«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ХИРУРГЛАРНЫ ЭШТӘН ҖИБӘРӘЛӘР

Безнең район больницасында бик яхшы ике хирург бар. Алар районда 4 ел эшләде. Авылның күркенә әверелде. Үзләре – Үзбәкстаннан. Ләкин гражданлыкны быел гына алганнар. Шуңа күрә аларга табибларга бирелә торган миллионнар да эләкмәде, хәзер китәргә йөриләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы хирургларны районда калдыру кебек сорауларны карамыймы икән?

СӘРИЯ апагыз,

Балтач районы, Норма авылы

Сезнең соравыгызны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына юлладык. Анда: «Бүген Татарстанның күп кенә район больницаларында эшләүче хирурглар эш урыннарыннан китә. Сәбәпләре төрле. Без табибларның нәрсәгә эшкә урнашканын һәм ни өчен киткәнен белмибез. Бу сорауга ачыклык кертергә кирәк. Бәлки, алар үз теләге белән китә, бәлки, аларны куганнардыр. Иң башта моны район больницасы хәл итеп бетерергә тиеш», – дип җавап бирделәр. Балтач районы үзәк больницасының баш табибы Газинур Дәүләтович Дәүлиевка шалтыраттык. Ул исә болай дип җавап бирде:

– Беркем беркая да китәргә җыенмый. Мондый заманда хирургларны эштән җибәрәләрме инде? Халык арасында чыккан имеш-мимешләр генә ул. Бу ике хирург та – үз эшләрен яхшы белүче егетләр. Кыргызстаннан алар, аларга район больницасында эшләр өчен бернинди визалар да кирәкми. Дөрес, аларның берсе китте. Ләкин үз теләге белән. Хәзер табибларны бер больницадан икенчесенә еш күчерәләр. Ләкин берсе китте – икенчесен алып кайттым. Ике хирург егетем дә – үз эшенең остасы. Алар беркая да китмиләр».

ТИЕШЛЕ ДАРУНЫ АЛА АЛМАСАГЫЗ…

«Безнең гәҗит»нең 4нче декабрь санында (№48) Сарманнан Люция Дәүләтова «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә «Акча да юк, дару да юк» дип зарын җиткергән иде. Инвалидка тиешле даруларны ала алмыйлар икән. Үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Сеңлем онкология белән чирләде. Дарулар язып бирәләр, ул кәгазьне район больницасына бирәбез – килми дару. Өч ай буена даруны үзебез сатып алдык. Бөтенесе кыйммәт. Нишләргә, минәйтәм, чыгу юлы булырга тиеш бит. Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыраттым, хәлне аңлаттым. Телефонны алган кыз бер телефон номеры яздырды. Шушы номерга шалтыратыгыз, дару юк икән, миңа шалтыратырсыз, диде. Ул биргән номерга шалтыраттым. Телефонны алган кыз сеңлемнең фамилиясен, исемен, адресын сорады. Компьютердан карады да, сезгә дару булырга тиеш, бар дип язылган, диде. Кая җибәрергә кирәк даруны, диде. Дәүләт аптекасына, дидем. Өч көннән көтегез, барып алырсыз, диде. Чынлап та, дару булды! Бу нинди номер булды икән соң, дип белешсәм, даруларны юллап алу буенча «кайнар элемтә» номеры икән. Менә шулар аша китертә башладым мин сеңлемә тиешле даруларны. «Безнең гәҗит» укучыларына да файдалы булыр, әлеге номерны әйтәм: 8(843)264-68-46.

Исемем редакция өчен генә

СУДТАН ЯКЛАУ ТАПМАДЫМ

«Ундүрт яшьтә никах укыту җинаятьме?» («Безнең гәҗит», №47, 27 ноябрь, 2019) дигән язманы укыдым да, бик үртәлеп, йоклый алмый башладым. Ул кешеләр шәригать кануннары буенча яшәп ятканнар. Шуларны рәнҗетеп, төрле юллар белән аларга гаеп тагып, суд юлында йөртәләр хәзер. Кеше язмышы белән шулай уйнамыйлар бит инде! Тәртип сакчылары, хөкемдарлар үзләрен кагылгысыз дип уйлыйлар, тик аларга кылган гамәлләре өчен ахирәттә җавап бирергә туры киләчәк. Безнең белән дә шулай булды бит. Җир бүлешә алмыйча, бер гаепсезгә ничә ел судта йөреп, бер ярдәм дә ала алмадык. Судтан яклау тапмадык. Олы апабыз, шул хәлләргә түзә алмыйча, үлеп китте, хәзер сеңлем белән икәү генә калдык…

Дәбирә РӘХИМОВА,

Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы

АВЫЛ КЕШЕСЕНӘ ОРДЕН ЮК…

Октябрь аенда, 60 кешегә орден-медальләр тапшырылды, дигән хәбәр чыкты. Барлык оешмалардан да санап чыктылар. Тик бер генә колхозчы да, терлекче-механизатор да аталмады. Колхоз булмаса, колхозчы ипи, сөт, ит биреп тормаса, ул орденнарны алу да булмас иде бит. Колхозларны күтәрәбез, диделәр. Берәр җитәкченең баласы колхозда эшлиме? Хәзер авыллардан депутатлар сайланмый да, күрсәтелми дә. Элегрәк авыллардан да сайлыйлар иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЕЛГАЛАРНЫҢ ИСЕМЕН ДӨРЕС КУЙМАГАННАР

Безнең авылдан ерак түгел зур булмаган ике елга ага. Елгалар аша салынган күперләр дә бар. Бер-ике ел элек шул күперләр янында елгаларның атамалары күрсәтелгән язулы такталар барлыкка килде. Ләкин аларда елгаларның тарихи атамалары түгел, бөтенләй башка атамалар язылган. Мәсәлән, Шыя елгасына барып кушыла торган бер кушылдыкка да «Шыя елгасы» дип язганнар. Чынлыкта, Шыя бөтенләй икенче якта агып ята. Икенчесе дә элек инеш кенә дип языла иде, хәзер башка исем язылган. Мондый башбаштаклыкны кемнәр эшләде микән, дип аптырыйбыз. Бу мәсьәлә буенча район хакимиятенә юллаган хатыбыз да җавапсыз калды. Шундый тупас хатаны кем эшләде икән һәм аны ничек төзәтергә була?

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Мамадыш районы, Ишки авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизовка рәхмәт: ул бу язуларны кем куюын һәм кем җаваплы булуын ачыклап, безгә хәбәр итте. Күперләр өчен җаваплы оешма яздырган икән аларны. «Төзәтергә була. Моның өчен елганың башка исемдә булуын дәлилли торган документларны алып килеп бирергә кирәк», – дип аңлатканнар Рифат әфәндегә. Тик Ишки авылындагы елгалар исемсез, алар халыкта да «инеш» дип кенә йөртелгән – Рәшит әфәнде дә шулай дигән иде, авыл башлыгы да шулай ди. Димәк, бу очракта инешләрнең Шыя елгасы һәм башка елга булмавын дәлилләү кирәк инде. «Шуны раслап, миңа алып килеп бирсәләр, аннары мин үзем йөреп бетерә торган булам», – диде Рифат Хафизов. Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрземановка да бу мәсьәләне җиткердек. Әлегә аның авыл халкыннан андый эчтәлектәге хат алганы булмаган.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии