УЛ БИК «ЯХШЫ» ҖИТӘКЧЕ, АНЫҢ СУГЫШУЫ ЯХШЫ…

УЛ БИК «ЯХШЫ» ҖИТӘКЧЕ, АНЫҢ СУГЫШУЫ ЯХШЫ…

Һәр районның үзгә бер ягы булган кебек, та башкалардан бер сыйфаты белән аерылып тора. Мондагы халык кесәдән йодрык күрсәтеп кенә зарланып, чүпне тышка чыгармыйча, үз дөньясында гына кайнап ятучан. Әле күптән түгел генә булган бер хәл моны дәлилли дә кебек.

«Хезмәт» НИНДИ ТӨСТӘГЕ «ПРЕССА»?

Балтач районының «Хезмәт» газетасы баш мөхәррире Нурулла Галиев, районда кайсы газетага никадәр кеше язылуын санаганнан соң, «Безнең гәҗит» исеме артыннан ук: «Күрәсез, халык күбрәк «сары пресса»ны ярата…» дип язып чыкты. Район газетасын республикада барыбер укымыйлар дип, башка газеталарның бакчасына таш атып калырга теләгән булса кирәк. Бер дә шул газеталарның үзенә «сез сары пресса» дип хат язып салмаган, ә менә шулай, үз «кесәсендә» генә башка газеталарны хурлап, «Хезмәт»не зурларга теләгән, күрәсең.

Хәер, аның нәрсәсен зурлыйсың инде? Күптән пенсиягә китәргә тиешле баш мөхәррирен зурлап озатсаң гына. Сез борчылмагыз, җылы урындыкны барыбер кайчан да булса калдырасы инде ул, Нурулла әфәнде.

Сүз башы «Хезмәт» түгел, ә Балтач иде бит әле. Күптән күзәтеп йөрим: бу район елдан-ел тарала. Шушы сүзем өчен гафу итегез, ләкин бу, чыннан да, шулай. Үз эчендә кайнап ята торгач, элек гөрләп торган Балтач хәзер бөтенләй мөшкел хәлгә төшкән. Элеккеге район башлыгының районны нинди хәлгә китереп җиткерүен «бәяләделәр», ул хәзер зур кеше – Дәүләт Советы депутаты булды. Ә бит кайчан гына халык теге яки бу мәсьәлә буенча йөзләгән имза җыеп аның янына керә дә, соңыннан шуның бер файдасын күрмәгәч кенә республикага чаң кага иде.

Мәсәлән, Кариле җирлегендә Газ ягулык салу станциясе салдырмас өчен, моннан ике-өч ел чамасы элек, халык күпме матбугат чарасына мөрәҗәгать итте. Телевизордан да карадык, гәҗитләрдән дә укыдык бу хакта… Юк бит, салынды газ ягулык салу станциясе һәм хәзер дә гөрләп эшләп тора. Әлбәттә, ул станцияне төзетүче кеше элеккеге район башлыгы, хәзерге Дәүләт Советы депутатының кодасы, әле кайчандыр бергә укыган курсташы Рафаэль Габдрахманов (бу исемне истә калдырыгыз!) булгач эшләми кая барсын?! Әле шуңа ишарә итеп, «Вечерняя Казань» газетасы бу хакта «Была власть советская, стала сватская» дип тә язып чыккан иде. «Сватларның берсе» хәзер Думада утыра әнә!

Район тарала дигәннән… Әле 1990-2000нче елларда гөрләп эшләп торган, бөтен республикада алдынгы булган «Сельхозтехника» ачык акционерлык җәмгыятен генә алыйк. 2001 елда бу җәмгыятьнең директоры итеп, инде бер кат телгә алынган Рафаэль Габдрахманов билгеләнә. Аның оста идарәсе нәтиҗәсендә, ике-өч елда «Сельхозтехника» банкрот дип игълан ителә һәм бу җәмгыятьнең милке, «искиткеч гадел» рәвештә сатылып бетә. Кемгә, диегез әле! Әйтик, ике катлы, подваллы административ бинаны 140 мең(!) сумга шул ук Рафаэль Габдрахманов үзе сатып ала. Бу бинаны ачык һәм дөрес аукцион аша сатсалар, 10-15 тапкыр кыйммәткә сатып булыр иде билгеле. Әй, анысы нәрсә, әнә анда пилорам, бөтен станоклары, җиһазлары булган агач эшкәртү цехы 70 мең сумга сатылган әле. Аның үзбәясе 3 миллион сумнан артык торуына да күз йомыйк. Ә менә сатып алучысы кем? Әйе, шул ук Рафаэль әфәнде. Бөтен Балтачта бер кеше генә яши дип белерсең. Банкротка чыгарган да, бөтен әйберне әкрен-әкрен генә үз кулына алган бу. Гомумән, аның акыллы башы һәм «арзанлы» башка оешмалары турында да саный алыр идем, ләкин сүзем үткәннәр хакында түгел, ә бүгенгесе турында булыр. Бары тик Балтачның элеккеге главасыннан хәзергесенә гаҗәп күп эш һәм җимерекләр генә калды дип күрсәтмәкче идем. Ә хәзерге глава нинди юлдан бара? Аның янәшәсендә кемнәр һәм ул җитәкче урыннарда кемне күрергә тели?

САЙЛАУЛАРДА «САЙЛАТА»

Күп авыл җирлекләрендә Башкарма комитет рәисе дә, авыл җирлеге башлыгы да бер үк кеше һәм алар арасындагы аерманы күпләр белмидер дә. Ә менә Балтач районы Норма авылында бу ике вазифаны ике кеше били. Авыл җирлеге башлыгы – югарыда телгә алынган Рафаэль әфәнденең «браты» – Фәрит Габдрахманов булса, әле менә күптән түгел генә Башкарма комитет рәисенә конкурс игълан ителеп, анда элек эшләгән Алмаз Рамазановны кабат шушы урынга куйдылар. Бераз гына бу кешенең шәхесенә дә ачыклык кертеп китик бер дә булмаса.

Алмаз Рамазанов Норма башкарма комитеты рәисе булып эшләгәч, халык аның нинди кеше булуын бик яхшы белә.

Әйтик, 2012 елның 4 мартында булган сайлауларда, 1091нче участокта, ул сайлау комиссиясе рәисе була. Шул сайлауларда булган видеоязмалар, ахыр чиктә, суд эшләрендә төп дәлил буларак кулланыла да.

Шушы сайлаулардан соң прокуратурага А.Рамазанов өстеннән язылган шикаятьтән бер өзек:

«Сайлау көнне А.Рамазанов юктан да нервыланып, миңа бәйләнеп йөрде, – дип яза күзәтүче буларак катнашкан Тәбрис Габдрахманов. – 2011нче елгы сайлаулардан куып чыгарган кебек, бу юлы да куып чыгару белән янарга тотынды. Соңрак ул мине төшке ашны ашарга чакырды, ләкин мин урыннан кузгалмадым. Соңрак ул мине өйдән-өйгә йөри торган сайлау тартмалары белән чыгарып җибәрергә теләде, мин тагын каршы төштем. Мине сайлау участогыннан берничек тә чыгарып җибәрә алмаячагын белгәч, ул бөтенләй котыра башлады. Мин аннан язмача карар кабул итеп, шуны язып бирүен сорадым. Шуннан соң ул каядыр шалтыратып, кәгазьләр алып чыгып китте, ярты сәгатьтән карар язып алып килергә вәгъдә итте. Бер сәгатьтән кире кайтып, кәгазьләрен өстәлгә атты.

Сайлаучыларның аз килүе Рамазановны канәгатьләндермәде һәм ул агитаторларны чакырып, сайлауга килмәүчеләрнең өенә җибәрергә теләде. Мин аңа алай эшләргә ярамавын әйтеп кисәтү ясадым.

Кичке сәгать 8дә, сайлау беткәч, 150 файдаланылмаган бюллетень калган иде. Безгә сайлаучыларны исемлектән санарга куштылар, ә рәис үзе һәм аның урынбасары күчерелмә тартманы ачып санаганнан соң, зур тартманы ачып бюллетень саный башлады. Алар нәрсәнедер дөрес эшләми кебек тоелганга, алар янына барып бастым. Шунда Рамазанов мине өстәлгә якын җибәрмәде, «баран, козел» дип атады һәм «урамга чыккач мин сиңа күрсәтәм әле», диде. Ләкин сайлау участогыннан беркая китмәдем һәм аның мине шулай кимсетүен тыңлап тыныч кына басып тордым. Берничә минуттан комиссиянең башка әгъзалары да килде һәм мин дә тавыш санын санауда катнаштым. Ләкин бу санау формасы барыбер бозылган иде, чөнки аны контрольгә алып булмады. Рамазанов бер кәгазь өемен гел үзенең кул астында тотты, безгә күрсәтмәде, мин дә бармадым, чөнки аның нервылары инде чигенә килеп җиткән иде.

Шул рәвешле бездә көтелгән президентка 90 процент тавыш булмыйча, 58% кына булды. Халык та 83% кына килгән булып чыкты».

Сайлаудан алынган видеоязмалар Казанга җибәрелгәч, анда хокук бозулар ачыкланып, сайлау комиссиясе рәисе А.Рамазанов суд каршына баса. Аңа штраф салына. Ә бу инде аның гаепле булуын аңлата торган фал. Димәк, бу кеше гадел сайлау уздыра белми булып чыга. Гомумән, Балтач районыннан 8 сайлау комиссиясе рәисе суд каршына баскан инде.

СУГЫША ДА БЕЛӘ

Шушы вакыйгадан соң ук аны башкарма комитеттан алып ыргытасы инде юкса, тик сайлауларда «дөрес сайлата» белгән кешене Русиядә ничек урыныннан алсыннар ди?!

Шушы хәлдән соң А.Рамазанов тагын да узына. Ул Тәбрис Габдрахмановка янарга тотына һәм көннәрнең берендә кыйнап ук ташлый. Бу хәл 2012 елның 5 апрелендә була.

Күрешергә дип кул сузган Рамазановка Тәбрис әфәнде каршы төшә: «Сайлауларда мине мыскыл иттең инде, мин сиңа башка кул биреп күрешмим. Анаң яхшы, атаң яхшы, каян туган бу шакшы», – ди ул һәм кәнәфигә барып утыра. Рамазановка шул җитә кала, ул янә цензурасыз сүзләр кычкыра башлый һәм… берничә тапкыр Тәбрис әфәнденең йөзенә томыра. Шунда булган ирләр тотып калмаса, ул аны нинди хәлгә китереп җиткергәнче кыйнар иде, бер Ходай гына белә.

Кыйналган ир 10 көн больницада ятып чыга һәм кулы кычытучы җитәкчене судка бирә. Суд, әлбәттә, Рамазановны гаепле дип таба. Хөкем карары булгач, аны эшеннән дә алалар, чөнки җинаять гаепләнүе тагылган кеше муниципаль оешмада җитәкче урында эшли алмый бит инде.

Ахыр чиктә, Алмаз Рамазанов Тәбрис Габдрахмановның үзен судка бирә. Әле элек кенә вакыйгаларны бертөрле сөйләгән шахитләр, бу юлы бөтенләй башка күрсәтмәләр бирергә тотына. Нәтиҗәдә, Тәбрис әфәндегә 1000 сум штраф салалар.

ЛАЕКЛЫ КАНДИДАТ БЕРӘҮ ГЕНӘ?

Әле менә күптән түгел генә Алмаз Рамазановның гаепләнүче булып танылуы суд тарафыннан акланган. Шул арада «Хезмәт» газетасында игълан пәйда булып, Норма башкарма комитеты рәисе вазифасына конкурс игълан ителү турында хәбәр итәләр. Моңарчы нәрсә караганнардыр?! Документлар 21 февральгә кадәр генә кабул ителә икән. Конкурс булгач, аның комиссиясе дә бар бит инде. Андагы колхоз рәисен, аппарат җитәкчесен әйтеп тормый гына, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗановны билгеләп үтүне кирәк саныйм. Ни өчен аны? Чөнки Норма авылы кешеләре сүзенә караганда, Наил Сабирҗанов документлар тапшырырга, конкурста катнашырга теләүчеләрне кире борган. «Гариза язып тормагыз, барыбер элеккеге кешене куябыз», дигән имеш. Шулай кире борылган кешеләр дә бу сүзне раслый ала.

Бу нәрсә, Рамазановны үз урынына кайтарып утырту өчен, конкурентларны катнаштырмыйлар дигән сүзме? Бу бит турыдан-туры закон бозу булып чыга түгелме?

РАЙОН БАШЛЫГЫ ДА «ДӨРЕС» ЮЛДА

Район башлыгы Рамил Нотфуллинга керергә дип, озак кына чират көтеп утырдым. Аның зам-помнарының кемнәр яклы булуын белә идем инде, шуңа күрә алар белән сөйләшүдән файда юклыгы, билгеле. Шулай да, чиратта утырган мәлдә, сәркатип кыз тәкъдиме белән, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗановны җыеп, телефоннан аралашу бәхете тәтеде.

Ул, имеш, кемнәрнеңдер конкурста катнашырга теләп тә катнашмый калуын бөтенләй белми икән. Кандидатуралары туры килердәй, бөтен кешедән дә гариза кабул ителгән. «Анда бит кандидатурага карата үз таләпләре бар. Муниципаль оешмада эшләгән булырга тиеш, югары белеме булу мәҗбүри. Менә шул таләпләргә туры килмәгән кешеләрдән гариза алынмагандыр», – диде ул кемнәрнеңдер катнашмый калу мөмкинлеге хакында сораша башлагач. Судан коры чыкмакчы, мин сиңа әйтим!

– Ә кеше кыйнап, җинаять җаваплылыгына тартылучы, сайлауларда хәрәмләшү аркасында административ җәзага тартылган кешене Норма башкарма комитет җитәкчесе итеп куюга ничек карыйсыз? Гомумән, сез бу кандидатура өчен тавыш бирдегезме?

– Әйе, аның өчен бирдем.

– Димәк, үзен тыеп кала алмыйча сугышып йөрүче кеше халык белән яхшы эшли булып чыга?! Сез аның адекват булуына ышанасызмы? Әгәр ул тагын кемгә дә булса барып ябышса?

– Аның «судимосте» юк, бетерелгән инде.

Район башлыгына килгәндә, ул да бер тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган кешенең «судимосте» бетерелү сәбәпле, ул урынны биләвенә каршы түгел икән. Ә менә бу урынга булган конкурста катнашырга теләп тә, гаризасы кабул ителмәгән кешеләр турында ул беренче ишетә.

– Бу бит закон бозу булып чыга, – диде ул, әллә минем өчен ачыш ясап, әллә үзе өчен.

Әйе, менәтерә, сезнең борын төбендә закон бозып, халык каршы булган кешене түрә итеп утыртып куйганнар. Хәер, мондый кешене җитәкче итеп куюларына сез үзегез дә каршы түгел икән, халык сүзен санга сукмыйсыз икән, проблемадан хәбәрдар булып та чишәргә омтылмыйсыз икән, димәк, иске җитәкчедән калган иске сукмактан барасыз. Дәүләт Думасы депутаты да булып куярсыз, озак тормассыз.

Бер билгеле җыр искә төште дә, шуны бераз үзгәртеп җырлап йөрүем әле: ул бик яхшы сайлатучы, ул бик яхшы сугышучы, ул бик яхшы… җитәкче, аннан үрнәк алыгыз! Кәрия Зәкәрия Комая…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Балтач-Норма-Казан.

Комментарии