Татар мохите

Соңгы вакытта телевидениедә, матбугатта «татар теле үлә», «милләтебез югала бара» дигән сүзләрне торган саен ешрак ишетәбез. Монда хаклык бар, әлбәттә. Ләкин мин ул кадәр үк паникага бирелмәскә чакырам.

Үзем тумышым белән Башкортстанның Миякә районыннан. Әле дә анда кайткалап йөрим. Кайткан саен оптимистик рухта булам. Чөнки анда район үзәгендәге бар оешмаларда, урамда, кибетләрдә бар да татарча гына сөйләшә. Мин татар мохитендә булып кайткан кебек булам. Монда татар урта мәктәбе бар, татарча район гәҗите чыгарыла, балалар бакчаларында, больницаларда татарча сөйләшәләр. Мәчет эшли.

Быел Миякәдә 56 ел дәвамында мәгарифтә эшләгән, мәктәптә завуч, директор булган Камәрия Әхмәровага багышланган чарада катнашырга туры килде. Уфадан, Чаллыдан, авыллардан туганнары, якташлары җыелган иде. Арада иң өлкән яшьтәгесе булгач, беренче сүзне миңа бирделәр. Габдулла Тукай шигыре белән башладым сүземне. «Әллүки»не яттан укыдым. Ул мәҗлестә бар да татарча гына сөйләде. Мулла да бик матур итеп татарча чыгыш ясады.

Миякәне милли татар районы да дияргә була. Татарлар районда зур күпчелекне тәшкил итә. Мәнәвезтамак, Җилдәр, Миякәбаш, Миякәтамак, Кәркәле авыллары иң зурлардан. Башкорт һәм чуаш авыллары да бар. Элек рус авыллары да бар иде, андагылар шәһәргә китү ягын карады. Хәзер рус авыллары аз калды.

Бу төбәк электән мәгърифәтле төбәк саналды. Татар, башкорт, казахларның күренекле мәгърифәтчесе саналган Мифтахетдин Акмулла шушы якта туып үскән. Тәүге белемен Мәнәвезтамак мәдрәсәсендә алган. Әле шушы авыл мәктәбе бинасына бу хакта истәлек тактасы да куелган. Тәүге дөньяви мәктәп монда 1919нчы елда ук ачыла. 1937нче елда аны урта мәктәп итеп үзгәртәләр. Ул бүген дә эшләп тора. Без дә 1954нче елда шушы мәктәпне 24 егет һәм кыз тәмамладык. Уку тик татар телендә генә иде. Шулай да тугызыбыз югары белем алдык. Монысы, татарча укып надан каласың, дигәннәр колагына.

Безнең авылдан күренекле кешеләр дә чыкты. Әмир Әхмәтҗанов, Фруза Каһирова, Сәрия Хафизовалар безнең авылдан. Егерменче-утызынчы елларда әдәби үсеш башында торган Гариф Гомәр, Таһир Әхмәдуллин, күренекле артист Нурия Ирсаева, җырчы Айдар Галимовлар да Миякә ягыннан. Заманында бик популяр булган «Галия» драмасының, күп санлы әдәби әсәрләр авторы Таһир Ахунҗанов та (Таһир Таһиров) Мәнәвезтамак мәктәбен тәмамлаган. Ул күренекле дәүләт эшлеклесе буларак та билгеле кеше.

Миякә бүген дә туган телне саклаучы, үстерүче төбәк булып кала бирә. Авылларга асфальт юл бара, су, газ кертелгән, йортлар матур. Дим елгасы үзе генә дә ни тора!

РФ журналистлар союзы әгъзасы Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии