«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ КЫЗГАНАМ

Хат ташучылар турында мин дә үз фикеремне әйтергә булдым әле. Минем кызым почтада эшли. Безнең авыл бик зур. Хат ташучы авылның бер башыннан икенче башына ике километрлап ара үтә торгандыр. Бөтен эшне эшлиләр: пенсия өләшәләр, хат һәм матбугат тараталар, товар саталар. Иртә белән чыгып китә, кич кенә кайта. Суык булсынмы, яңгырмы, буранмы – аңа карамый, барыбер эшләргә кирәк. Ә ставкасы 0,9 гына. Җитмәсә, почта бинасында да суык. Нигә шул кадәр хөрмәтсезлиләр икән ул хат ташучыларны? Үземнең кызым эшләгәч, хәлләрен бик әйбәт беләм, бик кызганам.

Исемем редакция өчен генә

ТАРТМА КАЯ КИТКӘН?

Авылдагы почта йортының урам ягында стенада хат сала торган тартма бар иде. Хатлар салып китү өчен бик уңайлы иде ул. Шул ни сәбәпледер эшләми, хат салып булмый. Почта атнага ике көн ял итә, аның үзенең эш сәгатьләре бар бит. Элек бик рәхәт иде. Теләгән вакытта сала да китә идек хатны. Ул тартма кемгә комачаулады, ник аны алып аттылар икән?

Гыйльметдин ФӘТХУЛЛИН,

Питрәч районы, Шәле авылы

Шәленең почта бүлеге белән элемтәгә кердек. «Ул тартманы ремонтка гына җибәргән идек, хәзер эленеп тора. Килеп карасыннар», – диделәр безгә.

ИСӘН КИЛЕШ ИСЕМЛЕКТӘН СЫЗЫП АТКАННАР

Кайнанам Фәйрүзә Гатина Буа районы, Ташкичү авылында тора. Былтыр Җиңү көненә авыл җирлеге бер нәрсә дә бирмәде, Гөлназ исемле завклуб кыз, әнинең күңеле булсын дип кенә, әйбер китергән иде. Бик шатланды инде аңа әни. Быел 9нчы майга да бер әйбер бирмәделәр, ул шулай узып китте. 95 яшенә дә бернәрсә дә булмады. Өлкәннәр көненә нәрсә бирерләр икән дип көтә башлады. Ниндидер пакет биргәннәр, дигән хәбәр килде авылдан. Ә безнең әнигә бирмәгәннәр, пай җире булган кешегә генә биргәннәр икән. Авыл җирлегенең бухгалтериясенә шалтыраттым. Ничә еллар буе бер көн калдырмыйча колхозда эшләгән, 95 яшенә кадәр авылдан бер көнгә чыкмыйча яшәгән, пай җире дә колхозда булган кешене ник исемлектән төшереп калдырдыгыз, дидем. Һаман да шул «пай җире булганнарга гына бүләк бирдек» дигән сүзне кабатладылар. Сез пай җирен «земельный»га барып сорагыз, диләр. Наным, дидем, миңа гөл чүлмәге хәтле дә пай җире кирәкми, сезнең ике кило ярмагызның бер бөртеге дә кирәкми, миңа пай җирем булмаса да элек эшләгән заводтан подъезд төбемә кадәр китереп бирделәр бүләкне, мин әни өчен генә гарьләнәм, дидем. Район хакимиятенә язылдым, бардым. Олылар мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган Садретдинова исемле бер кыз белән сөйләштем. Ул әбигә он китерттерде. Оны да кирәкми, әйбер өчен әйтмим, исән килеш исемлектән сызып атуларына ачуым килеп йөрим, дидем. Әле район башлыгының үзенә дә керәм мин.

Гөлфия ГОМӘРОВА,

Буа шәһәре

МИЛЛИ ГОРУРЛЫК КАЙДА?

Соңгы елларда татар егетләре һәм кызларының башка милләт вәкилләре, күбесенчә урыслар белән тормыш корулары арта бара. Аларда милли горурлык, милли хисләр булмау сәбәпле исемнәрен дә үзгәртәләр. Башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен һәм дини йолаларын үти башлыйлар. Балаларына урыс һәм Европа халыкларыннан кергән исемнәрне кушалар. Җитмәсә, Татарстан уку йортларында татар телен укытуга каршы гаризалар язалар. Аларны үстергән ата-аналары милли тәрбия бирмәүләре көн кебек ачык. Бу хәл бик аяныч һәм кызганыч.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!

Газеталарга ел саен хат ташучы өйгә килеп яздыра иде. Быел ул авырып китте дә, үзем почта бүлегенә барып язылдым. Почтадагы кыз бөтен кирәкле газеталарымны яздырды да, берәр ташламагыз бармы, ди. Мин хезмәт ветераны, дим. Таныклыгымны алып килеп күрсәттем. Һәм миңа ташлама ясадылар: «Безнең гәҗит» 611 сум булырга тиеш иде (Игътибар! Бәяләр абунәче ункөнлегендә, ягъни 4-14нче октябрь көннәрендә генә арзанаеп алды, хәзер «Безнең гәҗит»кә язылу 693 сум. – Ф.М.), ә миңа 570 сум 54 тиенгә яздырдылар. «Сираҗи сүзе» 399 сум иде, миңа 371 сумга чыкты. «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы» газеталарына да ташлама булды. Бик куанып кайттым. Минем шикелле белмәүчеләр, бәлки, тагын бардыр. Белеп торсыннар һәм үзләренә тиешле ташламалардан файдалансыннар әле.

Фәрдия апагыз,

Чаллы шәһәре

Редакциядән: абунәчеләр ункөнлеге 3 – 13нче декабрьдә тагын булачак әле. Октябрьдәге ункөнлектә язылырга өлгермәгәннәр, шул вакытны көтеп торса, акчаларын янга калдырырлар.

ЮЛ АКЧАСЫН БИРМӘДЕЛӘР

Мамадыштагы улымның фатирында пропискада идем. Авылга күчтем. Күчкән айда юл акчасын бирмәделәр. 31нче августта кереп әйттем. 15енә хәтле әйтергә кирәк иде дип әйтәләр. Акчаны бирмәскә тырышалар.

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылы

Мамадыш районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлнара ДАВЫДОВА белән сөйләштек. Ул Тәскирә апа турындагы мәгълүматны компьютер базасыннан эзләп тапты. «Тәскирә апа июль азагында Иске Комазан авылыннан пропискадан төшеп, Козгынчыга күчкән. Бу мәгълүматны безгә ЗАГС биргән. Һәм безнең кызлар бу апаны автомат рәвештә Комазан авылы халкы исемлегеннән сызып ташлаган. Ә Козгынчыга күчкәнен белмәгәннәр. Бездә бөтен түләүләр дә мөрәҗәгать итүченең гаризасы нигезендә башкарыла һәм мөрәҗәгать иткән көннән генә башлана, ягъни Тәскирә апа безгә килеп, гариза язарга тиеш булган. Сентябрьдә килгән ул һәм аңа юл акчасы тиешенчә түләнә башлаган. Ә август, чынлап та, төшеп калган. Хәзер ул түләнмәгән ай өчен «перерасчет» та ясап булмый, чөнки гаризасында «с даты обращения» түли башларга дип язылган», – дип аңлатты безгә Гөлнара Ильяс кызы.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии