Редактор белән саубуллашмыйк әле

Түбән Кама шәһәрендә һәм районында яшәп ятучы татар телле халыкның иң яратып укый торган гәҗите «Туган як» дисәм ялгыш булмас. Чөнки бу газетаны халык үзе яза, тормышта килеп чыккан проблемаларын җитәкчеләргә шушы газета аша җиткерә һәм күп вакытта уңай нәтиҗәгә ирешә.

Бүген кулыма каләм алырга этәргән сәбәп – шушы «Туган як» газетасында чыккан «Редактор белән саубуллаштык…» дигән мәкалә булды.

«Туган як» газетасының баш редакторы Шадрин Виктор Борисовичны безнең төбәктә белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Чыннан да ул – 33 ел буе җирле чын татар газетасы коллективын җитәкләп, Түбән Кама шәһәрендә милли матбугатны үстерүдә, татар телен саклап калуда үзеннән күп көч керткән шәхес.

Халык әйтеме буенча «дүрт аяклы ат та абына» бит. Ләкин шушы елның 2нче августында «Туган як» газетасында басылып чыккан «Сайлыйк шул мескеннәрне» дип аталган юмористик хикәяне баш редакторның абынуы дип әйтмәс идем. Җәмәгать, әйдәгез дөреслекнең йөзенә туры итеп карыйк әле. Чыннан да, безнең Думада чит ил җирлегендә гектарлы җирләре, мәһабәт сарайлары, банкларында миллиардлары булган депутатлар юк түгел бит. Ләкин Думада бар депутатлар да шундый дигән сүз түгел әле бу. Дөрес, Совет заманындагы кебек депутатлар арасында дуңгыз караучыны, сыер савучыны күреп булмый, билгеле, биредә аларның кирәге дә юк.

Сукыр булмаган кеше күрә, белә, күп кенә депутатларыбыз җаны-тәне белән халкыбызга фидакарь хезмәт итәләр, аларга халык бик рәхмәтле. Менә тиздән сайлаулар көтәбез, чыннан да, сайламыйк юмористик хикәядә әйтелгән «мескеннәрне», сайлыйк халкыбызга чын күңелдән хезмәт итәрдәй депутатларны, бу бит бары тик үзебездән тора.

Менә шушы әйтелгән юмористик хикәяне «Туган як» газетасында бастырткан өчен Шадрин иптәшне Казанга «Татмедиа» җитәкчеләре чакыртып алалар һәм катгый рәвештә 9нчы августтан отпускыга гариза яздыралар, отпускыдан соң 31нче августтан үз теләге белән эшеннән китәргә мәҗбүр итәләр. Шул ук көнне аны эшеннән азат итү турында боерык (приказ) чыгаралар һәм хезмәт кенәгәсенә язып кулына тоттыралар. Бу ни дигән гамәл инде? Минем уйлавымча, хезмәткәрне отпуск вакытында эшеннән азат итү – Русиянең Хезмәт кодексын катгый рәвештә бозу. Азрак башы эшләгән җитәкче уйларга тиеш бит, әгәр Шадрин отпуск вакытында озакка авырып китсә, аңа пособиене нигә таянып түләргә мөмкин? Ул бит инде «Татмедиа» хезмәткәре түгел, эштән азат итү турында боерык бар.

Бу мәкаләне укып, тиешле җитәкчеләр үз акылларына килеп, Виктор Борисовичтан гафу үтенерләр, законсыз боерыкларын гамәлдән чыгарырлар, баш редактор үз урынында калыр дигән өметтә калабыз!

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,

Түбән Кама шәһәре һәм районы Аксакаллар Шурасы рәисе урынбасары

Комментарии