Хуҗалыклар «өйләнеште»…

Хуҗалыклар «өйләнеште»…

районыннан шалтыраталар: «Сираҗи, хуҗалыгыбызны бетереп күрше колхозга кушмакчы булалар. Иртәгә унда җыелыш, әмма анда бары тик председатель теләгән кешеләрне генә кертәчәкләр, ишек төбендә исемлек тотып полиция торачак икән. Килеп ярдәм итә алмассыңмы?»

Икенче көнне иртән балаларны мәктәпкә бер сәгать алдан илтеп калдырдым да, Балтач районының Рәхимов исемендәге хуҗалыгына юл тоттым. Чөнки минем өчен иң явыз дошман – тыныч кына яшәп ятучы хуҗалыкларны таркатучы. Ә шалтыратучылар сүзенә караганда, Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемен йөрткән бу әле шактый нык һәм үз көнен үзе күрә алырдай, имеш. Шуңа да бөтен эшемне ташлап чаптым – коткарып калып булмасмы?

***

Бу хуҗалык Түбән һәм Югары Кенәләр, Кенәбаш авылларын үз эченә ала. Ул 1987нче елда «Калинин» колхозының икегә бүленүеннән оешкан булган. 25 елдан соң «Игенче» белән «Рәхимов»ны киредән берләштерергә уйлаганнар. Тик инде «Игенче» хуҗалыгы буларак «тереләчәк» ул. Чөнки аерылышканнан соң «Игенче» тернәкләнеп китә, «Рәхимов»ның хәлләре шәптән түгел диләр.

Шулай да, авыл кешеләренең бик кушыласылары килми. Чөнки алар үзләренә игътибар кимер дип курка. «Калинин» колхозы булып йөргән чакта да бөтен игътибар үзәккә – Карадуганга булды. Яхшы клуб анда салынды, яңа мәктәп анда булды, юллар да беренче чиратта үзәккә эшләнде. Безгә икенче сортлы кеше итеп карыйлар иде, тагын шул чорлар кире кайтмасмы дип куркабыз», – дип сөйләделәр миңа җыелыш башланганчы.

Әмма бүгенге көндә дә колхоз үзәге булган Түбән Кенәдә социаль объектларны мактанырлык түгел: мәктәпнең түбәсеннән су үтә, балалар бакчасын кичекмәстән сипләргә кирәк, югыйсә, тышлаган кирпече үк ишелә башлаган, клуб исә бары тик мөдиренең бизәштереп торуы аркасында гына кеше керерлек. Ул да иске агач корылма гына…

***

Җыелышта бары тик хуҗалык җитәкчесенең куштаннары гына катнашачак дигәннәре дөрес булмады, полиция, гомумән, күренмәде, теләгән кеше клубка кереп утырды, җыен барышында үз сүзен әйтүче пенсионер бабайлар да булды.

– Өч хәерчене кушудан бер бай чыкмас, әллә шул көе генә эшләп карыйкмы? – ди бер бабай.

Сүзне яшь ир-ат алып китә:

– Әллә яңа җитәкче китереп куеп, берәр ел эшләтеп карыйсызмы? Әгәр барып чыкмаса кушарсыз…

Батып баручы саламга ябышкан кебек, мондагы кешеләр дә хуҗалыкларының мөстәкыйльлеген саклап калу өчен һәр мөмкинлеккә ябыша. Әмма әле бер ай элек кенә үзе дә хуҗалык рәисе булган хаким Рамил Нотфуллинның үз фикере бар.

– Кушылмый гына эшләп кала алмыйсыз, – ди ул.

Хуҗалыкның баш бухгалтеры да әҗәтләрнең 25 миллион сум тәшкил итүен әйтә. Ә милек бәясе кимрәк икән. Мондый шартларда эшләп китү хакында уйлау да мөмкин түгел. Әле бераз куркыныч та. Әйтик, берәр 100 мең сумнан артык әҗәте булган оешма банкротлык таләп итеп судка мөрәҗәгать итсә, бу хуҗалыкны читтән килгән хуҗа алырга мөмкин. Ә аңа исә күбрәк акча эшләү генә кирәк булачак, җирле халык мәнфәгатьләре түгел… Бүгенге көндә республикада берничә шундый вәзгыять бар. Әнә Әлкидә кешеләрнең пай җирләренә кадәр сатып киткәннәр, хәзер судлар бара… (Бу хакта якын араларда язарбыз әле. – И.С.) Чупрәледә халыкның пай җирләрен банкка залогка салып кредит алу очрагы да булды, әле дә җирне халыкка кайтарып биреп бетерә алганнары юк, залогтан көчкә тартып чыгардылар… Көннәрнең берендә «Рәхимов» хуҗалыгын да шундый язмыш көтмәс дип кем әйтә ала?

Гомумән, Балтач районында үз көнен күрә алмаучы хуҗалыкларны көчлерәк күршесенә кушу практикасы бар һәм бу беренче генә очрак түгел. Дөресен әйткәндә, мин моны хуплыйм да. Чөнки читтән инвестор кертеп халкыңны кол иттерүгә караганда, күрше авылларга үзара уртак тел табып эшләве хәерлерәк. Инвестор ул акча эшләргә килә һәм кешеләр мәнфәгатен кайгыртмый. Ә үз җирлегең кешесендә барыбер җаваплылык бар…ВАМИН, Кызыл Шәрык кулына калучылар инвесторның ни икәнен үз җилкәләрендә татыдылар инде…

Гомумән, Балтач халкының бүгенге көнгә кадәр инвестор кертмичә, үз көнен үзе күреп яшәве әйбәт күренеш. Көчле хуҗалык көчсезрәген «йота» килеп, «табигый сайланыш» юлы белән бару иң дөрес юлдыр, мөгаен. Тик бер көчлегә берничә көчсезне тагу тегесен дә, бусын да үтерергә мөмкин – чама хисен югалтмаска кирәк. Монысына гына башлары җитәр дип уйлыйм.

***

Кешеләр җыелыш барышында минем фикерне дә сорады. Түрдә утыручы түрәләр киресен сукалавымнан куркып булса кирәк, башта каршы чыкканнар иде дә, әмма минем үз сүземне әйтми кайтып китү гадәтем юк шул… Кыскасы, халыкка кушылуның дөресрәк буласын аңлаттым. Ләкин бу кушылу «бушка» булырга тиеш түгел: балалар бакчасына, мәктәпкә сипләү, авылга яңа клуб салу җыелыш беркетмәсенә керергә һәм хакимиятнең кешеләргә әҗәте булып калырга тиеш. Биредә болай да мәктәпне сипләү 2013 елга, клуб салу 2014 елга тәгаенләнгән булган. Хуҗалык таркалуга карап бу проектлардан баш тарту кирәк түгел. Чөнки «Рәхимов»ка кергән өч авылны да, бүген «үлеп баручы» дип булмый. Киресенчә, алар үсештә. Бүген балалар бакчасына 35 бала йөри, 7-8 бала чират көтә, 10лап туарга тора. Мәктәптәге тугыз сыйныфка 63 бала бар һәм бу сан кимүгә түгел, артуга бара. Киләсе елга әле 7 бала чыга, 7 бала керә, ә аннан соң 13 бала бер Түбән Кенәдән генә керәчәк. Әле Кенәбаш һәм Югары Кенә бар. Боларын монда «Путин балалары» дип йөртәләр икән… Соңгы ике елда Югары Кенәдә генә дә яшь гаиләләр 8 яңа йорт салып чыкканнар. Бу авыллар үлүен үлмәс, ләкин хакимиятнең дә ярдәме кирәк булачак.

Бу хакта главага кешеләр дә әйтте. Ул исә ярдәм вәгъдә итте. Шул ук вакытта җимерелеп баручы балалар бакчасын мәктәпнең бер почмагына кертү хакында әйтеп куйды. Менә монысы эш түгел инде! Булып торган бакча бинасын ябып, эшләп торган мәктәптән почмак талап мантып булмый ул. Болай эшләү бары тик «вакытлыча» дигәндә генә, киләчәктә мәктәбен дә, бакчасын да ябарга җыенганда гына була. Оптимизация шул «яптымизация»нең башы инде ул. Моны халык та аңлый. Хәзер бу авылларда оптимальләштерергә түгел, кешеләргә өмет бирергә кирәк! Ә өмет исә бары тик социаль объектларның төзелүендә генә чагылачак. Әгәр дәүләт төзи икән, димәк, ташламый дип уйлый халык. Бу исә үз чиратында авылның яшәячәгенә ышаныч тудыра, яшьләргә туган туфракта төпләнергә мөмкинлек бирә. Бәлки әле кемнәрдер үз җирләренең чын хуҗаларына әверелеп, фермерлык эшенә дә керешер. Әлегәчә җирнең череп баетмаса да, ачка үтергәне дә юк.

P.S. Иншаллаһ, бу хуҗалыкның берләшкәч ничек эшләвен күзәтеп торырбыз. Яңа җитәкче Булат Зыятдинов эшләгән кешеләрне эшсез калдырмаска вәгъдә бирде үзе, шулай да, ул-бу булса хәбәр итәрсез. «Өйләнгәндә» вәгъдәләр күп бирелә инде ул…

Искәндәр СИРАҖИ.

Хуҗалыклар «өйләнеште»... , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии