- 20.05.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Динебез Ислам буенча карасак, чирле кешеләр безгә – сәламәтләргә, аларны тәрбияләп, ярдәм итеп әҗер-саваплар алу, Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен бирелгән сынау булып торалар. Гомумән, җәмгыятьнең кешелеклелек, цивилизация дәрәҗәсе аның авыру вә мохтаҗларга булган карашы дәрәҗәсенә тәңгәл. Бары тик кыргый кабиләләр генә авыру, яралы кешеләрне ялгызларын ташлап калдыра торган булганнар. Тегеләре савыгып кайтсалар гына кабиләгә кире кабул иткәннәр. Борынгы Спарта дәүләтендә җәмгыять өчен файдасыз дип табылган, кулларына корал тотып сугышка бара алмас яшькә җиткән картларны, эшкә яраксыз дәрәҗәдәге инвалидларны таш кыядан ташлап үтерә торган булганнар…
Әмма болар кыргый чорның, кыргый халыкларның кыргый кануннары. Бары тик фашистлар гына XX гасыр уртасында бу законнарны кире кайтару юлына басалар һәм психик авыруларны, җәмгыятькә файда китерә алмастай хасталарны газ камераларында тончыктырып үтерәләр…
Бүген без андый булмавыбыз белән горурланабыз, фашизмны хурлык тамгасы белән келәймәлибез. Ләкин гуманлы саналган XXI гасыр кешесе үзе һәр очракта да миһербанлы булып кала аламы соң?
КАРТЛАР ЙОРТЫ
Азнакай районының Актүбә картлар йортыннан шактый аһ-зарлар килде. Хезмәткәрләре аз хезмәт хакыннан да, хезмәт шартларының начар булуыннан да, җитәкчелектән дә зарланып хатлар яздылар. Бигрәк тә, Вәзирә ханым Хаҗиева үзенең һәм хезмәттәшләренең хокукларын яклап күп чаба. Аның шикаятьләре прокуратурада да, Азнакай хакимиятендә дә, безнең редакциядә дә бар… Әле Актүбәгә баргач үзем дә очрашып, сөйләшеп кайттым.
– Безнең картлар йорты директоры Наилә Шакирова безне, санитарларны, бер дә кешегә санамый инде: «Сез иң түбән баскыч», – дип кенә җибәрә. Мөгаен шуңа күрә, без бер тәрәзәсез, һавасыз кечкенә генә бүлмәдә көн күрәбездер. Әмма зарланырга да, картлар йортындагы җитешсезлекләрне күрергә дә ярамый. Ни өчен икәнен беләсез – «низкая ступенька» без. Әле беркөнне йөри алмаучы чирлеләр бүлегендә ятучы картларны телефоныма төшереп йөрдем. Алар пенсия акчалары кулларына бирелмәүдән зарланалар. Ә бит пенсиянең 25 проценты алар кулына бирелергә тиеш. Монда исә акча бирмиләр, бер-ике печенье, прәннек, берәр стакан сок салып биреп котылалар. Янәсе, акчалары җиткәнчә алалар. Юк, тотып бетермиләр ул акчаны, үзләштерәләр дип уйлыйм. Мин менә шул өләшенгән әйберләрнең күләмен телефоныма төшереп йөргән идем, директорыбыз Наилә Әхсәновна чакыртып сүкте үземне: «Син «низшая ступень», үзеңә кагылмаган эшкә тыкшынып йөрергә ни хакың бар?!» – дип кенә җибәрә. Ә мин ул картларны кызганам. Бервакыт пенсия биргән вакытта үзем күрдем, сукыр Роза апага ун 10 сумлык бирде дә: «Менә сиңа мең сум», – дип чыгып киттеләр. Тәнзилә апа да: «Бер йөз сумын булса да үземә бирсәләр иде», – дип ята. Менә шуларны күрергә дә, видеога төшерергә дә ярамый икән минем ише «низшая ступень» булучыга, – ди Вәзирә ханым.
Сүзгә элек картлар йортында каравылчы булып эшләгән Рәүф тә кушыла:
– Анда кайбер бабайлар тәмәкегә тилмереп йөриләр. Көн саен сорый торгач, әйтеп куям: «Пенсияңне эчеп бетермә, тәмәке алып куй», – дим. «Безгә акча бирүче юк», – диләр. Миннән килеп чәй сорап йөриләр иде. «Пенсияне бирмиләр», – сүзен ел буе ишеттем мин анда, ярый әле башка объектка күчерделәр, – ди ул.
– Хәзер миңа да сөйләсәм була инде, мине барыбер директор эштән куды, – дип башлады сүзен элеккеге санитарка Венера Рәхимова. – Без быел 9 март көнне кызлар белән бәйрәм итеп алган идек, шул вакыт ирем аңа шалтыратып «котлаган», минем анда эшләвемне теләмәвен әйткән. Икенче көнне үк чакыртып алды да, гариза язарга кушты. Язып китеп бардым, өч баланы ничек тәрбияләп бетерәсе булыр.
Әмма минем әйтер сүзем бу түгел, ә картларны ашаудан да «кысулары». Көн саен казанга зур кисәк итләр салып пешерәләр, ләкин ул итне бер генә тапкыр да картлар табынында күргәнем булмады. Аны җитәкчелек үзе ашап барамы, белмим, – дип сөйләде ул. Мине, бер карт сорагач, бер шешә сыра китергәнем өчен эшемнән куып, аннан тагын чакыртып алды, – ди Гөлфирә Абдуллина.
– Бер санитаркабызны биш баласы булса да куып чыгарды әле. Люба белән Әлфирәнең шкафларында әфлисун табып куды. Янәсе, урлыйлар. Ә картларның әфлисуннан сарулары кайный һәм алар аны санитаркаларга бирәләр. Бу юлы да шулай булган, Наилә Әхсәновна тоткан да куып чыгарган, – ди Вәзирә Хуҗина.
Минем болай да картлар йортларына әллә ни ышанычым юк иде, анда эшләгән кешеләрне тыңлагач, тагын да куркынычрак булып китте. Ә инде Азнакайда яшәүче күптәнге авторыбыз Хәким Гыйләҗев хатын укыгач, әллә Актүбәгә кереп тә тормыйча кайтып китәргәме дип уйлап куйдым. Менә ул хат.
Хөрмәтле Искәндәр әфәнде!
Актүбә картлар йортында эшләүчеләр күз яшьләре белән елыйлар. Ә картларның үзләрен күрсәң, инсульт, я инфаркт аласың, дип сөйлиләр. Үлгәч аларның каберләренә исемнәрен язып тормыйча, номер гына сугыла икән. Үзем барып карарга куркып торам. Табиблар белән киңәшеп, кесәгезгә тиешле дару-таблеткалар тыгып килегез, йотып җибәрергә бер-ике генә йотым су бирми калмаслар әле, зинһар килеп чыга күрегез. Аның ише җирләргә үзегез генә йөрмәгез, ни булмас, сакланганны саклармын, дигән ич Аллаһы Тәгалә дә. Алдан хәбәр бирсәгез, сезгә иптәшкә Азнакай шәһәреннән берәр депутатны да күндерә алырбыз, дип уйлыйм. Райондагы башка проблемалар мондагыга караганда күпкә пүчтәк булганга күрә, сезне башка юк-бар сораулар белән йөдәтмәскә сүз бирәбез.
Мин Азнакай социаль ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Газинур Газизовның үзенә, бу хәл турында күзгә-күз карап, район хакимияте алдында әйттем. Миңа ул, вакытында искәртүем өчен рәхмәт әйтте, картлар йортында эшләүчеләрне бик нык шелтәләгән, шуннан ары берни дә эшләмәгән.
Актүбә картлар йортында эшләүчеләр соравы буенча, Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ.
Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе.
КАПМА-КАРШЫ ФИКЕР
Шулай да, барысын да барып, үзем күреп кайтырга булдым. Район башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гыйләҗев озатып йөрергә алынды. Картлар йортының директоры Наилә Әхсән кызы Шакирова ялын бүлдереп булса да, безнең белән барасы итте.
Карап торышка бик ыспай вә матур күренә Актүбә картлар йорты. Биналары яңа гына бик шәп итеп сипләнгән, ишек аллары чиста, каралты-куралар матур… Кыскасы, барыр җирең булмаса, бөтенләй яшәмәслек түгел. Ә биредәге күпләрнең чынлап та барыр җирләре юк. Бусы – фани дөнья белән бакый дөнья арасындагы соңгы сыену урыны. Чөнки күпләр яшьлекләрен шактый «күңелле» уздырганнар, гаиләләрен, балаларын ташлап чыгып киткәннәр дә, төрмәдән-төрмәгә этап белән генә күчкәннәр… Ә хәзер биредә – дәүләт карамагында яшәп яталар.
Бер караганда, бу төркем картларның зарланырлыгы юк та кебек. Алар бит гомерләре буе мондагыдай «кадер-хөрмәт»не күрмәгән, урамнан тотып китерелгәннәре дә байтак…
Әмма арада гомере буе эшләгән, гаилә корып торырга вакыт тапмаган, картаеп үз-үзләрен карый алмый башлагач җирле хакимият бирегә китереп тапшырганнары да бар. Шулай ук арада бала-чагасына кирәге калмаганнары да очрый икән… Аллаһы Тәгалә дөньялыктагы гомерен кемнең кайда һәм ничек төгәлләячәген үзе генә белә шул…
Менә мин шушы кешеләр арасында, коридорлар буйлап йөрим. Кайсылары чит кешене кызыксынып күзәтә, кайберләре битараф, аларны инде бернәрсә дә кызыксындыра алмый күрәсең…
Директор Наилә Әхсән кызы мине бүлмәдән бүлмәгә таныштырып йөри. Әйе, бүлмәләр чиста, җылы, картларның тамаклары тук, китапханә, мәчет һәм чиркәү бүлмәләре бар – бөтен уңайлыклар да тудырылган. Душ, ванна бүлмәләреннән тыш мунчага кадәр төзеп куйганнар… Ләкин барыбер казна йорты инде, мондый җиргә эләгүдән Аллам сакласын.
Директор ханым исә хуҗалык итүче буларак биредә матур бүлмәләр, төзек бәдрәфләр күреп сөенә. Гомумән, үзенә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләреннән ул хәбәрдар, әмма берсе белән дә килешми.
– Картларга пенсияләрен бирмәү – әкият. Үз аякларында йөреп торучыларга 25 процент кулларына бирелә. Алар бу акчага кибеткә барып үзләре теләгән әйберне алалар. Ә менә йөри алмаучыларныкын үзләре биргән ышаныч кәгазе (доверенность) нигезендә хезмәткәрләр ала һәм кибеттән кирәкле әйберләрен алып килеп бирәләр. Аларның да бит гел казна ризыгы гына ашыйсылары килми, тәм-том да татырга телиләр, тәмәке дә кирәк була… Бу мәсьәләне прокуратура тикшерде инде, гаеп таба алмадылар, – ди Наилә Әхсән кызы.
– Алайса каян килгән гаепләүләр соң ул? – дим.
– Вәзирә чирләбрәк китте дә, инвалидлыкка чыгарга теләде. Ни Азнакай, ни Чаллы, ни Казан аны инвалид дип тапмады. Шуннан ул миннән җиңелрәк эш сорады: «Авыруларны, авыр әйберләрне күтәрми торганрак булсын иде», – диде. Мин аңа ике катның коридорларын җыештыруны бирдем. Чөнки анда бер авыр әйбер дә күтәрәсе юк, җыештыру мәйданы да 500 квадрат метрдан кимрәк, ә бер кешегә 600ләп квадрат метр тиеш. Ул аңа да риза булмады, Хезмәт инспекциясенә, хакимияткә гаризалар, шикаятьләр язды. Ләкин безнең картлар йортында аның өчен шуннан да җиңелрәк эш юк, әгәр ул риза түгел икән, китәргә мәҗбүр була. Шуннан ул тәкъдим иткән эшкә ризалыгын белдереп имза алды. Район хакимиятендә бергәләп сөйләштек, аңлаштык, ә ул әле дә канәгатьсезлек белдерә икән, – диде Наилә ханым һәм Вәзирә Хуҗина имзалаган беркетмәләрнең күчермәләрен бирде. Шулай ук Хәким Гыйләҗев хатында күтәрелгән мәрхүмнәрне җирләү мәсьәләсе дә күтәрелде.
– Без бит үзебез җирләмибез, моны «Ритуал» муниципаль унитар ширкәте башкара. Әмма анда да бары номер тагып кына күмү юк, күп очракта мин үзем мәетне соңгы юлга озатып, каберен күреп тикшереп йөрим. Шуңа күрә автор бераз арттырган дип уйлыйм, – диде моны шәрехләп Наилә Шакирова.
Барысын үзем күреп, сорауларны алып кайту юлына чыктым. Дөресен генә әйткәндә, кайсы якка ышанырга икәнен дә аңлап бетермәдем. Ник дисәң, бер генә әби дә, бер генә бабай да бүлмәләр буйлап йөргәндә килеп зарланмады. Бары берәү генә үзенә «кешечә мөгаләмә» таләп итеп карады, ләкин без бу кардәш белән уртак телне тиз таптык: дүрт тапкыр «зона таптаган», 1992нче елда дингә килгән, 2003 елда ике аягын өшеткән Фәрит иде ул. Мөгаен, күнегелгән гадәт буенча, картлар йорты аңа төрмә, ә санитаркалар сакчылар булып тоеладыр… Бераз гына аерманы аңлатып, «блатной тормыш»ны онытып торырга киңәш биреп китәргә туры килде, аңлады булса кирәк…
Ә калганнар дәшмәде. Бары тик кайтыр юлга чыккач Вәзирә ханым гына телефоннан хәбәр бирде: «Сине зарлана торган җиргә – ятып кына торучылар янына алып кермәгәннәр анда. Шуңа күрә бернәрсә дә күрми кайтып китәсең», – диде ул. Бәлки шулайдыр да, әмма монысын инде мәкалә чыккач тәгаен беләчәкбез дип уйлыйм. Чөнки нәрсәне генә яшереп калдырырга тырышсалар да, газетада мәкалә дөнья күргәч, белүчеләр әле байтак хатлар язачак. Менә шул чакта бар кимчелекләр дә, уңышлар да күренер, иншалла.
«САРЫ ЙОРТ»
Никтер психик авырулар дәвалана торган хастаханәләрне «сары йорт» дип йөртәләр. Бу сүзне үзем куллансам да, ни өчен икәнен барыбер аңламыйм. Әмма Актүбә психоневрология диспансерыннан килгән кайбер документларны өйрәнеп, биредәге «тәртипләргә» бәя бирергә мәҗбүрмен. Бигрәк тә Мәскәү өлкәсендәге шундый бер клиниканың бөтен пациентлары белән янып бетүен искә алсаң, бу бүген актуаль тема.
Кая гына язып карамаган биредә эшләүче медицина хезмәткәрләре: прокуратура, ТР Президенты, җирле хакимият һәм хокук саклау органнары… Әлегәчә ярдәм күренмәгәч, «Безнең гәҗит»кә дә хатларын һәм бер папка шикаятьләрен юллаганнар. Документ һәм шикаятьләрне карап чыккач, монда чынлап та зарланыр урын бар икәнен аңладым.
Беренче чиратта, хезмәткәрләрнең эш шартларына игътибар итик. 118 штат белән төзелгән хастаханә 150 авыруга исәпләнгән, ә һәр сменада 50 чирлегә нибары бер санитар һәм бер шәфкать туташы гына кала икән. Бу бик аз һәм нормативларга туры килми, диләр хатларында хезмәткәрләр. Әмма нормативларга туры килсен өчен, биредә медперсонал җитми икән. Чөнки баш табиб аларның штатын кыскарткан. Тик кыскарту административ хезмәткәрләргә генә тимәгән. Бүген 150 авыруга исәпләнгән хастаханәдә алар 15 кеше чыга. Ягъни, 10 чирлегә бер хуҗалык хезмәткәре.
Мөгаен, шундый «хуҗалыкчан» коллективта табиб вә санитарларның бөтен проблемалары хәл ителергә тиештер дисәк, юк икән – юньле машина белән дә тәэмин итә алмыйлар. Күп хезмәткәрләр эшкә Азнакайдан ук килеп йөри. Аларны йөртү өчен газ ягуга көйләнгән микроавтобус каралган, ләкин ул инде искергән һәм еш ватыла башлаган. Яңа автобус белән тәэмин итә алмаудан да зарлана коллектив. Ә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә язган мөрәҗәгатьләрендә исә хастаханәне оештырганда 26 миллион сум бүленүен, бу акчага косметик сипләү генә уздырылу һәм башка оешмаларда гамәлдән чыгарылган әсбаплар белән җиһазлау хакында язалар. Әйтик, караватлар интернат-мәктәптән һәм Республика Клиник Психиатрия хастаханәсеннән кайтты диләр шикаятьчеләр. Хәтта, авыруларның 160 мең сум пенсиясен дә җиһаз алырга тоттылар дип хәбәр итәләр, ләкин без, бу хакта хәбәрдар түгел һәм моның хаклыгына иман китерә алмыйбыз. Мөгаен, тикшерү күрсәтер… Шулай ук баш табиб Бәзгетдиновның кайбер авыруларның опекуны булып торуы хакында да хәбәрләр бар. Ләкин табибның авыруга опекун булуы закон бозу саналмый дип беләм, әлбәттә, авыру мәнфәгатенә зыян салырдай гамәлләр кылынмаса…
Гомумән, Актүбә психоневрология диспансеры җитәкчелеген начар хуҗалык итүдә гаепләп булмый. Әнә бит, бер миллион сумга хастаханәнең лифтын да «Лифт» ширкәтенә сатып җибәрә алганнар. Тик прокуратура гына бу эшне законлылыкка тикшереп йөдәтә икән. Белмим, әле ничек төгәлләнер? Әнә бит, хезмәт хаклары түләү буенча Азнакай прокуратурасы бөтенесен законлы дип тапкан. Мин дә законсыз дияргә теләмим, бары тик баш табиб Марат Фәрит улы Бәзгертдиновның акчасын гына «санап» алам – кызык бит. Аның үз-үзенә статист табиб вазыйфаларын алып барганы өчен, 13нче дәрәҗә белән йөз процент күләмендә өстәмә оклад билгеләве нинди гүзәл күренеш! Ә административ хуҗалык эшләре буенча үз-үзенә урынбасар булып илле процент күләмендә оклад алуы ничек шәп! Гомумән, мин бу табибның матди хәле өчен бик шатмын…
Тик менә аның хезмәткәрләре шулай мулдан яшиләр микән соң? Юктыр, мөгаен, әйбәт булса, зарланып йөрмәсләр иде. Әлбәттә, бөтен коллектив зарланадыр дип әйтмим, канәгатьләре дә бардыр. Әмма бу хакта Азнакай районы хакимиятендә дә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында да, ТР прокуратурасында да, төрле тикшерү вә хокук саклау органнарында да беләләр.
– Озакка сузылмас, шушы арада бөтен бәхәсләргә чик куелыр, – диделәр Азнакай хакимиятендә.
P.S. Картлар йортында да, «сары йорт»та да үз уңышлары, үз җитешсезлекләре бардыр. Әмма бездә кемнең гаепле икәнен закон буенча уздырылган тикшерүгә нигезләнгән суд карары гына раслый ала. Ә матбугат исә бары тик кайбер фактларны җәмәгатьчелеккә фаш итеп, тикшерү органнарының эшчәнлегенә бәя генә бирә. Озакламый комиссия килер һәм барысы да тәртипкә салыныр дип өметләнәм.
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии