Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ХАЛЫК БАРЫСЫН АҢЛЫЙ

Сүзем митинглар турында булыр. Бу турыда сүз кузгатышка, барысын да Алексей Навальныйга аударып калдыралар. Юк, җәмәгать, мәгънә тирәндәрәк ята. Халык социаль гаделсезлек аркасында күтәрелә башлады. Байлар белән ярлылар арасында упкын тирәнәя. Бәяләр һаман үсә, хөкүмәт аларны «стабильләштерәбез», ди. Әйтегез әле: күтәрелгән әйбернең бәясе төшкәнен күргәнегез бармы? Төшәр бар, тот капчыгыңны! Ул газ бәясе турында әйтеп тә торасы юк. Уртача пенсия хакы алган кеше ул акчага ничек яшәргә тиеш? Аена 5 мең сум газ түләвенә генә китә, ә калган чыгымнары күпме… Газ бит ул – табигый байлык, аңа халык хуҗа булырга тиеш, олигархлар түгел. Моны яшьләр дә аңлый башлады хәзер. Авылларда митинглар булмый шул, гаделлек таләп итеп мин дә чыгар идем. Хөкүмәт аны белә, барысын Навальныйга аударып, митингка чыгучыларны үзенең гвардиясе белән бастыра. Арты хәерле булсын, тора-бара мондый чуалышлар артачак кына. Гади халык ярлылана бара, Русия упкынга тәгәри. Навальный – сылтау гына, сәбәп гаделсезлектә. Алда безне нәрсә көткәнен белмибез, Аллаһка тапшырдык.

Әхәт САБИРОВ,

Казан шәһәре

МЫСКЫЛ ИТӘЛӘР

Пенсиямнең 545 сумын кисеп китерделәр. Гыйнвар аеннан гына 8919 сум ала башлаган идем, инде февральдә киметкәннәр. Нигә кешене мыскыл итәләр икән?

Земфира ФӘТХЕТДИНОВА,

Мөслим районы, Исәнсеф-Чишмә авылы

Соравыгызны Мөслим районы Пенсия фонды бүлегенә юлладык. Аннан мондый җавап алдык:

– Гражданның пенсия күләме зур түгел. Татарстан республикасы өчен минималь пенсия күләме 8423 сум. Әгәр пенсионерның пенсия күләме шул суммага тулмый икән, без аны өстәмә түләүләр белән тутырабыз. Бу исемлеккә юл акчасы да, өстәмә федераль түләү дә керә. Гыйнвар аенда пенсия индексацияләнде. Бу апаның да пенсиясе артты, субсидия дә пенсиягә кушылып килде, ләкин февральдә түләүләр аерым килгәч, ул боларны сизмәгән, күрәсең.

АНА ТЕЛЕН ОНЫТМЫЙК

Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә рәсми рәвештә мөселманнарны чукындыру юк. Бу эшне мәкерле юл белән эшлиләр. Безне тыныч юл белән урыс милләтенә әйләндерә башладылар. Мәктәптә балаларына ана теле итеп татар яки урыс телен укытуны сайлап, ата-аналар гариза язарга тиеш. Урыс теле татарлар өчен берничек тә ана теле була алмый, ул аралашу теле генә бит. Урыс телен ана теле дип сайлаган татар ата-аналарында милли горурлык хисе бөтенләй юк.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ҺАМАН КЫСРЫКЛЫЙЛАР

Халыклар дуслыгы турында сөйләшәбез, татар теле – безнең байлыгыбыз, дибез. Кызганыч, тик безнең татар теле Татарстанда кимсетелгән тел ул. Мәктәпләрдә татар телен ирекле рәвештә укырга рөхсәт бирмиләр, балалар бакчасында татар төркемендә татарча сөйләшмиләр. Телне камил белгән балалар да, бакчадан онытып кайта аны. Республикабызда саф татар мәктәбе, балалар бакчасы юк. Мәктәпләрдә фәннәрне 62 процент татар телендә өйрәнәләр, диләр. Тик бу алай түгел. Үзәгендә татар мәктәбе булмаган районнар да бар. Татар теле турында сөйләсәң, экстремист буласың. Журналистлар да, дәүләт органнарында эшләүчеләр дә кимен куймый. Татар милләте өчен мөһим даталарны оныта. Мөселманнар өчен бәйрәм көне булып саналган җомганы да бәйрәм дип кабул итми, халыкны котламый. Җомга мөбарәк дип әйтергә оялалар. Ә христиан бәйрәмнәре турында тәүлек буе сөйлиләр.

Әлфия апа,

Казан шәһәре

КЕМ БУЛЫШЫР?

Районда үз йортлары белән торган әбиләргә нишләргә? Йортларда төнлә утлар сүнә. Шул утларны караучы берәр оешма бармы икән ул? Кайда гына шалтыратмадык, без шәхси йортларны карамыйбыз диләр, куркалар.

Хәдичә әбиегез,

Азнакай районы

Сезнең соравыгыз буенча, Азнакай районының «Татэнергосбыт» ААҖ оешмасына шалтыраттык. Белгечләр әйтүенчә, шәхси йортларны карау «Челтәр компаниясе»нә йөкләнгән. Электр белгечләре сезнең йортка килеп тикшерү үткәрсен яки проблемагызны хәл итсен өчен, Подстанция урамы, 21нче йорт адресы буенча урнашкан оешмага язма рәвештә мөрәҗәгать юлларга кирәк.

ХӨРМӘТ ИТИК

Гәҗит битләрендә «Кәмит Җәвит» турында бәхәсләр бара. Мин үзем дә карыйм бу тапшыруны, күңелле ул. Тик шулай да кайбер атнада күңелгә тия торган урыннары була. Менә бер атнада мәзәк сөйләп, 80 яшьлек әбиләрдән көлделәр. Аннары ач-ялангач килеш чит ил биюе биеделәр. Без капка төбендә ярымшәрә биемәдек, гармунга матур гына бии идек. Бу тапшыруны яшьләр түгел, минем кебек өлкәннәр генә карый. Шуңа күрә олыларны хөрмәт итсеннәр, ялангач килеш биемәсеннәр иде.

Фәнзия НАСИБУЛЛИНА,

Алексеевск районы Яшьнәк авылы

КОРЪӘННЕ НИЧЕК УКЫРГА?

Белемле имамнан Коръән уку әдәпләрен сорагыз әле. Коръән укуны ничек башларга? Нинди аятьләр укырга кирәк һәм укуны ничек тәмамларга?

Мидхәт САФИУЛЛИН,

Башкортстан, Бәләбәй районы

Соравыгызны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Иң беренче чиратта Коръән укучы госелле, тәһарәтле булырга тиеш. Аннары «Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни». (Мәгънәсе: «Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит», дип ният кылыныр. Ниятне күңелдән дә, телдән дә әйтергә ярый. Коръән укучы, мөмкинлеге булса, кыйблага карап утырыр, «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бимилләһир-рахмәнир-рахим», – дип, укырга теләгән аятьләрен укыр. «Фатиха», «Аятел-көрси», «Ихлас», «Нәс», «Фәләкъ» сүрәләрен укырга була. Коръәннең кайсы сүрәсе, кайсы аяте генә укыла башласа да башта «Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗим» дип әйтергә кирәк. Тәмамлаганда «Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн» дип дога кылу хәерле. (Мәгънәсе: «Йә, Рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләребезнең хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кылсаң иде»).

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии