Көләргәме, еларгамы...

Бервакыт урам буйлап бара идем, бер әби китаплар сатып тора. Татар әбисе дүрт китапны илле сумга тәкъдим итә. Ләкин китаплар пакетта, аларны күрсәтми. «Арзан гына бит, ал инде», – ди миңа бу әби. «Макулатура өчен ала алмыйм бит инде мин», – дим аңа, гаҗәпләнеп. «Ә нәрсә өчен?» – ди әби. Мин көлдем дә, үз юлым белән киттем.

Ләкин бу вакыйга, әбинең йөзе, аның сүзләре истән чыкмый гына бит. Ничә ел инде очраклы гына бу хәлне оныта алмыйм. Һаман уйланам: нигә бу әби ниндидер иске китапларны сатарга чыкты икән? Өстәвенә әле күрсәтми генә сатмакчы.

Бу уңайдан тагын бер вакыйга искә төште. Кызыбызның студент чагы иде. Кышкы каникул вакытында Чулман буе паркына чаңгыда йөрергә чыгып китте. Безнең анда нарат урманы, чаңгы юлы, кешеләрнең яратып чаңгыда йөри торган урыны.

Бит алмалары кызарып, елмаеп кайтып керде кызыбыз. Шунда ук очынып сөйли дә башлады:

– Көн шундый матур. Кар бөртекләре кояшта җемелди, искиткеч урман исе... Барам чаңгы юлыннан, кешеләргә елмаям, алар миңа елмая. Шундый рәхәт! Таудан Чулманга төшкәндә дә егылмадым. Боз өстендә балык тотып утыручыларны карап тордым. Ничек түземлекләре җитәдер көне буе утырырга, мин түзмәс идем. Кайту ягына борылган идем, каршыма бер хатын килә. Мин, башкаларга елмайган кебек, аңа да елмайдым. Ә ул шундый ачуланып карады: «Мин монда чаңгыда бөкремне чыгарам, ә ул көлә», дигән кебек булды.

Кызым белән икәү рәхәтләнеп көлдек бу хәлдән. Ә әнисе нигәдер көлми, йөзе бик җитди. Без аңа сораулы караш ташладык. Ә ул:

– Нигә көләсез? – ди. – Бәлки ул хатынның өендә кайгыдыр. Берәр якыны үлгән яки ире ташлап киткәндер. Урманга барып, саф һава сулап кайтсам, җиңелрәк булмасмы дип чыккандыр.

Кызым белән мин дә уйга калдык. Тормышны төрлечә аңлап була икән бит. Елмаеп йөрергә дә була, сине моның өчен берәү дә хөкемгә тартмас. Шул ук вакытта безнең яннан әллә нинди язмышлы кешеләр үтеп торуын да белергә кирәктер. Теге китап сатып торучы әби искә төште тагын. Миңа бит аның бөтен китапларын да, карап-нитеп тормыйча, алырга кирәк булган. Бәлки ул әбинең ипи алырлык та акчасы булмагандыр, ә мин көлдем дә киттем.

Бер хатын мәктәптә лаборант булып эшли. Яше җитмеш өчтә инде, һаман эшли әле. Яхшы бит инде, диванда ятмагач. Сәламәтлеге бар димәк, бәхетле хатын. Ә ул хатынга бер көнне улы әйткән: «Син нигә үлмисең әле, үләргә вакыт бит инде сиңа». Улы һәм килене белән бер фатирда яшиләр икән. Улын беренче хатыны куып чыгаргач, әнисе аны үз фатирына керткән булган. Икенче хатын алгач та һаман шунда яшиләр. Икенче хатыны завуч, өйдә ул үзен хуҗабикә итеп тота, нәрсә теләсә шуны эшли. Хәзер бу әби, авылдагы үз өен кире сатып алып, шунда күченмәкче. Менә бит, белмәсәң, кешене бәхетлегә санап йөрер идең. Тормыш без уйлаганнан катлаулырак шул, тирәнрәк казыган саен, күзгә ташланып тормаган, син уйлап та карамаган катламнары ачыла. Бер-беребезгә саграк кагылырга, игътибарлырак булырга тырышсак иде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии