Авыл баласын зурладылар

Авыл баласын зурладылар

Гасыр эчендә 12 генә үзенчәлекле дата бар. Шуларның берсе быелның 11 ноябре иде. Фэн-шуй белгечләре бәхетле дип тапкан, алты берледән торучы әлеге датада Казанда гына да 300 пар өйләнешкән, Мисыр хакимияте Хеопс пирамидасын ябып куйган, Ләбиб Леронның туган көне булган… Вакыйгаларны саный китсәң, күп булыр иде. Бу көнне тагын бер зур вакыйга булды. Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә республика күләмендә уздырылучы «Авылның сәләтле 100 баласы» социаль акциясе нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Бу конкурсның башыннан ахырына кадәр без газетабызда даими рәвештә искәртеп килдек.

Татфондбанк оештырган «Авылның сәләтле 100 баласы» акциясе күпләрне канатландыргандыр. Менә бит, ниһаять, балаларына да үз сәләтен ачу мөмкинлеге туган!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уздырылучы бу чара өченче тапкыр уздырыла икән инде. Быел исә MasterCard халыкара түләү системасы да әлеге акцияне оештыруда үз өлешен керткән. Киләчәктә аңа башка оешмалар да кушылыр һәм әлеге чарада җиңүчеләр дә күбрәк булыр, дип ышанасы килә. Чөнки катнашучылар саны елдан-ел артып, быел инде 850 кешегә җиткән. Киләсе елга ул тагын да артачак. Лаеклылар, һәрхәлдә, 100 генә түгел…

Район-республика фән олимпиадаларында, төрле интеллектуаль бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар «Корстон»ның тамашалар залына Татарстанның барлык 43 районыннан җыелган иде. Чара башланганчы ук кунаклар чәй эчеп ял итте, бер-берсе белән аралашты.

Мин дә Арча районы Яңа Кенәр лицееның 10 сыйныф укучысы Миләүшә Фатхрахманова белән таныштым. Ул татар, рус теле, астрономия, математика, химия, физикадан район күләмендәге фән олимпиадаларында алдынгы урыннарны яулап, бирегә эләккән икән.

– Узган елны абыем Булат шушы акция лауреаты булды һәм быел мин дә катнаштым. Җиңүемә ышансам да, ул минем өчен көтелмәгәнрәк булды. Киләчәктә тагын да тырышып укырга яңа этәргеч бу, – ди Миләүшә.

Кызның яулыктан булуына игътибар иттем. Бәлки, шул ак яулык мине аның янына тартып китергәндер дә. Чын-чынлап сокландым: Миләүшә фән олимпиадаларына да әзерләнә, укырга да өлгерә, әти-әнисенә дә булыша һәм күңелендә иман нурын саклап, дин белән дә кызыксына…

Укытучысы Нурия апа Мөхәммәтҗанова укучысының сәләтле генә түгел, бик тырыш булын да ассызыклады һәм бер серне ачты. Миләүшәнең әтисе филология фәннәре кандидаты һәм авылда татар теле, әдәбияты укытучысы икән. Өстәвенә, «Татарстан яшьләре» газетасында Булат Хаков исеме белән басылучы искиткеч тирән фикерле, аналитик язмаларның авторы да. Шулай ук язмалары «Безнең гәҗит»тә дә еш басыла аның. Бу гаиләгә күзләр генә тимәсен!

Чара башланды, сәхнәдә кемнәр генә тәбрикләмәде сәләтле балаларны… Беренчеләрдән булып, ТР премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева сүз тотты:

– Безгә белем революциясе кирәк, – диде ул. – Бүген мәктәп, укытучы, белем бирү системасы турында күп сөйләнелә. Татфондбанкны бүген белемне пропагандалаучы, укытучыларга ярдәм йөзеннән үз җилкәсен куючы булышчы итеп тә күзалларга мөмкин. Бу проектның иң мөһим өлеше шундадыр, мөгаен. Белем дәрәҗәсен тикшергәндә, без бүген бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләренә таянабыз. Республикабызда рус телен күпме, ничек укытулары буенча бәхәсләшергә дә мөмкин, ләкин чеп-чи татар районында укып та, рус телен 100 балга тапшырган укучыбыз бар безнең. Ул Балтач районыннан Эльвира Дәүләтшина. Татар районында шундый нәтиҗә булу – безнең республика күрсәткече. Арча районы Яңа Кенәр авылы мәктәбе барлык Русия өчен эксперименталь мәйдан булып тора. Анда киләчәк мәгариф методикалары өйрәнелә. Безнең мактаныр уңышларыбыз күп һәм республикабызда мәгарифне үстерү эше дәүләт эше генә түгел, ә бар халык эшенә әйләнеп бара.

Бу чыгыштан соң Татарстаныбызның иң акыллы, сәләтле балаларын күпләр тәбрикләде һәм сәхнәгә чакырып чыгарып бүләкләде. Алар арасында ТР Фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов, Татфондбанк ААҖ президенты Илдус Мингазетдинов һәм башкалар бар иде. Укучыларга Татфондбанкның индивидуаль дизайны белән эшләнгән пластик карталар тапшырылды. Ел дәвамында шул пластик карталарга ай саен 1000 сум акча күчереләчәк. Үзенә күрә стипендия була инде бу.

Чара гел рус телендә генә барачак микән әллә, дип эчем пошып утырган иде, сәхнәгә чакырылган бер кунак татарча сөйләп җибәрде. Халык шагыйре, депутат Роберт абый Миңнуллинның шушы гамәле аңа карата булган хөрмәтне тагын да арттырды, әлеге чарага бәйле хис-кичерешләрне баетты.

– Мин дә авыл баласы һәм хәлегезне бик яхшы аңлыйм. Авыл балаларына башкаларга караганда авыррак, катлаулырак. Хәзер күбегез күрше авылларга йөреп укыйсыз. Музыка, сәнгать мәктәпләре җитми. Сезгә игътибар зуррак булырга тиеш, – дип башлады ул сүзен. – Татфондбанкка бу чара өчен зур рәхмәт. 100 бала бер караганда күп кебек, икенче караганда – аз. Безнең талантлы балаларыбыз, әлбәттә, күбрәк. Бездә банклар да күп! Әгәр һәрберсе 100 баланы шулай зурласа, 1000 бала гына да булмас идегез. Аннан гына алар банкротлыкка да чыкмас иде. Аларда акча күп! Авыл баласын без күз карасыдай сакларга тиеш, чөнки алар безнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклый. Әти-әниләрегезгә шундый акыллы балалар үстергән өчен, авыл укытучыларына да балаларга шундый белем биргәне өчен зур рәхмәт. Сез минем татарча сөйләшүемә аптырап утырмагыз. Без Татарстан республикасында яшибез. Бездә ике дәүләт теле, әгәр бүген бу чара бары тик рус телендә генә бара икән, бу бары тик вакытлыча гына күренеш дип уйлагыз. Менә сез үсеп җитәрсез, ике телне дә камил белүче министрлар, аларның урынбасарлары булырсыз. Ә бүген мин сезне тәбрик итәм һәм алда да уңышлар телим, – дип тәмамлады Роберт абый.

Аның сүзләре 11 сәгать 11 минутта әйтелгән икән. Ә бу көнне, нәкъ шушы вакытта, Фэн-шуй белгечләре теләк теләргә кушкан иде. Ул сөйләгәннәр тормышка ашсын һәм киләсе елга бу чара татарча да алып барылсын иде, анысы…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии