- 18.07.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хастаханәгә килгән шәпкә башта якын-тирәдәге бөтен кешеләрне, барча вакыйгаларны да күзәтә идем. Соңрак милли яссылыктан карый башларга булдым. Чөнки биредә берьюлы бер үк гаиләнең өч буынын очратырга була: әби-бабай, балалар, оныклар. Миңа шушы өч буын аралыгында татар кешесенең ничек үзгәрүе кызык.
* * *
Хәзер хастаханәләрдә бина эчендә тарту тыелды, бәдрәфләрдә пыскыту бетте – урамга чыгарга кирәк. Бүген иртән тәмләп кенә беренче тәмәкемне тартып утырам, сүгенә-җикеренә ямьсез, гәүдәсе «ишелеп төшкән» симез хатын килеп чыкты.
– Хәзер шулай ташбака кебек барабызмы инде?! Әйдә, тиз бул, ачка үләм! Без инде монда Яшел Үзәннән үк килеп җиттек, – дип, урысчалап җикеренә бу.
Әле кемне ачуланганы күренмәгәндә, иртәдән торып ерак юл узган, ачыккан кешенең хәленә кереп тә куйган идем. Әмма ишектән 19-20 яшьләрендәге оныгы култыгыннан тоткан 80 яшьләрдәге бабай күренгәч, бу хатынга ачуым килде. Чигүле түбәтәй кигән, агачтан үзе юнып, матурлап ясаган таякка таянган бабай бик мөлаем иде. Тик менә картлык кына үзенекен иткән – атлый алмый, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Үзе мескен генә аклана, хәрәкәтләрен тизәйтмәкче була:
– Кызым, ходить не магу бит, тиз булмый…
Ул арада хатын бабасын җитәкләгән кызын да ачуланып ала:
– Айда, веди его быстрее.
Тик кыз бала әле яшь, бәгыре катып өлгермәгән һәм бабасын жәлли булса кирәк – бер дә җилтерәтергә ашыкмый.
– Мам, иди, пока сама поешь, а! – ди ул.
Ямьсез хатын, тузынып, ишегалдындагы утыргычларга таба китеп барды, ә мин бабай белән оныгы артыннан борылышка кереп киткәнче карап калдым. Белмим, теге хатынны нәрсә шулай усалландыргандыр, ашыйсы килүме, вакытында җитми калган тәрбияме… Бәлки, милли тамырларыннан ваз кичүе, татар атадан туып та, ят кавем телендә генә сөйләшә башлавыдыр?
Ничек кенә булса да, бу вәзгыятьтә бабайның үзенең дә гаебе бар кебек. Беренчедән, ул аны татар итеп, ата-анага хөрмәт күрсәтердәй итеп тәрбияли алмаган; икенчедән, әле дә авыз эченнән бәрәңге пешереп тора, атасына тавыш күтәрүче кызының сыртына кулындагы матур таягы белән берне кундырып алмый.
Бу көнне ата да, кыз да бик нык оттырдылар. Ата кызын урынына куя алмавы белән, ана исә кызына начар мисал күрсәтүе белән. Килер бер көн, дөнья мәшәкатьләреннән, тәрбия җитмәүдән, имансыз вә милләтсезлектән бәгыре каткан бу матур кыз бала картаеп беткән анасына шулай акырыр. Чөнки ул күрә – ата-ананы хөрмәт итмәскә була икән бит! Кош баласы оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтә, ди. Теге ямьсез хатынның атасына бүгенге җикеренүе киләчәктә үзенә әйләнеп кайтачак. Тик ул әле моны аңларга теләми. Аңа әтисенә җылы сүз әйтүгә караганда, әлегә «бирәнен тыгындыру» мөһимрәк.
Никтер бу эчтән дә, тыштан да ямьсез хатынга карата башка сүз кулланасы килми – «бирәнен тыгындыру»… Менә бит, мин бу хатынны бер генә күрдем, әмма инде аңа карата ямьсез сүз кулланасым килде. Әтисенә карата булган дорфалыгының әҗере чит кеше аша кайта башлады түгелме соң? Килер бер көн – үз кызыннан да кайтыр, ә кызына карата аның баласымы?
Милли тәрбиягә нигезләнмәгән, динсез – имансыз гаиләдә бу чылбыр беркайчан да өзелмәс, мөгаен. Әгәр берәр буыны иманга килсә генә инде.
* * *
Хәзер монда чирләп ятучыларның хәлен белергә килүчеләр палаталарга узып та тормыйлар, ишегалдына гына чыгарталар да, шунда сөйләшеп, мәҗлес корып утыралар. Монда тагын өч буын очраша, күзәтүе кызык…
Хатын белән улым Арслан килгән иде, ишегалдында балалары, оныклары килгән бер әбине күзәтәбез. Яулыклы, үзебезчә чәчәкле-чуклы күлмәкле, күрер күзгә чып-чын милли татар карчыгы. Оныклары бик күп итеп дуңгыз шашлыгы алып килгәннәр дә, хастаханә ишегалдындагы фонтан каршында «пикник» оештырдылар. Әбиебез зур гына кисәк дуңгыз шашлыгын тотып алды да, комсызланып, йотлыгып ашый. Әле барысы да дуңгыз итенең тәмлелеген, майсыз җиреннән генә булуын мактыйлар. Югыйсә, үзләре әйтмәсә, мондый матур, чын татар кыяфәтле әбинең дуңгыз ите ашап утыруына ышанмас та идем. Ә инде ышангач, бер аягы белән кабер якасында басып торучы бу кортка дөньяның иң затсыз бәндәсе кебек тоелды. Ирексездән, сөргеннәрдә, фронтта танкка каршы окоплар казыганда да дуңгыз ите ашамыйча, иманымны саклыйм, дип ач йөргән Хәҗәр әбием исемә төште. Ул сайлау мөмкинлеге булмаганда да, дуңгыз ите капмаган. Ә бу исә дөнья тулы хәләл ризык барында, мактый-мактый, чучка шашлыгы ашап утыра. Балаларына, оныкларына ашамаска кушарга тиешле кеше бит үзе! Монысы татарның иман «ныклыгы»дыр мөгаен…
* * *
Менә хәзер уйлап карыйк инде – бармы безнең киләчәгебез? Урта буын өлкән буынны хөрмәт итми, урта буын яшь буынга начар үрнәк күрсәтә. Өлкән буын исә балаларын да, оныкларын да тәрбияләргә теләми – аларга кушылып, иманын дуңгыз итенә алыштырып утыра. Ничек уйлыйсыз, бу вәзгыятьтә кем күбрәк гаепле? Миңа калса, милләтне шушы көнгә калдырган, имансыз буын тәрбияләгән өлкән буын. Ә моннан иң күп казаны кем күрә? Тагын шул ук картайган, хәлсезләнгән, эт типкесенә калган өлкән буын үзе. Бу бумеранг законы – бар хаталарың да кире үзеңә әйләнеп кайта. Ә монда хаталарыбыз тулы бер милләтне юкка чыгара кебек. Гәрчә мин хастаханә ишегалдын күзәткәндә шундый нәтиҗә ясадым…
Барыгызга да иман ныклыгы теләп, «ватык» Искәндәр СИРАҖИ.«ВАТЫК» КЕШЕ ЯЗМАЛАРЫ – 2 ,

Комментарии