Дәүләт Советында очрашудан соң

Дәүләт Советында очрашудан соң

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белән очрашу узды. Әңгәмә вакытында берничә сорау күтәрелде. Алабуганың муниципаль мәгариф идарәсе Балалар иҗат үзәге каршында оешкан «Яшь журналистлар» берләшмәсе эшенә тукталганда, яшь каләм чарлаучыларның «Российская газета», «Пионерская правда» (Мәскәү), «Безнең гәҗит», «Халкым минем», «Дин вә мәгыйшәт», «Туганайлар», «Салават күпере», «Сабантуй» (Казан), «Көмеш кыңгырау» (Чаллы), «Нократ» (Мамадыш), «Авыл утлары» (Мөслим), «Саба таңнары» (Саба), «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» (Алабуга) матбугат чараларында басылып чыккан материаллары турында сөйләшенде, анализланды. Әлеге газета-журналлар хезмәткәрләре яшь буын журналистлар язмаларына битараф булмаулары турында сөйләде.

Республикада Сулыкларны саклау елы уңаеннан, яшь журналистларны барлау, сәләтләрен үстерү максатында, махсус бәйге игълан ителүе дә хупланылды. Киләсе уку елы башыннан Алабуга иҗат үзәгендә яшь каләм тибрәтүчеләргә айлык хәбәри газета чыгару кирәклеге дә бәяләнде, яшь журналистларга сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән таныклыклар бирү дәвам ителәчәк. Иҗатта сәләтләрен күрсәткән яшүсмерләрне Татарстан Журналистлар берлегенә кабул итү мөмкинлеге дә бар.

Ике ай элек Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызына телефоннан җибәрелгән борчулы хәбәремә – Мамадыш районының Дусай һәм Тулбай авылларындагы башлангыч мәктәпләрне ябу турындагы имеш-мимешләргә дә зур нокта куелып, мәсьәләнең уңай хәл ителүен искәртеп үтте җитәкче. Беренчесендә, бүгенге Татарстан Президентының бабасы туып яшәгән булса, икенче авылны Бөек Ватан сугышы ветераны әдип Шәйхи Маннурның музей-мемориал комплексы бизи.

Алабуга җирлегендә төзелергә тиешле чүп-чар эшкәртү заводы да читтә калмады. Төрле химик көнкүреш товарларын чыгаручы калалар Түбән Кама, Чаллы һәм Менделеевск арасында урнашкан меңьеллык тарихлы Алабуганың бүгенге көндә нәкъ «Бермут өчпочмагы»ндагы кебек утырганы да искәртелде. Бу хакта Татарстан халык депутаты Леонид Барышев та кат-кат мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Төзелеш проектының Татарстан Президенты тарафыннан имзаланганлыгы билгеле булды.

Язга чыктыкмы, безнең халык Габдулла Тукай бүләген дәгъвалый башлый. Милләте өчен янып-көеп йөрүчеләр читтә калмасын иде. Сүзем Фәүзия ханым белән Айдар әфәнде турында булды. Күп кенә сәбәпләр аркасында әлеге әдипләрнең теләкләре тормышка ашмавы турында әйтелде. Шулай ук Чаллы халык суды хөкем иткән Кашаповны берәр якынрак колониягә кайтару яки срогын үзгәртү турында да сүз кузгатылды.

Очрашу бик җылы һәм аңлашучан мөнәсәбәттә узды.

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

журналист.

Алабуга – Казан

Комментарии