Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«УРТАЧА»НЫ ШУЛАЙ САНЫЙЛАР...

10нчы апрель көнне «Яңалыклар»да: «Татарстанда уртача хезмәт хакы – 54 мең сум, без алдынгы урында барабыз», – дип әйттеләр. Балалар бакчасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы – 20-25, сыер савучыларныкы – 30-35 мең сум. Депутатларныкын, министрларныкын кушып санагач, 54 мең чыгадыр шул. Алар бит 200-500 мең сум алалар. Шулар хисабына арта ул уртача хезмәт хакы.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ВАСЫЯТЬНАМӘ БУЛЫП САНАЛАМЫ?

«Безнең гәҗит»нең 13нче санында (5нче апрель, 2023нче ел) «Үлем яшеңне сорамый. Һәр кешенең васыяте язылган булырга тиеш» дигән исем астында Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә басылган иде. Хәзрәт бик тәфсилләп мәетне яруга кагылышлы сорауларга җавап биргән. «Кеше «мине ярмагыз» дип васыятен язып калдырса, ул очракта мәетне ярырга тиеш түгелләр», – дигән сүзләренә игътибар иттем. Мин үзем шактый өлкән яшьтәге кеше. Вафатымнан соң мине ярмагыз, дигән васыятемне язып калдырам менә. Газетада чыккан сүз васыятьнамә булып санала аламы икән? Яисә аны ничек, кая язасы?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Редакциядән. Вафатыгыздан соң үзегезне ничек күмү тәртибен исән чакта ук билгеләп куярга була. Беренче ысул – васыять йөкләмәсе (завещательное возложение) язу. Ул нинди дә булса милкең булса һәм аны кемгәдер васыять итеп калдырырга теләсәң языла. Васыятьнамәдә варисыгыз яки башка берәр кешегә «мин үлгәннән соң фәләнне эшләргә тиеш» дип йөкләмә биреп калдырасыз. Ул милеккә кагылышлы да (әйтик, «фәлән кешегә фәлән сум акча бирергә тиеш»), күмүне оештыру буенча да («мине ярдырмагыз» дип, мәсәлән) була ала. Иң мөһиме – йөкләмә законга каршы килә торган булмасын.

Васыятьнамәне раслатырга нотариуска барып йөрисегез килмәсә яки үлгәннән соң калдырырга милкегез булмаса, икенче ысулны сайларга мөмкин. Анысы – теләгеңне белдерү (волеизъявление). Үзегезне ничек, кайда күмүләрен теләр идегез – ирекле рәвештә шуны язып калдырыгыз яки дәвамчыларыгызга телдән әйтегез. Телдән әйткәндә шаһитлар булуы шарт. Теләгегезне тормышта ашыруда кемне җаваплы итеп куясыз – аны да язарга яки әйтергә кирәк. Әгәр икесен дә эшлим дип, васыятьнамә дә язсагыз, ирекле рәвештә теләк белдерү язуы да калдырсагыз, барыбер беренче чиратта васыять йөкләмәсе үтәләчәк.

СӨТ ЭЧМИБЕЗ, ДИ

Сөт алыгыз, дим Чаллы шәһәрендә үтеп-сүтеп йөрүчеләргә. Юк, бик исләре китми. Урыс милләтеннән булган бер ханым туктап, аңлатып китте: сөт эчмибез, ди. Соң, минәйтәм, ботка пешерсәң дә, каһвә эчсәң дә кирәк, дим. «Боткага ярма пешеп җиткәндә туңдырып куйган җиләк-җимешләр салам, тәмле килеп чыга. Каһвәне сөтсез эчәбез», – ди. Ярар, минәйтәм, аңлашылды. Хәзер бөтенесе авылга каршы. Сөтне дә яратмыйлар, тиздән Әмрикәнчә яши башларбыз, кафеларда кабарган камыр ризыклары алып ашарбыз, өйдә әзерләп торасы да булмас. Шулай да бик кәефне төшермибез. Сөтне дә алучылар күп, өйгә ияреп кайтмый. «О-о-о, козье молоко», – дип яратып алучы урыс кешеләре дә, башка милләтләр дә бар.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии