«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ТАБАСЫ ИДЕ…

Үзем Мәскәүдә торам, провизор булып даруханәдә эшлим. Анда ирем белән аерылышкач ялгыз гына китеп урнашкан идем. 40 яшьтән артты, кияүдә түгелмен, балаларым юк.

Әниләргә кунакка кайткан идем, алар сезнең газетаны күптәннән яздыра. Йоклар алдыннан газеталарыгызны укып яткан идем. Газетагызның 35нче санында (29нчы август, 2018) «Тормыш чылбырлары» дигән язма бар. Бу язманы Саба районы, Байлар Сабасыннан Муса Абдулин язган, исемнәрен үзгәртеп биргән. Үзенең яшьлек дусты Рәшит турында язган. Рәшиткә ничә яшь микән, аны табып булмасмы? Мин үзем дә тормышта түгел, бу язманы укыгач күңелгә ятты ул минем шундый, аны ничек тә табасы иде бит…

Исемем редакция өчен генә

Мәскәү шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Язманың авторы белән элемтәгә чыктык. Кызганыч, исеме Рәшит дип үзгәртелгән язма герое узган ел 61 яшендә бавыр авыруыннан үлеп киткән.

МУНЧАДА ЯШИСЕ ГЕНӘ КАЛДЫ!

Быел июнь башында газ өчен түләнмәгән 1800 сум бурычыгыз бар дип, белдерү кәгазе килде. Кыздым моңа. Бурычларыбызның беркайчан да булганы юк: утка да газга да счетчик күрсәткечләре буенча, ай соңыннан калмыйча түләп барабыз. Нәрсә булганын ачыклау өчен Минзәлә шәһәре газ оешмасына баргач, хезмәт күрсәтүче бер «мадам» теләр-теләмәс кенә, йөзләрен сытып тыңлап торды да: «Сезнең февраль аена түләгән булуыгыз компьютерда күренми», – ди. «Сезгә күренмәсә, безгә күренә – түләгән кәгазем бар. Димәк сез аны үзегез кертмәгәнсез, һәм моны алдан ук планлаштырып эшләгәнсез», – дидем. «Разборка»га килүче бер мин генә түгел – анда ярты Минзәлә иде. Бөтенесе дә бу бурычларының нәрсә өчен булганын белми, берсенә дә сәбәбен аңлатмадылар. «Кемгә акча җыясың соң сез болай итеп?» – дип, кычкырып кайттым. Соңыннан төрле сүзләр ишетелде. 23нче июньдә Татарстанның газификация, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерия челтәрләрен үстерү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтовның туган көне икән. Кемнәрдер сөйли, имеш, аңа туган көн бүләгенә шушылай халыктан өзеп калып акча җыешканнар имеш, ди. Әле иң кызыгы шул, башта «Бурычым юк!» – дип, түләмәгән идем бит. Июнь ахырында Минзәлә шәһәре газ оешмасыннан зур машиналар белән газны өзәргә килделәр. Шундагы егетләргә әйттем: «Өзегез, намусыгыз булса, менә минем түләнгән квитанцияләрем», – дим. «Апа, сез дә гаепле түгел, без дә. барыбер түләтерләр, түләгез сез моны», – диделәр дә, өзмичә чыгып киттеләр. Шуннан түләп кайттык инде. Болай сәбәпсез газны өзә башласалар, безгә мунчада гына яшисе кала, димәк. Анда ичмасам утын ягып җылытасы…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ХЫЯНӘТЧЕЛӘР

Вакытлы матбугат чараларыннан билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган татар депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Думаның милли комитет рәисе, РФ татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Мурат Гаделшин, Равил Хөснуллин, Ринат Хайров, Фатих Сибгатуллин, Айрат Фәррәхов, Әлфия Когогина, Ирек Богуславскийлар татар телен мәҗбүри укытуга каршы тавыш биргән. Алар – татар теле тамырына балта чабучылар. Республикабыз киләчәгенә хыянәт итүчеләр. Аларның исемнәрен дөньядагы татар халкы белеп торсын.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

РӘХМӘТ СҮЗЕМ БАР

Моннан алты ел элек янгын чыгып, өйсез калдым. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, газетагызда хәсрәтем турында «Тыкрыкта 500 сум акча таптым, шуннан соң тормышымда кара полоса башланды» дигән язма да чыгардыгыз. («Б. Г.», № 32, 8 август, 2018). Шушы язмадан соң ярдәм кулы сузучылар булды. Бу кешеләргә битараф калмаулары, ярдәм итүләре өчен чын күңелдән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә аларны бәла-казалардан ерак йөртсен!

Нурия ХӘБИБРАХМАНОВА

Арча районы, Айван авылы

ДӘВАСЫН БЕЛҮЧЕ ЮКМЫ?

Арка сызлый минем… Больницаларда күп йөрдем. Неврологка да җибәрделәр, терапевтларда да булдым: «Хондроз», – диләр. Урамда хәзер 20 градус җылы, ләкин кеше кыска җиңле футболкалардан йөргәндә дә кышкы куртка киям. Аз гына җил булса да, өшим, билем сызлый башлый чөнки. Бернинди дәва табалмадым. Мазьлар язып бирәләр – аны сөртеп өйдә йөргәндә арка җылына, бераз хәл була, ләкин урамга чыгуга кабат сызларга тотына. Шушы авыру белән авырып, җиңеллек тапкан кеше юк микән ул? Дәвасын белүче булса, газетагызга язсын иде…

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ

 Актаныш районы, Иске Байсар авылы

КАРТЛАР ЙОРТЫНА УРНАШТЫРЫРГА ИДЕ

Иремнең энесе беренче төркем инвалид. Бер хатыннан икенчесенә йөрде, хәзер яши торган хатыны аның белән дә, башка ир белән дә тора. Бу хатын белән өйләнешкәндә туганыбызның ике фатиры бар иде, хатыны ике торагын да саттырды, хәзер бер авылда ниндидер җимерек өйдә генә торалар. Шундый авыр хәлдә – әти-әниләре юк, туганнарына кирәкми. Үзем Нурлат районында яшим, ул туганыбыз Ютазы районында. Аны картлар йортына урнаштырып булырмы икән?

Исемем редакция өчен генә

Әлеге мәсьәлә буенча Ютазы районының социаль яклау бүлеге эксперты Гөлнара Галиәхмәтова белән сөйләштек. Бу очракта кулдан гариза язып, ирегезнең энесе үзе социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип аңлаттылар. Моннан тыш, медосмотр узарга кирәк булачак, шуңа күрә ул бу эшне башкарып чыга алачакмы, алмаган очракта берәр ярдәм итүчесе булачакмы, дигән сорау ачык кала. «Әгәр дә мөмкинлеге булса, гаризаны җирлек башлыгына булса да бирсен, җирлек башлыгы үз чиратында безгә китерер иде», – дип аңлатты белгеч.

***

Җәйге ялдан соң сәхифәбез кабат үз эшен башлап җибәрде. Узган атнада укучыларыбыздан шундыйрак шалтыратулар кабул итеп алдык. Хәзер кабаттан сезнең белән һәр атна саен чәршәмбе көнне көндезге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикерләрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоннары: Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) – 239-03-53, кесә телефоныннан – 89270390353 номерларына шалтырата аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии