АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ВЕНЕРА ГАНИЕВАГА ТАМАШАЧЫ ФИКЕРЕ КИРӘКМИ?

Венера Ганиеваның кыланып йөрүе борчый. Бер дә килешми бит. Шаярып, кияүгә дә чыга ул, сәхнәгә дә төрледән-төрле киемнәр киеп чыга – бу мактануга керә бит инде! Алай дан казанасың килсә, Әлфия апалар, Илһам абыйлар кебек, авылларга барып чыгыш яса, концерт куеп йөр. Бер баянчысы белән бер биючесе булса, халыкка җитә бит инде ул, чыгымнары да күп булмый. 70не куып барганда аның болай мактанып йөрүе бер дә килешми!

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

Шалтыратып, сезнең фикерләрегезнең сүзен-сүзгә Венера ханым Ганиеваның үзенә дә җиткердек.

– Укучыгызга миннән сәлам әйтегез! Минем өчен бер кеше фикере – фикер түгел. Бернәрсә дә әйтмим, – диде ул әлеге уңайдан.

ГАДИ ХАЛЫКНЫ КАЙГЫРТАСЫЗ

Яңа еллар исәнлек-саулык, гаилә бәхете алып килсен сезгә! Юлларда еш йөрисез, имин генә йөрсәгез иде. Безнең шикелле гади халыкны кайгыртып яшисез, рәхмәт сезгә. Сезнең газетадан аерылмасак иде, тиражларыгыз күп булсын, укучыларыгыз артып торсын. Рәхмәт сезгә, бер дә курыкмыйча язасыз, үткен һәм кыю булып калыгыз. Динә апа Камалетдиновага да исәнлек-саулык телисем килә. Рәсим хәзрәт Хәбибулланың язмаларын да бик яратып укыйм. Бәхетле булыгыз!

Рәйхана ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

НИГӘ 51 ГЕНӘ?

Газетагыз елына 51 сан гына чыга, ә бит быел соңгы санны узган елның ахыргы атнасында эшләп тапшырган идегез. Нигә ул 1нче сан булып, Яңа елда чыкты? Нигә 52нче сан булып, узган елда чыкмады?

ЭНҖЕ әбиегез,

Азнакай районы

Редакциядән: барлык атналык газеталар да 51 номер чыга. Бу Яңа ел каникуллары белән бәйле. Кеше ялларда укысын, дип, 17нче ел санын алданрак чыгардык. Чөнки газетаның беренче саны яллардан соң гына сезгә барып җитәр иде. Ә безнең икенче саныбыз укучыларыбызга барып ирешкәндә, башкаларның беренче саны гына дөнья күрде. Киләсе елда да шулай булачак. Быелга язылучылар беренче санны алмаган булсалар, аны почтадан таләп итегез. Китермәсәләр, безгә шалтыратыгыз.

БУЛДЫРАБЫЗМЫ СОҢ?

Кайбер түрәләр, «без булдырабыз», дип әйтергә ярата. Оптимизацияне сылтау итеп, Русиянең башка төбәкләрендә дә, бездә дә татар телендә укытыла торган мәктәпләр ябыла. Монысын булдырабыз. Республикабыз үзенең мөстәкыйльлеген игълан иткәннән бирле, татар милли университетын ачу мәсьәләсе газета битләрендә даими күтәрелә, ә милли университет бүгенге көнгә кадәр һаман юк та юк. Бу эшне әле дә булдыра алмыйбыз. Татарстан Мәскәү казнасына салым керемнәренең 80 процентын күчерә. Монысын арттырып та булдырабыз! Бу табышның бер өлешен татар милли университетын төзүгә юнәлдерсәк, әйбәт булыр иде, минемчә. Милли университет булдыру татар милләтенең киләчәген кайгырту ул. Бу мәсьәләне уңай хәл итсәк, «без булдырабыз», дип, чынлап та әйтә алыр идек.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АКЧА НИЧЕК БИРЕЛӘ?

Пенсионерларга 448 сум акчалата түләү була, дип язган идегез. Ул ай саен буламы, бер генә тапкыр биреләчәкме, аңлатыгызчы. Кайчан бирелә башлаячак?

Талия ХӨСӘЕНОВА

Буа районы, Лащы станциясе

Редакциядән: Татарстан Министрлар Кабинетының быелның 21нче сентябрендә кабул иткән 664нче карары нигезендә, аерым төркем гражданнарга 2017нче елда ай саен акчалата ярдәм күрсәтү билгеләнгән. Хезмәт ветераннарына, Татарстан республикасы бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерларга ай саен 448 сум түләнәчәк. Бер генә шарт: хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаска тиеш. Карарның үтәлүе өчен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы, сорауларыгыз булса, урыннардагы социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

БИРЕЛМӘГӘН АКЧАЛАРНЫ КҮПСЕНМӘГЕЗ!

Сугыш ятимнәре диюләрен өнәп бетермәүчеләр бик күп. Бу хакта газеталарда да язалар. Безгә берни бирмәгәннәр, бирәселәре дә юк. Аны кеше арасында сөйләүчеләре дә бар. Безгә – әтиләре сугышта үлгәннәргә – ниндидер ярдәм булган булса, шуның кадәр ач-ялангач булыр идекме, кияргә кием юк, ягарга утын юк, апа белән әни, икәүләшеп чана тартып, урманнан ягарга утын ташыйлар иде. Салкыннарда! Ач көйгә аларның күпме көчләре булгандыр инде? Әтиле балалар бу авырлыкларны күрмәде бит. Алар кычыткан ашамады, чабата кимәде, без шул әтиле балаларга кызыгып гомер иттек, бер дә күпсенмәдек. Бирмәгән акчаларны күпсенеп ятмасыннар иде. Бирмәгән акчаларны өмет тә итмим, Аллаһы Тәгалә үземнең шул 12 мең пенсиямнән аермасын, дим. Сугыш беткәч тә әле яшәү җиңел булмады – алабута, кычыткан ашап кына бер дә тамак туймады…

Фәнзия апа НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии