләр» шигырен бастырып чыгара алмассызмы?

Кадыйрның якташы,

Чаллы шәһәре

«КАБЕРДӘГЕ ЧӘЧӘКЛӘР»

Хуҗалар тавышны яратмый,

Керсәгез, кычкырып йөрмәгез.

Чәчәксез каберләр юк монда,

Кабердән чәчәкләр өзмәгез.

Җәнҗал юк, гауга юк, тавыш юк.

Талашып яшәми бу халык.

Бу безнең икенче дөньябыз.

Бу безнең мәңгелек патшалык.

Ел саен сиреньгә күмелә.

Каберләр ел саен уяна.

Сиреньнәр янына утырып

Ярый ул кайчакта уйларга.

Мин күрмим зиратта үлемне.

Зиратта каберләр яшиләр.

Без аны тик тыңлый белмибез,

шуңа ул каберләр дәшмиләр.

Битемне куям мин сиреньгә,

ишетәм каберләр тынлыгын.

Тоям күк сиреньнәр исеннән

яшәүнең дәвамын, чынлыгын.

Кем белә? Бәлки, бу чәчәкләр

тишелеп чыккандыр бәгырьдән.

Зиратка керсәгез, күрсәгез,

чәчәкләр өзмәгез кабердән…

БЕЗГӘ ЯРДӘМ БУЛЫРМЫ?

Яңа туган бала өчен ана капиталы да, ата капиталы да бирелә хәзер. Менә безгә, сугыш чоры балаларына, ярдәм кайда? Безнең капиталлар кем кулында икән? Үлгәнче бу сорауга җавап таба алырмынмы?

83 яшьлек әби,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: мондый сорауларны еш кабул итәбез. Һәр атна саен килеп ирешкән биш мөрәҗәгатьтә сугыш чоры балаларына ярдәм кайчан булыр дигән сорау яңгырый. Бу хакта һәрдаим язып торабыз. Андый-мондый үзгәрешләр булса, газета укучыларын беренчеләрдән булып сөендерер идек тә, әлегә сезнең кебек көтеп һәм ышанып кына яшибез. Ышандыра һәм көттерә беләләр бит! Гыйнвар аенда «Альпари» үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Мильчакова: «Сугыш чоры балаларына ярдәм турындагы закон проектын, халыкның социаль якланмаган башка төркемнәре булу сәбәпле кабул итә алмыйлар. Алары да матди ярдәмгә мохтаҗ», – дигән иде «Известия»гә биргән шәрехләмәсендә. Тагын бер сәбәп дип бер төркем сугыш чоры балаларының (ягъни 1928нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 9нчы маена кадәр туган кешеләр) дәүләттән ташламалар яки акчалата пособиеләр алуы аталды. Мисалга инвалидлык буенча түләүләр китерелде.

– Өстәмә түләүләргә 13,4 миллион русияле дәгъва итә ала. Пенсионерның яшәү минимумыннан чыгып, һәр «сугыш баласы»на якынча 3000 сум акча түләргә туры килер иде (әгәр бу түләүләр бүген башкарылса). Мондый түләүләрне башкару өчен дәүләт бюджетыннан елына 500 миллиард сум тирәсе акча сарыф ителергә тиеш. Бу бюджет өчен шактый зур сумма. Без, әлбәттә, алар алдында бурычлы, әмма вируслы авырулар күпләп таралу нәтиҗәсендә әлегә бу проект тормышка ашырыла алмый, – дип җөпләде сүзен белгеч.

ЭТЛӘРГӘ КАРШЫ – ЯҢА ЗАКОН

Озак еллар этләр тоткан кеше мин. Сукбай этләргә каршы дөрес карар чыгара алмыйлар, шуңа аптырыйм. Бездә хуҗасыз этләр юк бит ул. Аны кайчандыр берәү алып үстергән, чыгарып җибәргән. Элек этләрне шәһәрнең ветеринария хезмәте карады, хәзер адым саен приют ачалар. Анда этне алып килергә, тикшертергә, кирәкле прививка ясатырга кирәк. Моның өчен 6-7 мең сум акча да түлисе әле. Берәр атнадан этне яңадан китереп бирәләр. Этнең уртача гомере – 10-15 ел. Шул 15 ел эчендә эт беркемне дә тешләмәс дигән гарантия бармы соң ул? Юк. Шуның өчен сукбай этләрне тотсыннар, приютка китерсеннәр. Хәзер техника заманы: телефон, интернет бар. Мондый эт таптык, дип хәбәр бирсеннәр. Өч көн эчендә этнең хуҗасы табылмый икән, аны юк итәргә кирәк. Нәсел үгезен дә юк итәләр бит.

Даими укучыгыз,

Казан шәһәре

ЛЕНИН ЯКЛАУГА ЛАЕК ТҮГЕЛ

«Безнең гәҗит»нең 9нчы февраль санында (№5, 2022нче ел) Мөҗәһидан Мортазинның «Тарихны белмиләр» дигән фикере басылган иде. Ул мәктәп балалары Ленинны белмиләр дигән. Ленин – иң кабахәт кешеләрнең берсе. Акыллы булса да, явыз ул. Үз вакытында: «Бай кешеләр белән идарә итүе авыр, ә хәерчеләр белән җайлырак. Шуңа күрә җәмгыятьтә пролетариат урнашырга тиеш», – дип әйткән. Ә пролетариат нәрсә ул? Иң надан, белемсез, кемгәдер ялланып эшли торган кешеләр. Шуңа күрә революциядән соң акыллы кешеләрне юк иттеләр. Бай булу өчен дә акыл кирәк.

Фәрит МӨСЛИМОВ,

Казан шәһәре

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ТАТАРГА ЯРДӘМ ЮК

«Безнең гәҗит»нең узган санында (№6, 16нчы февраль, 2022нче ел) Кави Морзахановның «Өйдә умач умаган кешедә токмач җәя» дигән язмасын укып уйга калдым. Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Гөлназ Шәйхи сүзләрен укыгач, безнең Татарстанда бар да яхшы, бар да әйбәт, бөтенесе булган, булдырылган дигән фикер туа. Алар чит илләрдә Сабан туе үткәрә. Мин хәзерге заман кешесе түгел, бәлки, аңлап та бетермимдер, әмма республикада яшәүчеләрнең күбесе әйтәсе килгән фикерем белән килешер. Ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләргә фатир бирә алмыйлар, операция кирәк кешеләргә ярдәм күрсәтмиләр. Ә бит радио кушсаң, телевизорны ачсаң, гәҗиткә күз баксаң – барысында да «ярдәм кирәк» дигән белдерү ята. Гөлназ Шәйхи: «Бер татарга булса да ярдәм күрсәтәбез», – ди. Ник менә бу татарлар исемлегендә чын татарлар юк соң? Ачуым чыга, җаным әрни.

Фәнзия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии