Килмешәк дигән сүз юк!

«Күпер төбеннән» беркая киткәнем юк, дип, уенын-чынын бергә кушып әйтергә яратам. Күпергә терәлеп диярлек торган йортта үстем… Тормыш коргач, шул нигезгә йорт салып, шул күпер янында яшәп – гомер уртасына атладым. Бу минем, туган авылыннан читтә яшәүчеләрдән аермалы буларак – бер бәхетем булды!.. Миңа шушы тирәлектән дә матур, кадерле бер җир юк!!!

Җирсү дигән уй-хисне кичерергә туры килмәде миңа. Шулай да, ни икәнен күңелем белән тоям. Ярый әле, әйләнә-тирәмнең радиусы кечкенә, югыйсә, җирсү миндә ташкындай көчле булыр иде. Бер тәүлеккә кунакка чыгып китәргә туры килсә, ярты җаным туган авылымда кала – читтә күңелемә тынгылык таба алмыйм.

…Һәр йорт, тыкрык, су буйлары, шау-шулы машина юлы да, бакалы сулыгы да, сандугачлы таллыгы да, кычытканлы ермагы да – бары да күңелгә якын шул. Имәнкискә, җәйрәп яткан сулыгыннан кала, табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан, дип авыз суын корыта торган түгел, ә миңа алыштыргысыз ул! Тәпи атларга өйрәнгән урамнарыннан атлау, бергә уйнап үскән дусларыңны, 10 ел буе бергә укыган сыйныфташлар, укыткан укытучыларыңны, гомумән, авылдашларыңны көн саен диярлек күрү, аралашу – яшәешнең бәхетле мизгеле икәнен бары читтә яшәгән кешеләр генә нечкәлекләре белән аңлыйдыр…

Мине еш кына, яшьлекләрендә авылыбызның егетләрен яр итеп, кияүгә килгән яки эш буенча килеп урнашкан гаиләләрнең авылны, кешеләрен яратып, хөрмәт итеп яшәүләре сокландыра. Ирен генә яратып төшкән килен – яши-яши, тулы авыл халкын диярлек үз итә… Әлбәттә, күңеле киң булса…

Татар халкында электән дигән сүз яши. Шул авыл халкын үз итеп, халкы өчен хезмәт иткән кеше – сүзен ишетергә дә, кыек караш тоярга да тиеш түгел ул, иптәшләр! Җирле халык хөрмәт итмәгән көе, ничек ул торган җирне яратырга кирәк?!

Безнең Имәнкискәгә, «килгән җиргә таш булып төшеп», халкын, җирлеген яратып, авылдашларына һәрдаим хөрмәтен сиздереп, ярдәмләшеп яшәгән үрнәк кешеләр бар. Ике шәфкать туташыбыз Миләүшә һәм Мәдинә апалар халыкны чын күңелдән яратулары хезмәтләренә генә бәйле булмавы көн кебек ачык – күңелләре саф, игелекле аларның! 30 ел буе беркем дә килмешәк була алмый! Инде 2-3 буын балаларга физика-математика, тарих-биология кебек авыр бирелә торган фәннәрне укыткан Зөфәр абый, Ания, Миннесрүр, Фәридә, Руфия апалар авылдашларыбыз арасыннан аерып чит кеше итеп карау уйга да керми, киресенчә, хөрмәтле авылдашларыбыз дип зурлыйсы килә. Кәүсәрия апа килгән кешеләр арасында аерым урын алып тора. Аның ике дистә ел мәктәп директоры булуын, зур эшләр башкаруын язарга җыенмыйм. Ә менә шундый җаваплы вазифада хезмәт итеп, эшенә кагылышы да булмаган гозерләрен үтәү, ярдәм кулы сузу, якын итеп төпле киңәшләрен бирү кебек игелекле гамәлләрен башкаруы – фәкать авылдашларына булган хөрмәт йөзе икәнен искәртеп үтәм. Кече күңеллелек, гадилек, халыкны ихтирам итү сыйфатлары булса гына булдырырга мөмкин аны! Кәүсәрия Гаязовна тынгысыз җан – авылдан читтә яшәгән авылдашлары өчен дә бәяләп бетермәслек игелекле хезмәт башкара: авылыбыз сайтын ачып, аны 2 ел дәвамында өстендә эшләп, гел яңарта, тулыландыра килә. Белмәгән булсагыз яки кызыксынучыларга – «imenkovo.ucoz.ru» cайтына кереп карарга киңәш итәм!

Яңа гына авылыбызга ирле-хатынлы үзбәкләр сыер саварга эшкә килгәннәр. Әллә болар килмешәкләр микән?.. Авыл тулы эшсез, ник үзебезнең халык саумый?! Алар бит безнең сөйрәлеп барган терлекчелек тармагын тартырга өстәмә көч булып килгәннәр… Рәхмәт йөзе белән карарга кирәк аларга! Туган җирдән тиккә генә кузгалмыйлар. Чит җирләргә бәхет эзләп чыгып китә бит кеше. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар, ә дөнья киң, авыл зур – барыбыз да сыя. Җирсү хисләрен баса-баса, чит җирләрне үз итеп, халкын яратып яши белүчеләрне, киресенчә, бәяләргә кирәк! Бер-беребезгә булган яхшы мөгамәлә тирә-ягыбызны тагын да ямьли төшә. Туган авылмы ул, торган авылмы – авылның киләчәге шунда яшәүчеләр кулында! Тормыш матур, әгәр яши белсәк…

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.

Лаеш районы, Имәнкискә авылы.

Комментарии