«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

СОҢГА КАЛМЫЙК

Татар халкының үсеш стратегиясендәге чараларны 30 ел дәвамында башкару каралган. Бу – утопия түгелме соң? Мәскәү түрәләре татарларга карата тискәре карашта бит! Шулай булгач стратегиядәге чаралар – хәзер дә, соңыннан да тормышка ашырылмаслык документ. Мәсәлән, бүген төрле сәбәпләр табып, татар мәктәпләрен, татар телен бетерүгә юнәлдерелгән сәясәт Мәскәү тарафыннан геноцид рәвешендә башкарылып килә. Милләтебезнең үсеш стратегиясе – мөһим документ, анда күрсәтелгән чараларны бүгеннән үк тормышка ашыра башласак, халыкның, милләтебезнең өметләре һәм ышанычлары артыр иде. Әйтик, татар милли университеты ачу, татар теле укыту сәгатьләрен арттыру кебек чараларны хәзердән үк гамәлгә ашыру бик мөһим.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

«ТНВ» КАЙДА?

Күптән түгел цифрлы телевидениегә күчтек, хәзер ТНВ каналын карый алмыйбыз. Башта телевизорда барган фильмнарны яхшы сыйфатта карарбыз дип, шатланган идек. Хәзер менә татар телеканалын карый алмый интегәбез, чөнки ул юк. Минем кызым Казанда яши, аларда да шундый ук хәл. Аны берәр ничек көйләп булмыймы икән?

Сания апагыз

Лениногорск районы

Редакциядән: 2019нчы елдан цифрлы телевидениегә күчүчеләр өчен 20 русиякүләм каналларны карау мөмкинлеге булдырылды. Бу телеканаллар рәтенә «Беренче канал», «Россия 1+ГТРК Татарстан», «Матч», НТВ, «Пятый», ОТР, ТВЦ, «Карусель», «Россия 24», «Россия Культура»,«Маяк», «Вести FM», Рен ТВ, СТС, «Домашний», ТВ3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, Муз ТВ каналлары керә. Әлеге исемлектә ТНВ юк, чөнки ул республикакүләм канал булып тора. Аңа да карамастан, ТНВ каналын аналоглы, ягъни гадәти электр сигналы аша эшләүче телевидение аша карап була. Моның өчен цифрлы телевидениедән вакытлыча аналоглыга күчеп тору гына кирәк. Сораулар буенча Татарстан цифрлы телевидениесенең ярдәм үзәгенә 8 (843) 200-05-28 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯХШЫ АЛДАША

«Безнең гәҗит»нең 2019нчы ел, 23нче гыйнварындагы 3нче санында «Алло, «Безнең гәҗитме» язмасында Казанбаш авылында яшәүче Нурия Хәкимованың «Мине авылдан куалар», дип әйткән сүзләрен язганнар. Аның шул гәҗит битенә язылган бер җөмләсе дә дөреслеккә туры килми. Анда язганчы, этләрен карасын иде. Этләре күпме күршеләренең тавык-чебешләрен буып, ботарладылар!

Исемем редакция өчен генә

Арча районы, Казанбаш авылы

СУБСИДИЯ ТУРЫНДА БЕЛМИЛӘР

Элегрәк икенче группа инвалидлар һәм тыл ветераннары теш куйдырган очракта, федераль закон нигезендә, түләнелгән акчаның 50 проценты субсидия булып кире кайта иде. Ә хәзер бу турыда беркем берни дә белми: социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре «бу мәсьәлә белән шөгыльләнмибез» ди, больницада «бу турыда белмибез», диләр. Мондый субсидияләр бүген бармы икән?

Сәлим ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ

Казан шәһәре

Бу сорауны Авиатөзелеш районының социаль яклау бүлегенә юлладык һәм менә мондый җавап алдык: «Бүген 50 процентлы субсидияләр юк, ләкин теш куйдыртучы хезмәт ветераннарына ташламалар каралган. Мондый ташламага ия булу өчен нинди документлар кирәклеген больница билгели».

ҮЛГӘННӘРНЕ ИНТЕКТЕРМИК!

Бу – яңа тема түгел. Бу турыда туганнарыбыз, дин кардәшләребез төрле матбугат чараларында язып торалар. Авылыбыз Ижтамакта меңгә якын кеше яши. Кызганычка каршы, соңгы вакытта үлүчеләр туучылар санына караганда күбрәк. Сүзем дә озак авырып вафат булган авылдашым, хезмәт ветераны Зөлфия апа турында. Ул гомер буе Ижевка поселогының «Шифалы су» заводында лаборант булып эшләде. Авыру диагнозын райондагы табиблар белә иде. Ләкин ул вафат булгач, туганнары машина табып, 50-60 километр ераклыктагы Алабуга шәһәрендә ярдырып алып кайттылар. Олы яшьтәге кешенең диагнозы билгеле булып та, аны интектерү кемгә һәм нәрсәгә кирәк икән? Әйтик, илебезнең Чечен республикасында мәетне яру тыелган, бары тик томография гына ясыйлар дип язалар бит.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН

Менделеев районы, Ижтамак авылы

НАМАЗ УКЫРГА ЯРЫЙМЫ?

Безнең авылда мәдрәсә юк, мәчеттә укыйбыз. Иртә белән сәгать 7 тулганчы мәчеткә киләбез һәм намаз укыйбыз. Ул вакытта әле кояш чыкмаган була, ә таң атмыйча, мәчет намазы укырга ярамый, диләр. Бу дөресме икән?

Фирдания апагыз

Арча районы

Сорауны «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтаховка бирдек. «Мәчетләрдә намазны кояш чыкканчы башкарырга кирәк. Әйтик, 18нче февраль көнне Казан мәчетләрендә намаз иртәнге 5 сәгать 2 минутта башкарылды. Бу көнгә кояш чыгу вакыты – иртәнге 7 сәгать 2 минутта. Әгәр шушы вакыт аралыгында иртәнге намаз башкарылмый икән, аны каза намазы итеп үтисе була», – дип җавап бирде ул.

КАЙСЫ ГӘҖИТ ЯХШЫРАК?

Чит-ят өлкәдәге кешеләр язмышы, аның ирешкән уңышы безне кызыксындырмый. Ә менә Минзәләдә чыга торган гәҗиттә район халкының тормышы, райондашларның уңышлары турында укыйсы килә. Әмма бу мөмкин түгел. Район гәҗитен укучылар һәм аңа язылучылар да сирәк хәзер, чөнки 12 битлек гәҗит атнага бер чыга һәм аның 8 бите гомуми язмалар белән тулы. Әйтик, узган атнада гәҗиттә Зөя һәм Болгар, Тәслимә Низами турында язып чыкканнар иде. Алар урынына районнан чыккан шагыйрь, җырчылар турында язсалар кызыграк булыр иде дә бит. Ләкин район гәҗитләре «Татмедиа» кушканны эшли. Бу сорау буенча район гәҗитенең баш мөхәррире Илнур Шәйхиевка да мөрәҗәгать иткән булды. Ләкин аннан файда юк.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии