«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ИСКӘ АЛМАДЫЛАР

Дүрт ел элек Буадан Нурлатка күченеп кайттым. Буада яшәгән вакытта өлкәннәр көне уңаеннан гел пакет бирәләр иде. Нурлатка кайтканнан бирле шундый пакетны алганым булмады. Нурлатта күпме нефть чыгып тора, шул кадәр хәерчеләр микәнни? Юктан да күңел була бит олыгайгач. Халыктан сорашкач, «Монда хакимият шундый инде, кешесенә генә карап бирәләр», – диделәр… Шулай итеп, быел да өлкәннәр көнендә искә алмадылар.

Фәния ТАҖИЕВА

Нурлат шәһәре

Нурлат районының социаль яклау идарәсе җитәкчесе Оксана Геннадий кызы Терентьева белән сөйләштек:

– Аңлавымча, Фәния ханым Буада эшләп пенсиягә чыккан кеше. Социаль яклау үзәге тарафыннан бу декадада Нурлатта хезмәт куйган өлкәннәр генә искә алына. Оешма-предприятиеләр дә үз тармакларындагы хезмәткәр-ветераннарны исәптә тота. Ә читтән күченеп килгән, яки бернинди оешмага да беркетелмәгән өлкәннәрне, гадәттә хакимият котлый. Узган ел, әйтик, 5әр килограмм шикәр өләшкәннәр иде. Быел, кызганыч, Нурлатта өлкәннәр өчен пакетлар әзерләнмәде. Беркемгә бернәрсә дә бирелмәде. Бәлки ниндидер оешмалар гына үз өлкәннәрен котлагандыр. Быел районда өлкәннәргә ни сәбәпле пакетлар өләшенмәвен төгәл әйтә алмыйм. Аны хакимият хәл итә. Чәй эчүләрне, концертларны да хакимият оештыра, – дип җавап бирде ул.

ЭТ ҺӘМ ТӨЛКЕЛӘРДӘН КУРКАБЫЗ

Безнең авылда иясез этләр күп. Аннан соң төлкеләр дә йөри. Җитмәсә, балалаганнар, анысы да куркыныч. Аны нишләтергә дә булса мөмкинме соң? Котырган булмагайлары. Инде бик күп хуҗалыкка зыян китерделәр…

Исемем редакция өчен генә

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Сезнең мәсьәлә буенча Яңа Кенәр җирлеге башкарма комитетына шалтыраттык. Җирлек башлыгыгыз больничныйда булу сәбәпле, сәркатибе Илдар Әхмәтҗәнов җавап бирде:

– Мөрәҗәгать иттек без бу мәсьәләдә Казанга. Зооүзәктән машина белән килделәр. 15тән артык этне алып киттеләр. Шуннан соң ике ай тирәсе тоттылар да үзләрендә, күптән түгел генә бу этләрне кире алып кайттылар. Колакларына пломба сукканнар, чабып йөриләр. Кайсысын кастрацияләгәннәрдер, кайсына вакцина ясаганнардыр. Этләрне хәзер атарга ярамый. Ә тотып җыеп киткәннән соң, алар әнә шулай кире кайтарыла. Моны без бернишләтә дә алмыйбыз. Җирлегебездә 40ка якын урам эте бар. Менә тиздән тагын башкаларын да аулаттырып, Казанга җибәрәчәкбез. Аларны да анда бераз вакыт тотып, тиешле чаралар уздырып, кире кайтарырлар инде. Билгеле, бу этләрдән авыл халкына зыян күп. Бер ханымның 100 баш казын үтереп чыккан иде берсе күптән түгел. Ә инде төлкегә килгәндә, аның балалавын әйттеләр, төлкене атарга аучы чакырдык, – дип җавап бирде ул.

ТАТАРСТАН МЕДИКЛАРЫ НИ ХӘЛДӘ?

Ил җитәкчелеге яз айларында медицина хезмәткәрләрен фронтның алгы сызыгында көрәшүчеләр, дип зурлады. Әмма «Вирустан шәхси саклану чаралары юк», – дип чаң сукканнарны «фейк таратучы» дип, штрафка тарттылар, кисәтүләр ясадылар. Һәм медиклар үзләре пациентларга әйләнделәр, үлделәр. Табиблар үзләре алып барган исемлек буенча, Ковид-19 аркасында сентябрь башына Русиядә 685тән артык медик һәлак булган. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы үлүчеләрнең кырыгы, авыру кичергәннәрнең ундүрте генә хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә вирус йоктырган, дип таныган. Һәлак булучыларның туганнарына 2,752 млн.сум, авырып исән калганнарына 68,8 мең сумнан башлап компенсация тиеш булган. Татарстанда хәлләр ничек икән? Фидакарь медикларыбызны сүздә генә түгел, авыр вакытларында да хөрмәтлисе иде бит…

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Татарстанда эш урынында коронавирус йоктырган табиблар саны шушы көннәрдә генә билгеле булды. 588 медицина хезмәткәре иминият түләүләре алган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. «Медицина хезмәткәре инфекция йоктыруның һәр очрагында махсус тикшерү үткәрелергә тиеш. Монда социаль иминиятләштерү, медицина оешмасы катнаша. Шушы тикшерү узганнан соң, иминият түләүләрен башкару карары кабул ителә. Хәзер эш вакытында инфекция йоктыру сәбәпле, 588 медицина хезмәткәре түләүләр алган. 138 очракта тикшерү бара. Бу сан атна саен үзгәреп тора. 11 медицина хезмәткәренең үлемен теркәдек. Шуларның биш очрагында иминият түләүләре каралган, алты очракта табибның коронавирусны һөнәри вазифасын үтәгәндә йоктыруы дәлилләнә алмаган», – диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда COVID-19 йоктыручылар белән якынча 8 мең табиб эшли, ди министр урынбасары.

ТУКТАЛЫШ КИРӘК

Безнең авыл районыбызның иң зур авылларыннан санала. Шулай булса да, халыкка эш юк. Зур-зур фермаларны бетерделәр. Эшчеләрнең күбесе районга йөреп эшли, ә районыбыз үзебездән 50 километр ераклыкта. Авылга атнаның ике көнендә: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе автобус йөри. Тик тукталышларны авылыбызның ике башына гына ясаганнар. Аларның арасындагы ераклык исә 3 километр. Уртада да тукталыш булсын иде. Хәзер бит автобусларда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр йөри. Тукталышларга барып җитү, аннан кайту өлкән кешеләргә бик уңайсыз. Әгәр урталыкта да тукталыш булса, өлкәннәр өчен бик уңайлы булыр иде. Мин үзем инсульт кичергән кеше. Тукталышка барып җитәргә ярты сәгать вакыт кирәк. Бу мәсьәлә хакында авыл җыеннарында да күтәреп караган идем, җитәкчеләр елмаеп кына куйдылар да – бетте…

Рәйсә ЯКУПОВА

Түбән Кама районы, Түбән Уратма авылы

Рәйсә апа, сезнең бу тәкъдим-үтенечегезне Түбән Кама районы башлыгы киңәшчесе Таһир Хатыйп улы Камалетдиновка шалтыратып җиткердек. Аның сүзләренчә, районның өстәмә тукталыш ясау вәкаләте юк, моның буенча Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билгеле, сезнең өлкән яшьтә булуыгызны исәпкә алып, министрлыкка мондый мөрәҗәгать җибәрә алмаячагыгызны фаразладык. Бу хатны үзебез әзерләп җибәрдек. Үтенечегезне исәпкә алырлар, дип ышанабыз.

УРАМГА ИСЕМЕН НИК БИРДЕЛӘР?

Мин Казанга барган саен үземә сорау бирәм: ни өчен Казанның үзәк урамнарының берсенә Назарбаев исемен бирделәр икән, дим. 30 елдан бирле Казахстанда хакимияттә торган диктаторның, Татарстан башкаласындагы урамга үз исемен бирерлек нинди казанышлары булды икән? Татарстанның үз зыялы кешеләре, атаклы шәхесләре юк микәнни? Кеше үзе исән чагында шәһәрләргә, урамнарга исемен бирү, һәйкәлен кую бер дә хуплый торган гамәл түгел, минемчә. Кем белә, үлгәнче ул нәрсә генә эшләп бетмәс, беребез дә әүлия түгел…

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

Эсперанто урамының исеме үзгәрүне сөенеп кабул итмәүчеләр күп булды. Пикетларга да чыгып караганнар иде заманында, көрәшеп тә…

Ә инде урамны нәрсә хөрмәтенә Назарбаев дип үзгәртүләренә килсәк… Бу тәкъдим белән заманында Казан мэры Илсур Метшинга Татарстандагы казахлар милли-мәдәни автономиясе башлыгы Сәгыйть Җаксыбаев чыккан иде. «Казахстан белән Татарстан арасындагы чын дуслыкны һәм ут-күршелекне Нурсолтан Абишевич шәхсән үзе үстерде. Казанда Назарбаев урамы пәйда булса, безнең кардәш республикаларның элемтәләре тагын да ныгыр иде», – дигән иде ул. Әнә шулай итеп, 2015нче елда Эсперанто урамын 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Нурсолтан Назарбаев исеме белән атадылар.

Сүз уңаенда әйтик, 90нчы елларда ТАССРга Союздаш статус бирү турында сүз чыккач, нәкъ менә Назарбаев каршы чыккан, дигән сүзләр дә йөри.

ГАЗ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮ

Башка районнарда ничектер, безнең Минзәлә районында газ өчен түләү кәгазенә өстәмә акча язалар. Кемнән – ике, кемнән – биш, кемнән хәтта сигез мең дә акча алалар. Без бу акчаның нәрсә өчен алынганын белмибез. Югыйсә, счетчик эшләп тора, «техобслуживание»га 1 мең сумны инде бирдек, һәр айның 21еннән дә калмый, газ өчен дә түләп барабыз. Үземә март аенда алты мең сум өстәмә түләү килгән иде. Район газ оешмасына белешергә баргач, бер кыз квитанцияләремне карады да: «Апа, бурычыгыз юк, квитанциядәге бурычыгызга тәре ясап куегыз да, түләмәгез», – диде. Ул кушканча эшләдем. Тик бу болай гына бетәсе әйбер булмаган икән. Беренче октябрь көнне районның газ оешмасыннан бер егет кереп: «Апа, сезнең 4999 сум бурычыгыз бар, түләмәсәгез, газыгызны кисәбез», – диде. «Каян чыга соң бу бурыч?!» – дим. Тагын киттем газ оешмасына. Бу юлы бик тыңлыйсылары килмәде, квитанцияләр белән дә кызыксынмадылар. Түләргә кирәк, диләр. «Каян чыга соң бу бурыч?!» – дип, бүлмәдән-бүлмәгә кереп, сорашып йөрдем. Берсе әйтә: «Норматив буенча түләмисез», – ди. Икенчесе әйтә: «Түләмәгез, сез түләргә тиеш түгел аны», – ди. «Безгә дә язалар инде аны, без белмибез нәрсә өчен», – ди берсе. Кыскасы, беркем аңлата алмады. Беренче тапкыр гына булган хәл түгел инде бу. Районыбызның газ оешмасы җитәкчеләре дә гел алышынып кына тора. Тик шушы акчаны нәрсә өчен алуларын берсе дә әйтми… Шушы акчаны түләгән 200ләп кеше бар бездә. Карт-карчыкка бигрәк авыр. «Бурычыгызны түләмисез», – дип, субсидияләрен дә бирмиләр икән…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Мәүлидә ханым, газ оешмасына түгел, прокуратурага барыгыз. Шушы өстәмә акча алынган 200гә якын кеше берләшеп күмәк шикаять язса, тагын да яхшырак. Шул очракта гына бу акчаларны законлы «каералармы» – юкмы, икәнен белә алырсыз. Башка районнардан ишетелгәне юк, ә менә Минзәләдән узган ел да килгән иде шушындый шикаять. Монда прокуратураның катнашуы кирәк.

ЯЛА ЯККАН!

«Безнең гәҗит»нең узган санын укып шаккаттык. «Газны тикшереп йөрмәсә дә, «техобслуживание»га акча җыя», – дип, безнең авыл газовигы Булатны хурлап шалтыраткан берсе. Җыярга тиеш бит инде ул аны, без аны ел да бирәбез! Газ сүнсә, төнлә дә килеп, яндырып йөри торган Булат бит ул! Нигә аны алай итеп мыскыл иткән бу кеше?! Аннан соң, бездә Фаягөл дигән хатын бөтенләй юк, исемен алдашып куйган! Әкият бу. Гомер буе газда эшләгән кеше ул Булат Хисамиев, без аны бик хөрмәт итәбез. Дөрес түгел бу, яла якканнар!

Рәйхана ГАЛИЕВА

Тукай районы, Иске Абдул авылы

ТАТАР ТЕЛЕНӘ ЯҢАЧА ҺӨҖҮМ

Соңгы вакытта татарча кроссвордлар чишеп утырырга вакытым булды. Монда ис китәрлек хәлләр күреп, шаклар каттым. 60 сумлык «Татарча кроссворд» җыелмаларының һәрбер битендә бер үк сүзләрне егермешәр тапкыр кабатлануы җитмәгән, татар телендә гомергә язылмаган, укылмаган сорау-сүзләрнең күп булуы мине шок хәлендә калдырды. Мәсәлән, «җәррә» сүзе – атом, табигый күмер – «әчем», «шартлак» – мина, «шәтрәнҗә» – шахмат, «аймак» – район, «уйлашма» – Дума, «черчитлар» – фашистлар, «санак» – компьютер икән… Йә, җәмәгать, шушы сүзләрне кертеп кайсыгызның сөйләшкәне бар? Бу кроссвордларны төзүчеләр һәм бастыручылар кемнәр алар? Дошманнармы, наданнармы, акча эшләүче комсызлармы? Болар – татар теленең тамырына балта чабучылар.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии