Тел – чүплек базы түгел

Союз таркалганнан соң, шагыйрь Сибгать Хәкимнең улы – Тарих институтының ректоры Рафаэль Хәкимнең тел хакында бер язмасы чыккан иде. Ул вакытта Рафаэль әфәнде ректор гына түгел, президент киңәшчесе дә иде әле. Аның безнең тел – төрки тел дигән сүзләре ошамаган иде миңа, шуның белән истә калгандыр. Бүгенге көнгә телебезне шуның кадәр «төркиләштереп» бетердек. Актаныштагы китап кибетеннән «Гаилә календаре» сатып алган идем. Укый башласам, мин аңламаган сүзләр шундый күп. Тышына «Гаилә календаре» дип язылса да, эчке якка «гаилә тәкъвиме» дигәннәр. Анысы нинди сүз буладыр, аңламадым. Безнең телдә андый сүз юк бит ул. Төрки телләр берничек тә безнең тел була алмый.

Әйткәнемчә, без сугыш чоры балалары. Ул вакытта абый-апалардан ишеткән сүзләрне дә кызык өчен генә булса да языйм әле. «Дуамал йөрисең», – диләр иде. Эшлексез йөргәнне аңлата инде бу. Безнең бүгенге Дума депутатларына бик туры килә бит. «Ханә», – дип, эшләре барып чыкмаган кешеләргә әйтәләр иде. Бу сүз дә хәзер тормышыбызга бик нык үтеп керде: даруханә, китапханә… Даруханәгә керсәң, андагы даруларның кыйммәтлегеннән күзләр шакмаклана. Бер табиб язып биргән даруны икенче табибның кире каккан очраклары да еш була.

Әйткәнемчә, без үз телебезне үзебез чүпләп, тәмам гарипләндереп бетердек. Черчилль әйтмешли, Русиядә башта проблеманы уйлап табалар, аннары шуны чишү юлларын эзлиләр. Тел белән дә шулай. Без төрки телле халык, дип башланган шаукым, Сталинның халык дошманнарын юк итәргә дигән шаукымына охшашрак.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии