Вирусны кем йоктыра соң?

Йомышым төшеп, үзебезнең элемтә бүлегенә бардым беркөн. Иң озын чиратлар шунда бит хәзер. Шуңа да ачылу вакытын көтеп тормыйча иртәрәк барып басарга булдым. Элемтә бүлеге ачылырга әле 25 минут булса да, шактый кеше җыелырга да өлгергән. Билгеле инде, хәзер кая барсаң да коронавирус турында гына сөйләшәләр. «Кайчан бетәр инде бу вирус мәхшәре», – дип әйтеп куйды битлеген күзләренә хәтле менгереп бәйләгән бер агай. «2022нче елда бетермәсләр әле, – диде икенчесе, – әмма 2023нче елның җәенә бетерерләр, чөнки 2024нче елда Президент сайлаулары. «Бердәм Русия» партиясе үз кешесенең кандидатурасын тәкъдим итү максатында көчле агитациясен башлап җибәрәчәк». «Бик озак көтәргә туры киләчәк икән», – дип, көрсенеп куйды урта яшьләрдәге ханым. «Барлык кешегә дә вакцина ясап бетермичә туктамаслардыр». Монысы чәшке тун кигән ханымның әйтә башлаган сүзләре иде. Әмма ыспай киенгән озын буйлы егет аны бик тиз бүлдерде: «Вакцина дигәч тә, әнә чит илгә вакцина ясатмыйча чыгалмыйсың да бит, нишләп соң алайса чит илдә ял итеп яткан туристларыбыз коронавирус белән чирлиләр, быел көзен әле икесенең шунда гомере өзелде. Гәүдәләрен алып кайтырга халыктан акча җыйдылар ич. Мисырда ял итеп кайткан гаилә үзләре яшәгән Санкт-Петербург шәһәренә кайтып керүгә үк авырып егылган, гаилә башлыгының гомере киселгән. Ә бит вакцина ясаткан кешеләр үлми, җиңелчә генә чирләп алалар, диләр». Ярый әле ул арада элемтә бүлеге ачылырга өлгерде, битлекле кешеләр чиратка тезелде.

Чыннан да, вакцина темасы четерекле тема. Мәҗбүри QR-код кертүне дә аңлап бетермәде халык. Дөресен әйтергә кирәк, өстәгеләрне сүкмәгән кеше сирәк хәзер. Мәҗбүрилек кешенең нервысына бик нык бәрә торган гамәл. Ул гына да түгел, патриотлык хисен дә сүндерә кешене нәрсәгәдер мәҗбүр итү. Мин кичләрен йөзләрчә комментарийларны укып чыгам, укыйм да гаҗәпләнәм, нинди ачулы хәзер халкыбыз. Ирексездән ил тормышының болгана башлавыннан курка да башлыйсың. Яшьләр бит хәзер бернәрсәдән дә куркып тормый, үзләренең киләчәгенең авыр булачагын белеп торалар.

Вакцина ясатырга өндәүчеләр менә болай дип белдерә, имеш, вакцина ясатмаучылар кеше күп җыела торган җирләрдә, сәүдә йортларында, транспортта вирус тарата. Кем моны тикшергән соң? Имеш, вакцина ясатканнар бер генә кешегә дә чир йоктырмыйлар. Монысын кем исәпкә алып бара? Ни өчен вакцина ясатырга барган кешедән экспериментта ирекле катнашам дигән имза сырлаталар? Терапевтка кергәндә кәгазьдәге ул җөмләне сызган, әмма вакцина ясатырга телим дип килгән кешегә прививка ясаудан баш тарталар. Нигә? Димәк табиблар нәрсәдәндер шөлли.

Элемтә бүлегеннән кайтканда җәй көннәрендә бергә бакчага йөрүче ханымны очраттым. Бер ун көн элек тә очраткан идем мин аны, бабаең кайда дип сорагач, елап җибәргән иде. Хастаханәдә ята икән. Беренче прививкадан соң ук температурасы бик югары күтәрелгән. Хәтере югалган, якыннарын да танымый башлаган. Температурасы төшмәгәч, табибны өйгә чакыртканнар. Ашыгыч ярдәм белән алып китеп тикшерсәләр, үпкәләренең зарарлануы 70 процентка җитүе ачыкланган. Бу очрашуда да бакчачы әби бик күңелсез иде, карты әле һаман хастаханәдән чыга алмаган.

Кирәк бит, каршыма тагын бакчага барганда аралашып йөрүче 80 яшьлек агай очрады. Организмы нык аның, вакцинаны да әллә кайчан ясатты ул. Инде ике тапкыр ревакцинациягә дә барырга өлгергән. Әйбәт хис итәм үземне, ди. Тик менә күптән түгел генә 76 яшьлек карчыгы кинәт кенә вафат булган. Диагнозны «коронавируссыз ике яклы пневмония» дип куйганнар. Табиблар югыйсә безне куркытканда, организмга эләккән коронавирус ике яклы пневмониягә китерә, дип кабатларга яраталар. Аңламассың бу тормышны.

Әлегә үзем дә югары даирәләр куып керткән өй тоткынлыгында ятам. Бу QR-код кертелгәнче атна саен бер ике-өч тапкыр шәһәрне урап кайта идем. Хәзер эконом, транспортка түлисе 600 сум чамасы акчам янга кала. Минем хәзер эт хәтле дә кадерем юкмыни дип, өй тирәләрен әйләнеп керәм. Ачу килә инде, картайган көнеңдә барыр җиргә дә баралмый ят инде. Авырдык инде без ул коронавирус белән, табибларга бармыйча өйдә генә дәваландык. Тик моны аңлаучы гына юк.

Сәүдә йортларында, транспортта QR-код тикшереп йөрүчеләрне кызганып та куям. Безне дә Горбачев заманында көмешкә куу аппаратларын, көмешкә эзләтеп җәфалаганнар иде, фәлән еллардан соң аның ялгыш гамәл булуын таныдылар. Кайчан да булса бүгенге хәлләрне дә ялгыш гамәл дип танулары бик тә ихтимал бит.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии