- 07.04.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №13 (5 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Узган атнада редакциягә Спас районы, Көек авылыннан 80 яшьтән узган бер төркем әби мөрәҗәгать итте. Гозерләре дә эчтәлекле:
«Авылыбызда борчу булды әле. 40 ел сыер савучы булып эшләгән, биш бала тәрбияләп үстергән, хезмәт ветераны, авылыбызның ветераны, 100дән артык мәет юып күмгән, сабыр акыллы 92 яшьлек әбиебез Суфия апа Мифтахетдинова шушы кадерле Рамазан аенда – 25нче март көнне вафат булды. Казанда больницада да ятты. Казаннан алып та кайттылар, кичке сәгать 5тә үлде дә. 26сы көнне күмәрбез дигән идек, районның табиблары күмсәгез дә казып алабыз, ярырга, дип белешмә бирмәделәр. Балалары икенче көнне үзләре машина яллап 70 чакрым еракка, Болгарга илтеп кайттылар. «Скорый» да бирмиләр, үлек ташырга түгел ул, диләр. Авылда 90 яшьлек 5 бабай бар, 20ләп әби 85тән дә узганнар инде. Хәзер инде без кая барып үләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмичә торабыз. Әле 10нчы апрельдә 100 яшь тула бер әбиебезгә. Эш харап безнең, кызлар. Зинһар берәр хәзрәттән сорагыз әле. Безнең ирләребез генә күрергә тиеш булган тәннәребезне урыс агайлар күрә инде хәзер. Ул депутатлар татар теле дә, татар теле дип акча эшләп утыралар, әзрәк безнең өчен дә уңай закон чыгарсыннар иде. Яру өчен акча кирәк икән инде, алдан сөйләшеп, ярмыйбыз, фәлән хәтле акча бирегез, дисеннәр ичмаса. Без – бөтенебез сугыш чоры балалары. Безгә дөньялыкта да бер тиен дә файда булмады. Ахирәттә дә рәхәтләнеп җиргә күмелергә юк безгә».
Мәетне яруга кагылышлы сорауларга һәрдаим җавап бирсәк тә, күп мәкаләләр язсак та, әлеге тема һаман актуаль булып кала бирә. Шуңа да, мәетне яруга кагылышлы сорауларны Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга юлларга булдык.
– Нурулла хәзрәт, мәет яру тыелган гамәлме?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер», – дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Кешенең тәне безнең өчен изге, аның үз хаклары бар. Яру – гөнаһ. Тик ниндидер искәрмәләр дә бар. Әйтик, мәетне сәбәпсез кисү, яру, сөякләрен сындыру гөнаһ санала, чөнки ярганда мәетнең тиресен генә кисмиләр. Шәхсән үземә биш елга якын моргта мәетләр юып озатырга туры килде. Мин – боларның бөтенесен дә күргән кеше.
– Бу үлгән кешене җәзалау була түгелме?
– Элек медицина хәзерге кебек түгел иде. «Эчеп үлде» дигән диагноз популяр иде. Ә асылда, йөрәк өянәгеннән, сукыр эчәгесеннән үлгән булырга мөмкиннәр. Хәзер медицина диагноз куярга өйрәнде. Күп авырулар турында үлгәнче үк беләбез. Больницада авырып ятып үлеп киткән очракта яки 90-100 яшьтә үлгәннәрне яруның мәгънәсе юк дип саныйм. Әмма кеше бернәрсәгә зарланмыйча, сау-сәламәт йөргән җиреннән үлеп китсә, яру кирәктер. Мирасы, аты, малы өчен дә үтерү бар, авыру кешедән котылыр өчен эшләнгән җинаятьләр дә булырга мөмкин. Андый сәбәпләр күзәтелсә, ярып тикшерергә туры килә.
– Шулай да законда «ярдырмаска мөмкин булган» очраклар бар бит?
– Закон нигезендә, дини сәбәп аркасында ярдырмаска дип моргка, табибларга әйтергә була, бу вакытта ярмыйлар. Әмма әйтеп үткәнемчә, криминал булмаган очракта гына. Канун буенча, кеше: «Мине ярмагыз», – дип васыять язып калдырса яисә туганнары: «Ул бик дини кеше иде, ярмагыз», – дип гариза язса, мәетне ярырга тиеш түгелләр. Хәтта мәчеттән: «Бу кеше мәчеткә йөрде, иманлы, динле кеше иде», – дигән белешмә алучылар да очрады. Аллага шөкер, дәүләтебез дини сәбәпләр белән ярдырмаска рөхсәт итә. Бу канунны кулланырга гына кирәк. Мәетне ярдырмый гына җирли алабыз икән, моның өчен көрәшергә кирәк. Күп кенә районнарда хәзрәтләр җыелып, ярдыруга каршы чыга.
– Ә васыять язарга җитешмичә үлеп китсәң?
– Сәбәпсез ярырга кирәкми, дигән кагыйдә дә бар. Туганнары кайгыртырга тиеш, мәхәллә яки йөргән мәчете дә кайгырта ала.
Беркемгә дә карамыйча кешене яралар икән, гөнаһы беренче чиратта шул кешенең үзенә була. Һәр кешенең васыяте язылган булырга тиеш. Картайганны көтеп ятарга кирәкми. Икенчедән, туганнарына гөнаһ төшәргә мөмкин. Өченчедән, кайгыртмаган башка мөселманнарга җаваплылык төшә ала.
– Үлгән кешене мөмкин кадәр тизрәк җирләргә кирәк, дибез. Ә акчаң булмаса, моргта атналар буе «чират» торасы. Бу вакытта нишләргә?
– Шәригать буенча тоткарлый торган сәбәпләр булмаса, мәетне тизрәк җирләү каралган. Яруны ашыктырып булмаса, мәетне икенче, өченче көнгә калдыруның зыяны юк, гөнаһы булмый. Мөселманнарның тиз җирләнүләрен белеп, бу эшне тизләтергә дә була. Аллаһка шөкер, хәзер тәүлек буе эшләү мөмкинлеге бар. Моргларга өстәмә кешеләр генә алырга кирәк. Әлбәттә, акчаны янда калдыру йөзеннән бер-ике кеше генә алалар да, аннан чират барлыкка килә. Бу җитәкчеләрдән тора. Морглар шимбә, якшәмбе эшләми. Ул көннәрдә мәетләр күп җыела. Шуңа күрә дүшәмбе көнне күмәргә мәетләр бик күп була. Ә ял көннәрендә кеше эшкә чыкмый, кабул итә алмыйлар. Һәм монда спекуляция барлыкка килә: күпмедер акча түләсәң, эшкә чыгалар. Бу спекуляцияне бетерсәләр, әйбәт булыр иде. Халык, чыннан да, үз туганының суыткычта, шәрә килеш ихтирамсыз ятуын теләми.
– Мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җеназа укып җирләргә ярыймы?
– Мәетнең якын туганнарының хакы башкаларныкыннан өстенрәк. Алар нәрсә дип уйлый, шулай була. Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.
– Динебездә үлгән ир-атларны – ир-ат, хатын-кызларны хатын-кыз юа. Яру буенча моргта да мондый кагыйдәләр бармы?
– Үлгән кешенең гаурәтен карарга ярамый. Шуңа күрә шәригать буенча ир-кешене – ир-ат, хатын-кызны хатын-кыз юа. Моргта ярганда да шулай булса, бик әйбәт булыр иде. Аннан соң, мәетнең карарга ярамаган җирен без каплап юабыз. Моргта ярганда да мәетнең гаурәтен карау гөнаһ санала. Ләкин ихтыяҗ булганлыктан бу гөнаһ төшеп тора. Элек моргта ир кешене дә, хатын-кызны да бер кеше, йә бөтенләй безнең диндә булмаган берәү юып бирә иде. Әйе, ул шәригать буенча нишлисен белә, ләкин мөселман кешесе юарга тиеш. Хәзер моргларда мөселман кешесе юа. Суд-медэкспертизада да штатта мулла бар, ул намаз укый, шунда эшли, шунда юа. Аллаһка шөкер, Татарстанда бу өлкәдә бик зур тәртип урнаштырылды.
КИРТЛӘП КУЙ!
МӘЕТКӘ ФАЙДАЛЫ БУЛГАН ГАМӘЛЛӘР
– Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.
– Мәет өчен хәер-дога кылу. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иң күп кылган догаларыннан берсе:
«Раббәнәә әәтинәә фид-дүн'йәә хәсәнәтә үә фил-әәхирати хәсәнәтә үә кыйнәә гәзәәбән-нәәр».
Мәгънәсе: «Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда яхшылык бир, ахирәттә дә яхшылык һәм гүзәллек бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла».
– Кешеләргә бурычы булса, аны түләү.
– Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәет рухына багышларлар. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар.
– 3, 7, 40ына, елына багышланган аш мәҗлесләре үткәрү
Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрергә ярамаганлык турында катгый дәлилләр юк. Хәдисләрдә дә, Аллаһ китабында да: «Йә, мөэминнәр, сакланыгыз!» яисә «Бу гамәлдән ерак торыгыз!» дигән юлларны таба алмабыз. Шуңа күрә бу гамәлне хәрәмгә чыгарырга хакыбыз юк.
(«Хозур» нәшриятының «Мәет озату йолалары» китабыннан)
СОРАГЫЗ!
ШАТЛЫКМЫ БУ?
– Вафат булган татар мөселман артистларын соңгы юлга кул чабып озату гадәте керде. Татар халкында күңелсез, караңгы, шомлы кешеләргә мәет чыккан төсле дип әйтәләр. Кул чабу гадәте вафат булганын хуплаган, шатланган кебек була түгелме соң? Бу мәсьәлә буенча мөфтияттәге белгечләрнең фикерен беләсем килә.
Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле,
Казан шәһәре
– Алкышлап озату шәригать кысаларына сыя торган гамәл түгел. Йә мөселманча, йә христианча озатырга кирәк. Кул чабып озату атеистларча буладыр инде ул. Үлгән кешеләр алдында тере кешеләрнең соңгы бурычы: бергәләшеп дога кылып, аңа истигъфар кылу, Аллаһтан аның гафу ителүен сорау. Алкышлап озатасызмы, затлы, кыйбатлы табутка саласызмы, оркестр белән озатасызмы, чәчәкләр беләнме – болар мәрхүмгә файда китерми. Ә менә дога кылсагыз, Аллаһтан гафу үтенсәгез, бу аңа файда китерәчәк.
Гадәттә мулла чакыралар да, җеназа укырга кушалар. Күп очракта мәет киендерелгән дә була. Имамнар, муллалар шәригать кушканнарны үти. Мөселманча җирлибез икән, кәфендә артык әйбер булырга тиеш түгел. Билгеле, артист кешенең матур булып истә каласы килә. Туганнары, якыннары, яраткан тамашачылары өчен, мөгаен, соңгы алкышлар да мөһимдер. Әмма сине яратып искә алсыннар өчен исән чакта игелекле гамәлләрне ешрак кылырга кирәк. Шул очракта сине күңелләрендә һәрчак алкышларлар, – дип җавап бирде Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
НИГӘ КЫСКАРАК?
– Моңарчы Рамазан ае гел 30 көннән килә торган иде бит, быел 29 көннән килә. Ник алай килә икән ул?
Фәнис карт,
Арча районы, Му авылы
Соравыгызга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков болай дип җавап бирде:
– Хиҗрәт календаре Ай календаре буенча алып барыла. Ай озынлыгы астрономик хисап белән билгеләнә. Асылда, быел Рамазан аенда 29 көн. 30 көн тәмамланган очракта, аның бер көне өстәмә булып санала, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) фарыз кылганнан соң, биш уразаны 29 көн белән, ә дүрт айны 30 көн белән тотты. Рамазан аеның озынлыгын астрономия фәне белгечләре билгели.
ЧАЛМА КИМИЛӘР
– Җомга көн намазына йөрү – фарыз гамәл. Безнең районда шуңа игътибар иткәнем бар: бик сирәк хәзрәтләр генә намазны чалма киеп укый. Ник шулай икән? Дини кагыйдә бит ул. Чалма кию матур күренеш.
Булат абыегыз,
Арча районы, Курса авылы
Соравыгызны Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:
– Диндә ир-атларга түбәтәй, чалма кию мәҗбүри дигән нәрсә юк, ләкин башның түбәтәй белән капланган булуы хәерле гамәл булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазны һәрвакыт башына чалма кигән рәвештә генә укыган. Сәхабәләр аны бер генә тапкыр, анысын да чалмасын юу сәбәпле генә, чалмасыз күргәннәр. Искәртеп узыйк: чалма, чапан кию, намазны оекбаш киеп башкару безне башка дин тотучылардан, әйтик, яһүдләрдән аерып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләре белән намаз укыганда аяк киемен салып, үзенең сул ягына куйган. Моны башкалар күргәч, алар да үз аяк киемнәрен салып куйган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) намаз укып бетергәч: «Сез нигә аяк киемнәрен салдыгыз?» – дип сораган. Алар: «Без синең аяк киемеңне салганыңны күргәч, үзебезнекен дә салып куйдык», – дип җавап биргәннәр. «Чынлыкта, Җәбраил фәрештә минем янга килеп, анда нәҗес бар дип әйткән иде», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Аннан соң: «Әгәр дә кем дә булса мәчеткә килә икән, аягына кигән әйберендә пычрак яки шакшылык бармы-юкмы икәнен карасын, әгәр дә аяк киемендә пычрак һәм шакшылык бар икән, аны чистартсын һәм аның белән намаз укысын», – дип әйткән. Ә без Пәйгамбәребез (с.г.в.) динен үзгәртмәскә, аның сыйфатларын үзебездә булдырырга тырышырга тиешбез.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии