«Әгәр мин Кытайга китсәм, мине йә концлагерьга озаталар, йә үтерәләр»

«Әгәр мин Кытайга китсәм, мине йә концлагерьга озаталар, йә үтерәләр»

Газетабызның 41нче санында басылып чыккан «Кытайда безне лагерь көтә». Синҗаннан килгән татар егетләре Татарстаннан яклау сорый» (16 октябрь, 2019) дип исемләнгән язма укучыларыбыз арасында кызыксындыру уятты. Кемдер аларны чын күңелдән жәлләсә, күпләр егетләрнең алдагы тормышы өчен борчылды.

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абыйлы-энеле игезәкләр, биш ел элек Казан федераль университетына укырга керә, әмма 2018нче елда туганнар уку урыныннан куыла. Бу – визаны яңартмау белән бәйле була. Ләкин игезәкләр бүгенгәчә Кытайга кайтырга куркып йөри, чөнки анда аларны лагерь көтә.

Интернет мәгълүматларына килгәндә, Кытайның Шәһризат һәм Шаһдияр яшәгән Синьцзян-Уйгур районында иң зур мөселман диаспорасы яши. 2017нче елдан бирле анда сакал үстерү һәм дини кием кию тыела. Монда исламны җирле халык өчен чит дин, дип саныйлар. Мөселман «концлагерында» бер миллионнан артык мөселман көчләп тотыла, шуңа күрә БМО Кытай кеше хокукларын боза, дип белдерә. Моңа да карамастан, Кытай Халык республикасы хакимиятенең эш алымнарын яклаучы хатка 37 ил, шул исәптән Русия дә кул куйган, дип яза «Коммерсантъ».

Шуңа да бертуган Шәүкәтләр туган якларына кайтырга теләми, үзләрен яклауны теләп, Татарстаннан ярдәм сорый. Сентябрь аенда Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы миграция идарәсе Кытайга кайтуны куркыныч дип тапмый. Бу карарны кире кагу теләге белән Казанның Авиатөзелеш мәкхәмәсенә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин ул да егетләрне якламый. Шуннан соң бертуганнарның адвокаты Татарстанның Югары мәхкәмәсенә гариза язган иде. 13нче декабрьдә суд карары билгеле булды. Кызганыч ки, егетләрне сөендерерлек хәбәр түгел, чөнки Татарстан Югары суды да Кытай гражданины Шаһдияр Шәүкәткә вакытлыча сыену урынын бирүдән баш тартуын законлы дип тапкан.

– Егетләрне теләсә кайсы вакытта депортацияләргә мөмкиннәр. Алар үзләре дә шуннан куркып йөри, ләкин без моңа юл куймаска тырышачакбыз. Кытайда аларга куркыныч яный, чөнки 2018нче елдан аларның әти-әниләре элемтәгә чыкмый. Егетләр туган ягындагы дуслары белән дә шалтыратышып сөйләшә алмый, чөнки тегеләре «бүтән шалтыратмагыз, беркайчан да Кытайга кайтмагыз», дип белдергән. Шуңа күрә егетләргә ярдәм итәргә телибез. – дип сөйләде бертуганнарның адвокаты Руслан Нәгыев. Ул егетләрнең хәзерге вакытта качкын буларак танылуларын да билгеләп үтте.

– Дөньяда «БМО Конвенциясе», «Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турындагы Конвенция» бар. Абыйлы-энеле Шаһдияр белән Шәһризатның хокуклары андагы кануннар белән туры килә. Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы Конвенциянең 2 һәм 3 статьяларын (тормышка хокук һәм газаплауларны тыю) бозуга сылтама белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Ләкин Русия чит ил гражданнарын якламый, шуңа күрә без Кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итәчәкбез, – дип дәвам итте адвокат. – Анда да яклау тапмасак, бу эш моның белән генә тәмамланмаячак. Безнең төрле вариантлар бар, ләкин барысын да сөйлисем килми.

Руслан Нәгыев егетләрнең курку астында булуын һәм журналистлар белән әңгәмәгә керергә теләмәүләрен дә билгеләп үтте. «Бу арада шалтыратулар күп. Өстәвенә, сайтларда, төрле матбугат чараларында басылган мәгълүматлар Кытай хакимиятенә дә килеп ирешкән. Шуңа күрә егетләр элемтәгә чыкмаска тырышалар», ди ул.

Бүгенге көндә Шаһдияр һәм Шәһризат Шәүкәт Казанда фатир арендалап тора. Бүген-иртәгә Кытайга җибәрмәсәләр ярый, дигән теләктә яши алар. Суд утырышында Шаһдияр үзе дә «Әгәр мин Кытайга китсәм, мине йә концлагерьга озаталар, йә үтерәләр», – дип белдергән.

Шуңа да карамастан, Татарстан Югары Суды эчке эшләр министрлыгы позициясен хуплады. Ул карарның резолютив өлешен генә игълан итте: район суды карары үзгәрешсез калачак. Ә бу аның ни сәбәпле хуплануы соңрак билгеле булачак.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии