АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

КАШАПОВТАН ХАТ АЛДЫК!

Редакциябезгә Рафис Кашаповтан хат килеп төште. Хәтерегездә булса, аңа татарча хат язышуны тыйдылар, шуңа күрә безгә юлланганы да урыс телендә иде. Аны тәрҗемә итеп, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез:

– Исәнмесез! Күптән түгел «Безнең гәҗит»не алдыра башладым. Чит-ят җирдә туган телеңдә чыга торган газета алу бик рәхәт икән ул. Сезнең газета аша республикабызда булган хәлләр турында белеп торам. Әле мин иректә чакта ук «Безнең гәҗит» тирәсендә проблемалар тудырырга тырышып караганнар иде, аларны җиңеп чыгып, исән калуыгызга бик шатмын! Кешеләр кризиска карамый – язылалар икән, анысы да бик куанычлы. Исегездә булса, моннан биш ел тирәсе элек «Азатлык» радиосы тирәсендә шундый шау-шу тудырганнар иде, FM ешлыгын бетереп, меңләгән тыңлаучыны яраткан радиосыз калдырдылар. Аннан соң телевидение тапшыруларына, басма матбугатка да һөҗүм башланды. Проблемаларга бирешмичә, укучыларыгызны сөендерүне дәвам итүегезне телим. Татар халкы сезнең хезмәтегезне онытмаячак! Барлык хезмәткәрләргә иҗади уңышлар телим.

Хөрмәт белән,

ТИҮнең хөкем ителгән рәисе Рафис КАШАПОВ,

Коми Республикасы, Микунь шәһәре,

31нче төзәтү колониясе

АФӘРИН, ПРОФЕССОР!

«Безнең гәҗит»нең соңгы саннарында профессор Рифат Җамал-Корбановның ике язмасы басылды. Аларда сүз Сталин белән Хурщев турында бара. Мин дә бу уңайдан үз фикеремне әйтергә булдым әле. Сталин үлгәннән соң, күпләр аның мәете белән көрәшә башлады, ә аны беренче хурлап чыккан кеше Хрущев булды. Мин ул вакытта 10нчы классны тәмамлый идем. Ә Сталинга иң зур бәяне аның идеологик дошманы Черчель бирде: «Сталин Русияне сука белән алып, атом бомбасы белән калдырды», – диде. Хрущев турында: «Мин картаеп үләрмен дип уйлаган идем, Хрущевның сәясәтеннән көлеп үләчәкмен икән», – дип әйтте. Бездә Сталинны бик күпләр чәйнәде, әле һаман да чәйниләр. Сәясәт турында тәмәке пыскытканда гына сөйләшүчеләр Сталинны Гитлер белән бер рәткә куялар, тәнкыйтьлиләр. Ә Рифат Җамал-Корбанов бик дөрес язган. Афәрин, профессор!

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә районы

ЭШЛӘМӘГӘН КЕШЕ АЛИМЕНТ ТҮЛИМЕ?

Газеталарда алимент турында гел язып торалар. Шулай да бер сорауга җавап таба алганым юк: эшләми торган кеше нинди суммадан алимент түләргә тиеш икән?

Мәдинә ӘКРАМОВА,

Яшел Үзән районы

Гаилә кодексы нигезендә, ата яки ана кеше, эше һәм рәсми хезмәт хакы булу-булмауга карамастан, баласына алимент түләргә тиеш. Гадәттә, ата белән ана уртак фикергә килә һәм алимент түләү өчен билгеле бер сумманы үзләре билгелиләр. Әгәр үзара килешү булмаса, баланы тәрбияләүче, әйтик, ана кеше, судка гариза яза. Әлеге гаризада бала яшәгән төбәктәге яшәү минимумы суммасын да күрсәтә. Шуның нигезендә хөкемдар карар чыгара. Ата кешенең яшәү рәвешен, башка гаиләсе, балалары бармы-юкмы икәнлеген исәпкә алып, суд аңа алимент күләмен үзе билгели.

МЕНӘ ДИГӘН ЮЛНЫ ВАТТЫЛАР…

Безнең Буа районыннан Ульян – Казан трассасы үтә. Бик әйбәт хәлдә иде ул. Тик шул юлның нигезендәге бетонына кадәр актарып атып, яңадан сала башладылар. Нәрсә бу: диверсияме, ахмаклыкмы, әллә акча эшләргә теләүме? Авылларда юл юк, ә монда искиткеч хәлдәге юлны җимереп, яңадан салалар. Бер чокыры да юк иде аның. Ерак юллардан килүче машина йөртүчеләр дә, туктап, нәрсәгә җимердегез, монда бик әйбәт иде бит, дип аптырап китәләр…

Бер укучыгыз,

Буа районы

«ТИЕШЛЕСЕН КАЙТАРСЫННАР!»

Мин 1990нчы елда ул заман өчен зур сумма – 132 сум белән пенсиягә чыктым. Реформалар узгач, ул хәзерге акча белән 5-6 меңгә калды. Бераз арттыра-арттыра, соңгы вакытта 8400 сум булды. Яз көне Пенсия фондына «перерасчет» ясарга дип мөрәҗәгать иткән идем, алар элек колхозда эшләгәннәремне архивтан актарып карадылар да июль өчен 9600 сум диярлек түләделәр. Миңа элек түләнми калган аерманы кайтарырга тиешләрме? Безнең Пенсия фондында утыручы белгеч кыз: «Апа, мин сезгә андый «перерасчет» ясасам, мине эшемнән куалар», – дип әйтте.

Рушания МӨХӘММӘТШИНА,

Спас районы, Ямбакты авылы

Русия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсеннән алынган җавапта болай диелгән: «Иминият пенсиясе турындагы» федераль канунның 23нче маддәсе нигезендә, иминият пенсиясен кабаттан исәпләү («перерасчет») пенсионердан гариза кергәннән соң киләсе айның башында башкарыла. Рушания Мөхәммәтшина яшәү урыны буенча Пенсия фондына 6нчы июнь көнне мөрәҗәгать иткән. 1нче июльдән аның пенсиясен арттыру ягына кабат исәпләгәннәр. Шуннан кала пенсиясен арттыруга хокукый нигез юк дип табылган».

***

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең сорауларыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапларны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии