- 19.02.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №7 (20 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әле газетабызның быелгы бишенче санында гына (Тәре походы…6 февраль, 2013 ел) Биектау район үзәгендә балаларын «гаиләдә белем бирү» системасы нигезендә укыткан мөселман ата-аналарга, репетитор-укытучыларга прокуратура, полиция, МЧС, мәгариф бүлегенең «һөҗүмен» тасвирлаган мәкалә белән чыккан идем. Бу уңайдан Татарстан республикасы Прокуроры Кафил Әмировка ачык хат белән мөрәҗәгать иттем. Анда мин Биектау районы прокуроры урынбасары Тимофеевның укытучы-репетиторларга өстәл төеп җикеренүен, эшмәкәрлек таныклыклыкларыннан мәхрүм итү, балаларны икенче елга калдыру белән янап йөрүен бәян иттем. Язмам укучыларыбызны да битараф калдырмаган, редакциягә дә, кесә телефоныма да шалтыратучылар күп, барысы да прокурорның мөселманнарга карата кылган бу хаксызлыгыннан канәгатьсезлек белдерә. «Без прокуратурага гаделлек эзләп киләбез, ә прокурор урынбасары өстәл сугып кычкыра, законга сыймастай гамәлләр белән яныймы? Мондый кешенең прокуратурада эшләргә хакы юк», – диючеләр дә булды.
Монысы белән мин дә килешәм, тик Тимофеев әле эшләп тора. Алай гына да түгел, штрафлар белән яный, имеш. «Мин сезне кичерермен, бераз гына штраф салып эшне бетерермен дигән идем, матбугатка мөрәҗәгать иткәнегез өчен хәзер зур штрафлар салам инде», – дигән ул дүрт укытучы-репетиторны чакырып. Шуның белән бу кешенең профессиональлегендә шик туды. Чөнки дөньяда закон бар, ә законда «матбугатка мөрәҗәгать итсәң, штраф зуррак, мөрәҗәгать итмәсәң азрак» дигән сүз юк. Әгәр кемдер җәзага лаек икән, ул закон нигезендә генә була ала, ә Тимофеев теләгәнчә түгел… Хәер, бу кешенең ни дәрәҗәдә дөрес эшләвен барыбер тикшерми туктамаячакбыз. Кирәк икән, ТР прокуратурасы каршына пикет белән чыгарбыз, әмма закон бозуларга юл куймабыз, Аллаһы боерса! Нәрсә, мөселманнарны ничек мыскылласаң да ярый дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Әллә соң бу нәкъ менә безне ачуландыру һәм мәйданнарга чыгару өчен махсус эшләнәме? Бу эшнең башында ТР Президенты тора, ул куша дип махсус гайбәт таратыламы? Янәсе, кешеләр Рөстәм Миңнехановтан канәгатьсез булсын… Әгәр Илдус Фәизне мөфти итеп куюны, Татарстанда «террорчылык спектакльләре уйнап» республиканың яманатын таратуларны исәпләсәң, чынлап та шулай булырга мөмкин. Кемнәрдер махсус рәвештә Татарстанның һәм аның Президентының дәрәҗәсен төшерә, тынычсыз Кавказ республикалары белән тәңгәлләштерергә тырыша. Әлбәттә, Мәскәү Кремленең иң зур хыялы милли республикалардан губерняләр ясау. Бу гауга шуның өчен махсус чыгарылган да булырга мөмкин. Ләкин бит мөселманнарны бер гаепсезгә рәнҗетү боерыгы ТР Президенты Аппаратыннан чыга дигән сүзләр бар. Нәрсә, әллә анда Мәскәү тегермәненә су коеп яталармы? Камалтынов белән Терентьев әфәнделәр нәрсә карый? Алар бит Татарстанда дөрес сәясәт алып баруны тәэмин итү өчен куелган, тик, нигәдер, киресен эшләгән кебек тоелалар…
Менә бит, ниндидер Биектау районы прокуроры урынбасары Тимофеев та законны санга сукмыйча үз дигәнен эшли. Әгәр боерык югарыдан ук килмәсә, ул моңа җөрьәт итә алыр идеме икән… Шулай ук Биектауның икенче һәм өченче мәктәпләре директорлары да законны курыкмыйча бозалар. Алар балаларына «гаиләдә белем бирү» программасын сайлаган мөселманнарга укыту килешүен өзү хакында кисәтү җибәргәннәр. Әмма дәүләти уку йортларының моңа хакы юк. Алар бер бала белән дә килешү өзә алмыйлар, ә менә ата-аналар алар белән килешүне өзү хокукына ия. Чөнки РФ Конституциясе безгә белем алуны гарантияли, ә мәктәп – ул дәүләт органы. Әгәр ул безнең белән килешүне өзә икән, димәк, безне Конституцион хокукыбыздан мәхрүм итә. Ә мондый хаксызлыкны Русиянең «үги балалары» халәтендә яшәүче мөселманнарга карата да кылырга ярамый. Ләкин, никтер, кылалар. Димәк, югарыдан «ярлыкау» вәгъдә иткәннәр дип фаразлыйм…
Мәктәп директорларына мин балаларның белем алуга булган Конституцион хокуклары хакында сөйләгән идем, җаваплары әзер икән. Янәсе, алар баланы укытудан баш тартмыйлар, бары тик «гаиләдә белем бирү» буенча килешүне генә өзәләр. Әмма бит монысы да минем баламның законлы хокукы. «Мәгариф турындагы Закон»да «гаиләдә белем бирү» каралган. Димәк, безнең балаларыбызның бу хокукын беркем боза алмый. Әмма бозалар, кычкыртып бозалар! Әле моңа рөхсәтнең иң югарыдан килүен әйтүдән дә тайчанмыйлар, йөзебезгә карап көләләр, үзләре уйлап тапкан сәбәпләргә таянып тикшерүләр уздыралар. Имеш, ниндидер Иванов дигән кеше интернетта шикаять язган! Ни шикаятьне күрсәтүче юк, ни Ивановның барлыгы-юклыгы мәгълүм түгел. Киләсе тикшерүләрен Петров һәм Сидоров «шикаятьләренә» нигезләнеп уздырырлар инде!
Хәер, Биектау районы хокук саклау хезмәткәрләренә уйдырма гына булса да, шикаять тә кирәкми. Алар бәрәләр дә керәләр, өстәл төеп акыралар, балигъ булмаган балалардан сорау алалар, рөхсәт-мазарсыз гына тентү уздыралар, законлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә яныйлар… Ә шикаять язып, үзеңне яклар өчен прокурорга барып булмый, матбугатка мөрәҗәгать итәргә дә ярамый – штраф бәясе арта, имеш…
«Шәхси эшмәкәр»лек нигезендә мөселман балаларына белем бирүче укытучы-репетиторларга штрафны 30ар мең сумнан салганнар да инде. Янәсе, янгын куркынычсызлыгын бозганнар, арендага алган бүлмәләрне сипләү өчен кулланылган материалларга сертификатлар күрсәтмәгәннәр һәм тагын шундый бер дистә чамасы «олуг гаепләр» язылган беркетмәдә. Ләкин бит бу бинада тикшерү булганын да белүче юк. Гомумән янгын куркынычсызлыгы инспекторы Н.В.Мускеев дигән бәндәнең укытучы-репетиторларга да, бүлмәләрне арендага бирүче эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать иткәне булмаган. Баксаң, Мускеев дигәнебез бер төркем бәреп керүче тикшерүчеләр арасында йөргән икән! Ләкин бу бит законлы тикшерү түгел, ә гап-гади «шпионлык» кына! Закон буенча кемлеген әйтергә, документын күрсәтергә, бина буенча бөтен гаепләрне күрсәтә-күрсәтә ничек дөрес булганын аңлатып йөрергә, аннан соң бу җитешсезлекләрне төзәтергә вакыт бирергә тиешләр иде. Ләкин ул алай вакланып тормаган, дөньяда нинди гаеп бар, барысын язган да, беркетмә төзегән. Прокуратура шуның нигезендә кичекмәстән биш укытучы-репетиторга 30ар мең сум штраф салган. Әгәр сүз мөселманнар хакында бармаса мондый «ашыгычлык» була алыр идеме? Юк! Әле җитмәсә, беркетмәдәге гаепләүләрнең бик күбесе хакыйкатькә туры килми икән. Моны миңа шундагы репетиторлар әйтте һәм раслап та чыктылар: сертификатлар да бар, янгын өчен җаваплылар да билгеләнгән, башка кимчелекләр дә бармактан гына суырылган. Кайбер документлар хакында: «Не предоставлены», «Отсутствуют» дип кенә китә тикшерүче бәндә, ә үзе сорамаган. Чөнки ул гомуми төркем эчендә «качып» кына «шымчылык» кылып йөргән… Инде моннан соң да Татарстанда мөселманнарны планлы рәвештә җәберләмиләр дип расларга тырышырсызмы?
***
Әгәр биредәге эшмәкәрләр сыраханә ачып, халыкны исертеп ятсалар, бер сүз әйтүче булмас, гел мактап кына торырлар иде. Ләкин алар мөселман балаларын укыту юлын сайлаганнар шул. Ә бу илгә аек, иманлы татар кешеләре кирәкми, исерек белән идарә итү җиңелрәк. Әгәр баш күтәрә башласа, аракы бәясен төшерәсең дә, ул хөкүмәткә мәңге рәхмәтле булачак.
– Югыйсә, без дә шул ук салымнарны түләп, Пенсия фондына акчабызны күчереп барабыз. Әле, өстәвенә, үз-үзебезне эш белән дә тәэмин итәбез, – диләр укытучы-репетиторлар.
Инде укытучыларның балаларын ук эзәрлекли, куркыта башлаганнар.
– Минем 10 яшьлек кызым Мәдинә Биектауның 3нче мәктәбенә барырга да курка башлады. 12нче февраль көнне киткән иде, кайтканда артыннан бер машина ияреп бара башлаган. Ул барса бара, ул туктаса туктый икән. Моны ничек аңларга? – ди Фәридә ханым.
– Полициягә хәбәр иттегезме соң? – дим.
– Алар ярдәм итәме? Алар бит безне бары мөселман булганыбыз өчен генә мыскыл итә. Инде ирем Илфатны полициягә чакыртып кан анализы гына алмадылар. Фотоларга төшерү, бармак эзләре алу калмады… Әле берсендә чакыруны төнлә, без йокларга ятканда китерделәр. Ирем бара, ә аннан минем журналларым, укытуым хакында сораштыралар.
Түзмәдем, берсендә барып кердем дә, иремне ник тинтерәтүләрен аңлатуны таләп иттем. Аңлатулары бик кызык булды: Татарстанда Урта Азиядән килгән ике мөселман кешесе югалган, ә минем ирем шуларның берсенә бик нык охшаган икән. «Ул түгел икәнен белдегез, ник кайтарып җибәрмичә бармак эзләре алып мәшәкатьлисез?» – дип төпченәм. Моңа да җаваплары бар: «Татарстанда кешеләр күп югала, әнә былтыр да туралган кеше таптык, әгәр бармак эзләрен алган булсак, кем икәнен белер идек», – диләр. «Алайса минекен дә алыгыз инде, мин дә югала алам бит», – дигән идем: «Сез югалсагыз ирегезгә икенче хатын табып бирербез», – дип шаярта башладылар. Мин хәзер ирем өчен куркып йөрим, террорчы дип бер-бер хәл эшләтеп куймаслармы, – дип кайгыра Фәридә ханым.
Миңа калса, мөмкин. Биектау полициясе Илфатның бармак эзләрен ала-ала аны берәр «исламчы-ваһһабчы-сәләфит» төркеменә «теркәп» куймас дип кем иман китерә ала? Мин юк. Чөнки полициядән дә теләсә нәрсә көтәргә мөмкин икәнен инде аңладым.
Әнә бит 15нче февральдә, җомга көн алар ике машина белән килеп мөселман балалары укыган бина янына туктыйлар. Репетиторлар мине, ата-аналарны чакыртып алгач кына китеп бардылар. Мөгаен безнең сорауларга җавап бирә алмаячакларын аңлаганнардыр…
***
Күргәнебезчә, Биектауда мөселманнарга хаксызга бәйләнү дәвам итә. Иң кызыгы, монда һөҗүмнең сәләтсез, надан кешеләр тарафыннан оештырылганлыгы күзгә чалына. Гади генә мисаллар китерәм. Мондагы укытучы-репетиторларга мәктәп булып – бер бинада класслар арендалап эшләгән өчен бәйләнәләр. Янәсе, закон буенча алай ярамый. Шул ук вакытта, штрафны һәр укытучыга шәхси эшмәкәр буларак салалар. Әгәр «мәктәп төсмерләре» булган өчен ябалар икән, ни өчен соң штрафны бина өчен җаваплы бер кешегә генә салмыйлар?
Бер дәүләтнең ике оешмасы икесе ике төрле гаеп тага һәм берсе хуплаганга икенчесе штраф сала… Уң кул нишләгәнне сул кул белми монда… Шул ук вакытта Татарстан һәм РФ гражданнары булучы, Конституциядә каралган барча хокукларга ия мөселманнарны беркем якларга теләми. Бармы бу республикада Прокурор?! Президент бармы бездә?! Әгәр Татарстанда якларга теләмиләр икән, Русиядә мөселманнарның башка барыр җире юк – Мәскәү Кремле ул бары тик безгә террорчылар буларак кына карарга ияләнгән. Бер генә нәрсәгә өметләнергә кала – Аллаһының җәзасына. Ә ул булачак, иншаллаһ! Бу кабахәтлекләрне башлап җибәреп, дөньяны бутап Төркиягә сызган Илдус Фәизме ул, президентка яман сүз пышылдап торучы зур түрәләрме, башка эреле-ваклы түрә вә түрәчекләр, прокурорлармы – барысына Аллаһының каһәре булыр. Иншалла, җәза ахирәткә үк калмас әле – дөньялыкта ук ачысын татырлар. Дөнья вә ахирәт рәхәтен күрмәсеннәр. Әмин.
Искәндәр СИРАҖИ.
Комментарии