«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

РӘХМӘТ СЕЗГӘ!

Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Мәүлия ханымның 5 кешелек гаиләсе белән, алданып, сыерсыз калуы турында укып борчылган идем. («Б.Г.», №5, 6нчы февраль, 2019). Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановка да, кышкы юлларда республика гизүче Айгөл Закировага да Аллаһының рәхмәтләре яусын. Журналист язмасыннан соң, Мәүлия Нәбиуллинага сыер акчасын кире кайтарып бирдертүгә ирешүләре өчен генә түгел, ә Гайнуллиннарга дөньялыкта, җир өстендә вакытта бурычларын түләргә ярдәм иткәннәре өчен. Инде ярдәмгә мохтаҗ кызы һәм кияве, 2 сабый да, Мәүлия ханым үзе дә бәхилләсеннәр иде ялгышып китеп алдашкан ул кысыр, сөтсез сыер сатучыларны.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре

УЙНАРГА ЯРЫЙМЫ?

Хәзерге мөселманнарга гармун уйнарга ярамый дип баралар. Бу дөрес әйберме, юкмы? Мин үзем гармун уйнарга яратам. Әмма шул ук вакытта намаз да укыйм…

Хәлим АВЗАЛОВ

Азнакай шәһәре

Сезнең сорауга җавап алу өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка шалтыраттык:

– Музыканың гөнаһы да юк, зарары да юк, савабы да юк, ул мөбаһ әйбер. Шуннан чыгып нәтиҗә ясар укучыгыз, – дип җавап бирде ул.

ЧИРЛЕМЕ ИКӘН ӘЛЛӘ?

Без карт инде, 80 яшькә җитәбез. Минем картым бөтен нәрсәмне яшереп арыта. Ул җүләрлек микән, әшәкелек микән, аны психиатрга күрсәтергә микән – шуңа бер җавап бирсәгез иде . Бер ел булды инде – әле бияләйләремне, әле яулыкны яшерә. Әле лапастагы әйберләремне качырып куя. Үзе соңыннан алмадым, ди…

Надия СӘЛӘХИЕВА

Арча шәһәре

Редакциядән: Табиб белгечлеге буенча белемебез булмаганга, тормыш иптәшегезгә диагноз куярга алынмыйбыз. Әмма медиклар кешеләрнең үз-үзен тотышында теләсә нинди үзгәрешләр сизелә башлауга неврологка яки психиатрга күренергә киңәш бирә. Әгәр ирегезнең бу гадәте тормышта комачау итә башласа, белгечләргә мөрәҗәгать итеп карагыз.

КАЙСЫСЫ ДӨРЕС?

Актаныш районының Яңа Әлем авылында яшәүче бертуган апам Зөлхәбирә үлгән иде. Шуның җидесен дә, кырыгын да тиешле вакытыннан ике көн алдарак үткәрделәр. «Кайчан үткәрсәң дә ярый инде аны!» – диләр. Ә бит башкалар алай итми. Элек кешене күмгән көннән алып исәпли башлыйлар иде аны. Хәзер үлгән көненнән генә исәплиләр икән. Шулай дөрес буламы соң инде?

Гыйлемхан МӨХӘММӘТДИНОВ

Казан шәһәре

Соравыгызга җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев аша алдык:

– Кайчан уздырсаң да ярый, проблема юк. Бу мәсьәләдә мин үзем дә әйтеп торам гел: «Мондый ашларны шимбәләргә, ял көнгә кайтучы кешеләрнең җаен исәпкә алыбрак үткәрегез», – дим. Ул бит фарыз гамәл түгел, аны нәкъ менә билгеле бер көнендә ясагыз дисәк, без аны фарыз гамәл дәрәҗәсенә күтәрәбез. Аннан дөрес булмый. Ул бит ирекле гамәл, – дип җавап бирде Җәлил хәзрәт.

БӘЯСЕ БАРМЫ?

Үзара салым дип, акча җыя башладылар. Кайсыбер җирдә 300 генә сум алалар икән дә, бездә 1000 сум җыялар. Кеше башыннан бу! Аның төп күләме күпме икән соң? Ник төрле җирдә төрле сумма?

Алсу САБИРОВА

Чистай районы, Чулпан авылы

Айгөл ЗАКИРОВА: Үзара салым акчасының суммасын җирлекләрдә уздырылган референдум ярдәме белән билгелиләр. Дөресрәге, аны авыл советындагылар хәл итә дә, шуның күләме җыелыш вакытында яңгыратыла. Әгәр дә халык бу бәягә каршы килә икән, бераз күләмен киметеп, мең сум урынына әйтик 700 сум җыю тәкъдиме яңгыратылачак. Ләкин бездә халык гадәттә референдумнарга йөрергә яратмый бит. Хәер, халык йөрмәсә дә, җирле җитәкчеләрнең исе китми: «Бездә 99 процент кеше килде», – дип, күрсәткечләрне арттырып матур гына җыелышлар уздыралар. Референдумга килгәннәрнең дә күбесе тын утыра. Үзенең канәгатьсезлеген белдерми. Сездә дә шул ук хәл булган күрәсең – җыелыш вакытында каршы чыгучылар аз булган, яки бөтенләй булмаган. Шуңа күрә теләсәгез-теләмәсәгез дә, хәзер бу бер мең сумны түлисегез була инде. Карар кабул ителгән бит…

ТАТАРЧА ДА БЕЛМӘГӘЧ…

Беркөнне ТНВдагы «Язмыш» дигән тапшыруны карап утырдым. Наилә Гәрәева килгән иде. Татарча сөйли дә алмый. Татарстанның халык артисты бит әле ул! Татар дәүләт театрында эшләп, шул дәрәҗәгә ирешкән кеше. Ничек татарча сөйли белмәскә тиеш микән ул? Урыс телен кыстыра-кыстыра сөйләшү бер дә килешми бит инде. Әзрәк китап, гәҗит укытырга иде аңа!

Айрат БИКТАШЕВ

Минзәлә шәһәре

ХЕЗМӘТ ХАКЫ БИРМИЛӘР

Минем кызым да, киявем дә, оныгым да авылыбыздагы фермада эшли. Ул ферманың хуҗасы – «Свияга» агрофирмасы. Шушы оешма инде ничә ай буе акчасыз тилмертә үзенең эшчеләрен. Яңа елга да ун тиен дә акча бирмәделәр, 23нче февраль алдыннан да, 8нче мартка да. Бер нәрсә сөйли башласалар, җитәкчеләр: «Авыл тормышын күтәрергә кирәк!» – диләр. Акча да бирелмәгәч, кем калсын соң бу авылда? Кызык кына! Утка, газга түләргә дә акчалары юк, мескеннәрнең. Ярый 90 яшендәге кодагый бар, утларын да өзеп киткән булырлар иде, шуның акчасы белән генә яшиләр әлегә…

Рузалия ХӘЙРУЛЛИНА

Апас районы, Дәвеш авылы.

Айгөл ЗАКИРОВА: Сезнең проблемагыз буенча Апас районының Дәвеш авылындагы агрофирманың җирле җитәкчесе Камил Хәбир улы Гыйззатуллинга шалтыраттым. «Без нәрсә эшли алабыз соң, өстәрәк утыручыларга шалтыратыгыз сез!» – диде ул коры гына. Өстәрәк утыручыларына үзегез шалтыратырсыз, Камил әфәнде, безнең сүзебез шул – әгәр хезмәт хакы тиешле көненнән бер көнгә генә соңга калып бирелсә дә – бу административ хокук бозу, ә инде сездәге кебек, 2 айдан артык акча йөзе күрмәгән икән эшчеләрегез, монысы – җинаять эше. Мондый хокук бозуларны прокуратура бик тиз ачыклый һәм чарасын да күрә. Авылыгыз хезмәтчәннәреннән зарлы шалтыратулар тагын булачак һәм хезмәт хаклары вакытында бирелмәячәк икән, үзебез кайтып, бу юлы озын мәкалә язачакбыз. Анда инде хокук сакчыларына да мөрәҗәгать итәчәкбез. Шулай булгач, эт эткә, эт койрыкка дип, җаваплылыкны югарыдагыларга сылтау кирәкми, моны хәл итү өчен сез үзегез нәрсә дә булса эшләдегезме соң? Сез дә гади сыер савучы кебек үк кайнанагыз пенсиясенә яшисез һәм алар кебек өч ай алмыйсызмы хезмәт хакыгызны? Шикләнәм. Нәрсә ашап яшәргә тиеш ул кешеләр һәм аларның балалары?

Камил Гыйззәтуллин якын ике-өч көн эчендә эшчеләргә хезмәт хаклары биреләчәк, дигән булды. Шулай булсын дип ышанып калабыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВАкабул итеп алды

Комментарии