Әле тагын әйтер сүзләрем бар…

Әле тагын әйтер сүзләрем бар…

Мин мәктәптә укыган, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөргән елларда Биектау районының «Кызыл Байрак» колхозында Мәхмүт Даутов дигән председатель бар иде. Хәер, ул әле дә бар – колхоз гына юк. Менә шул Мәхмүт абый берничә көнгә каядыр барып кайтырга мәҗбүр булган. Кайткач, кул астындагыларны җыеп, эт итеп сүккән, имеш:

– Ике-өч көнгә китеп тордым, шул арада бөтен колхозны таратып бетергәнсез!

Белмим, бу вакыйга чынлыкта булгандырмы, әллә авылдашларым уйлап чыгарган мәзәк кенәдерме, әмма хәзер мин югында берәр гадәттән тыш хәл булса, исемә келт итеп шул искә килеп төшә. 2-3 көнгә китеп тордым, шул арада бөтен колхозны таратып бетергәнсез.

Менә мин дә йөрәк белән РКБның кардиология бүлегенә кереп кенә яттым – Вәлиулла хәзрәт Якуповны атып киттеләр, хәтле мөфтинең машинасы көпә-көндез янып көл булды. Интернет форумда берәү: « хәзрәтләрнең сул аягының чәнти бармагының тырнагы шартлау Татарстанга бик кыйммәткә төште», – дип бәяләде Илдус Фәизнең яраларын. Аллаһ аңа үзе шифасын бирсен, чәнти бармагының тырнагы тизрәк төзәлсен, әмин.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Бу атыш-янулар белән мавыгып, өч атна вакыт узып китте. Көн-төн шуның шаукымы белән әвәрә килеп йөри торгач, инде үземнең проблемаларым башлангач, дусларым бер-ике атнага юкка чыгып торырга тәкъдим итте. Кармакларымны әзерләп балыкка киттем…

Бу хакта киләсе санда язармын, иншАллаһ. Әлегә мин югында булып узган вакыйгаларга күзәтү ясап алыйм. Шуларның иң кызыклысы – ТР Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясе.

Бу сессиянең «кирәк булган өчен» генә җыелуы аңлашыла, әлбәттә. Чөнки депутатлар булып узган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш. Тик нинди формада? Менә монысы аңлашылмый. Әле тикшерү эшләре төгәлләнмәгән, йөзләрчә мөселманнар зинданнарда, ни тикшерү, ни суд гаеплеләрне билгеләмәгән, гаепләү анты да, хөкем карары да юк, ә безнең депутатлар «кәкәй ваһһабчылар»ны җыеп сүкте. Имеш, чит илләргә китеп белем алган имамнар гаепле, алар безнең җирлеккә туры килми торган чит идеология алып кайта. Менә шуның аркасында мөфтинең машинасын шартлаттылар, янәсе… Беренчедән, шартлатмадылар – янды гына; икенчедән, бу эшләрне чит илләрдә укып кайтучы имамнар яки аларның шәкертләре башкару әле тикшерү вә суд тарафыннан расланмаган. Ник соң, алайса, безнең депутатлар паровоздан алда чаба? Ник бер гаепсез кешеләргә зыян салырдай сүзләр сөйли, карарлар кабул итә?

Араларында динне белгән биш-алты кеше бармы-юкмы, әмма барысы ваһһабчы вә сәләфитләрне сүгә. Ә кемнәр соң алар ваһһабчылар, кемнәр сәләфитләр? Монысын берсе дә белми дә, белергә теләми дә. Иң мөһиме, кемнедер гаепләргә һәм «традицион Ислам»га дан җырларга. Бөтенесе «Әбү-Хәнифә мәзһәбе» дип лаф ора. Мөгаен, алар үзләренең никах, Коръән мәҗлесләренә барып, башта мулла вәгазен, Коръән аятьләрен тыңлау, мулла киткәч, лыкынганчы эчүләрен «Әбү-Хәнифә мәзһәбе» дип беләдер. Әмма соң үзләренең намаз укымый, ураза тотмый гына Хаҗ кылып кайтуларын «Әбү-Хәнифә мәзһәбе» дип уйламыйлармы? Әллә ул мәетнең өчесе-җидесе-кырыгымы?

Миңа калса, безнең республика җитәкчелеге дә, министр вә депутатлар да, «Традицион Ислам» дигән матур шигарь артында нәкъ менә югарыда сөйләнгәннәрне күздә тотадыр дип фаразлыйм. Шуңа да алар әле тикшерү тәмамланганчы ук 19нчы июль вакыйгалары өчен ваһһабчы вә сәләфитләрне гаепләп тә куйдылар. Ә тикшерү нәтиҗәләре бөтенләй башка сәбәп күрсәтсә нишләргә?

Әйтик, мөфти белән Вәлиулла үзара нидер бүлешмәгән дигән версия җиңсә, яки коммерция версиясе өскә калыкса, ничек гафу үтенергә?

Тик менә мөфти генә «никтер» дәшми, Әбү-Хәнифә мәзһәбенең чынлыкта дүрт мәзһәб арасында иң кырысы икәнен республика җитәкчелегенә аңлатмый. Никтер ул бүген Әфган, Пакыстан җирлегендә сугышып ятучыларның нәкъ менә хәнәфитләр икәнен әйтми. Әбү-Хәнифә мәзһәбенең кәферләргә карата мөгамәләсен сөйләми. иренең сакалына кадәр никадәр озынлыкта булырга тиешлеге язылган безнең мәзһәбтә – бер уч озынлыгы. Хатын-кызның чадра белән йөзен каплау өлеше дә никтер мөфти тарафыннан әйтелми. Әгәр әйтә икән, ул «Традицион Ислам» дип лаф ора алмаячагын белә. Ә болай, бөтен кеше дә Әбү-Хәнифә мәзһәбен бәлеш, мәҗлес, вәгазьдән соң хәмер рөхсәт ителә торган «евро-ислам» дип ялгышып йөри. Хәер, безнең «бөек дин белгече» булучы мөфти хәзрәтебез халыкның башын үзе шул якка бутый бит. Әйе, дәшмәве аша бөтен республика җитәкчелеген алдый, алардан чынбарлыкны яшерә.

Хәер, дәшкән чагында да гел хакыйкатьне ярып сала дип әйтә алмыйм – аның өчен бизнеста булсын, дин өлкәсендә дә булсын – ялганга бару берни түгел. «Идел-Хаҗ» ширкәте белән төзегән килешүен бозу аша ул үзенең начар бизнес-партнер икәнен раслады. Бусы мөселманга хас гамәл түгел. Чөнки Исламда килешүне бозу зур гөнаһ санала. Шуңа күрә дә мөселманнарда сәүдә алга киткән – алар алдашмаган. Мөфти булып йөрүче Илдус Фәиз исә үз партнерларын башта алдады, аннан соң аларны ваһһабчылыкта гаепләде. Имеш, бу «Идел-Хаҗ» ширкәтендә халыкны Хаҗга бары тик ваһһабчылар белән очраштыру өчен генә алып баралар. Ә инде мөфтинең дусты, Шаһ-Гали премиясенә лаек булган Рәис Сөләйманов «анда барганда 18 көн буе автобуста кешеләрне ваһһабчылык идеяләре белән сугарып баралар» ише сүзләр язып чыкты. Беренчедән, автобус белән Мәккәгә кадәр 8-9 гына көнлек юл, икенчедән «Идел-Хаҗ» ширкәте Хаҗны автобусларда оештырмый. Ә мөфтият исә алдавын дәвам итә: имеш, «Идел-Хаҗ» белән араны өзүнең сәбәбе – хаҗилар янына мөфтияттән Әбү-Хәнифә мәсхәбендә торган имам билгеләтмәү… Монысы да чеп-чи ялган! Иң мөһиме бу ялганның башында Татарстанның барча мөселманнарының башлыгы тора. Моннан да хәтәррәк фал була аламы?

Илдус Фәизнең авызы ялганга дип ачылмаганда да, аннан ниндидер ахмаклык килеп чыга. Әле менә Дәүләт Советы депутатлары алдында чыгыш ясаганда да, мөфти хәзрәтебез авызыннан «каргалар очырган». Гәрчә, былбыл булып сайрарга маташса да. Нәрсә ди мөфтиебез? Менә бер өзек: «…Бу һөҗүмнәр гади кешеләргә түгел, Аллаһы Тәгаләнең нурын җиткерүчеләргә юнәлде. Инде безгә, дин әһелләренә карата мондый яманлык булганда, гади кешегә, мескенгә нишләргә кала?» – дип борчыла Илдус Фәиз. Ул үзен тыйнак кына «Аллаһы Тәгаләнең нурын җиткерүче» дип, ә сезнең белән безне – гади кешеләрне «мескен» дип бәяли. Әгәр бу сүзләргә яхшылабрак игътибар итсәгез – бу бәндәдә инде «мания величия» – «даһилык чире» күренмиме соң? Гомумән, мин мулла булмасам да, гади кеше генә булып калсам да, үземне «мескен»гә санамыйм һәм башкаларга да юл куймыйм. Мескен дип ул бүген бөтен бер халыкны бәяли түгелме соң?

Татарның әйтемендәгечә, сөйләшә белмәгән авыздан кайсы җирнең яхшы икәнен чамалыйсыздыр инде…

Инде янә Илдус Фәизнең нотыгына игътибар итик: …Адәм баласына күңел тынычлыгы, җәмгыятьтә әдәп, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү мөһим дигән өчен генә үтерергә, һөҗүм итәргә кирәк булдымы? Икебездән дә шундый гына сүз ишетелде», – ди мөфти.

Монда инде минем шәрран ярып кычкырасым килә: «Илдус, сал игелеклелек битлегеңне, күрсәт чын йөзеңне, артистланма – театр сәхнәсе түгел бу!!!» Син бары үзеңә каршы дәшкәннәре өчен генә белемле, Әбү-Хәнифә мәзһәбендә торучы имамнарга «ваһһабчы» ярлыгы таккан кешеләрнең тормышын җимергән, гаиләләрен ашсыз калдырган бәндә! Ник син икейөзлеләнеп утырасың, ник күзгә карап алдыйсың! Син бит атаң яшендәге имамнарга да теләсә-нәрсә кычкырып бүлмәңнән куып чыгарган адәми зат, ник изге булып кыланасың? Син кешеләргә биргән сүзеңне тотмыйча аларның еллар буе корган бизнесын җимерүче – ник монафыйкланасың? Син бер гаепсез татар кешеләренә «ваһһабчы» ярлыгы тагып, югары даирәләргә җиткерүче «бары әдәп хакында гына сөйләдем» димәкче буласыңмы? Оят кирәк, хәзрәт, оят… Хәер, ояла белмисең бугай. Әгәр бу хис сиңа хас булса, халык алдына чыгып, тагын юкны бар итеп күрсәтергә тырышмас, тагын кешеләрне алдамас идең… Син бит Мәскәү агаеңнан үз халкыңа карата «репрессив чаралар» сораган бәндә – нинди «кешелеклелек сыйфатлары» хакында» сөйлисең?

Белмим, сине чынлап та яндырдылармы, әллә үзең генә оештырдыңмы, әмма җәмгыятьнең күзенә туры карарга син лаек түгел саныйм. Кит син мөфтилектән, утырма анда болай да зәгыйфь иманлы халыкны диннән биздереп. Үзеңне ваһһабчылыкка каршы көрәш корбаны итеп күрсәтергә тырышма – аны да син үзең уйлап таптың, чебеннән фил ясадың һәм хәзер үзеңнең шул ялганыңа үзең үк ышана башладың бугай. Кит, синдәй мөфти безгә кирәкми. Син үзең: «Аллаһы ризалыгы өчен бердәм булырга кирәк», – дисең, үзең мөселманнарны «ваһаббчы», «хисбуттәхрирче», «национал – сепаратист», «оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы» дип бүлгәлисең. Кайда монда мантыйк, хәзрәткәем?

Кыскасы, мөхтәрәм укучым, чынлап ике атна «балык тоткан» арада кызык хәлләр булып алган икән. Мөфтиебез чираттагы кабат «тиәтр» уйнап алган, әмма сез аңа ышанмагансыздыр бит? Мин ышанмадым…

***

Тагын бер вакыйга булып алган – динчеләр белән милләтчеләребез сүзгә килгән. Югыйсә ничек матур башлаганнар иде бит, ә! Ислам байраклары белән милли байраклар астына берләшеп мәйданнарга чыктылар, хаксызга төрмәгә тыгылган мөселман кешеләрен яклап үз сүзләрен әйттеләр. Милләтчеләр белән динчеләрнең берләшүен күреп сөенеп тә өлгермәдем, урыс матбугаты «радикаллар белән сепаратистлар берләшә» дип чаң сукты. Шунда ук динчеләребез белән милләтчеләребез бер-береннән ваз кичә башлады. Беренче булып динчеләр түзмәгән, «Ихлас» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Сафин «диндә милләтләр юк» дип игълан итә һәм чираттагы митингта милли байракларны күтәрүне тыя. Моңа каршы «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин аны хисбуттәхрирчелектә гаепләп чыга һәм киләчәктә бернинди уртак эш алып бармаячагын белдерә…

Гади генә әйткәндә, «бүлгәлә һәм хакимлек ит» принцибы янә җиңеп чыкты – милләтчеләр белән динчеләр тагын аерылды. Әле бу юлы дошманлашып ук аерылыштылар һәм аларны дуслаштыру авыр булырга охшаган.

Бу очракта таякның авыр башы минем ише милләтче – динчеләргә төшә. Безгә кая барырга, кайсы якка басарга? Мин бит татарны Исламнан аерып карый алмыйм, тик кайсының өстенрәк икәнен генә аңламыйм. Чөнки әле диннең ни икәнен дә белмәгәндә мин үземнең татар икәнемне белә идем. Татар – димәк, мөселман…

Менә моннан инде нәтиҗә ясарга була – татарлык беренчел, ул мине мөселман иткән бит. Димәк, мин һич кенә дә милләтемнән ваз кичәргә тиеш түгел, ә аның Ислам динендә үсүен тәэмин итәргә тырышырга тиеш.

Әйе, диндә милләтләр юк, пәйгамбәребез(с.г.в.с) бөтен халыклар өчен җибәрелгән. Ләкин ул бит телегездән, милләтегездән ваз кичегез димәгән. Милләт һәм дин бер-берсен тулыландырып, татар милләтен саклап калырга, үстерергә мөмкин бит!

Мин мөселман, әмма мин башта дөньяга татар булып тудым, Исламны да татар буларак кабул иттем. Димәк, минем өчен милләтчелек якынрак. Миңа теленнән баш тартучы муллалар түгел, ә татарны татар вә мөселман итүче имамнар кирәк. Ә «диндә милләт юк» дип теленнән баш тартучыларга, «мин татарлыгымнан оялам» дип игълан итүчеләргә җирәнеп карыйм. Алар миңа юлдаш түгел – ТАТАР мин, ТАТАР!!!

Ә милләтсез, телсез, Ватансыз вә байраксыз сукбай түгел.

Барчагызга чын татар-мөселманнар булуыгызны теләп, Искәндәр СИРАҖИ.

Әле тагын әйтер сүзләрем бар... , 4.6 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии