Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ПОЧТАБЫЗ ЭШЛИ БАШЛАДЫ!

«Безнең гәҗит» хезмәткәрләре, декабрь аенда «почтабыз начар» дип шалтыратканнан соң, сез безгә килеп киткән идегез («Почта начар, эшләми!» 14 декабрь, 2022, №49). Сез килеп киткәннән соң почта бүлекчәбез эшли башлады! Хат ташучы куйдылар! Газеталарны вакытында китерә. Бик зур рәхмәт сезгә! Илфат Фәйзрахмановка һәм барлык коллективыгызга уңышлар телим!

Валентина АВЗАЛОВА,

Алабуга районы, Поспелово авылы

НӘРСӘ ӨЧЕН ТҮЛИСЕ?

Коммуналь түләүләр кәгазендә яңа юл барлыкка килгән – «отвод сточных вод». Нәрсә инде бу? Нәрсәгә мин аның өчен түләргә тиеш?

Рамазан ҮТӘМЕШЕВ,

Түбән Кама шәһәре

«Отвод сточных вод» – явым-төшем сулары гына түгел, күпкатлы йортларда подъездларны, катлардагы идән һәм стеналарны юганда тотылган су да. Суны тоту, ягъни «водопотребление» үзе аерым каралса, хәзер «отвод» та аерым карала һәм санала. РФ Хөкүмәтенең 2022нче елның 3нче февралендә чыккан 92нче карары нигезендә, түләү кәгазьләренә яңа графа өстәлде. Моңарчы «отвод сточных вод» чыгымнарын халык түгел, ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр каплый иде. Хәзер ресурслар белән тәэмин итүче компания, чыгымнарны исәпләп, идарә итүче компаниягә (УК) түләү суммасын җибәрә, идарә итүче компания нормативлар буенча кемнең күпме түләргә тиешлеген ачыклый һәм квартплата кәгазенә аерым графа итеп язып бирә. «Отвод сточных вод» чыгымын исәпли торган аерым счетчик юк, салкын һәм җылы суның күпме тотылганын исәпли торган җайланмалар гына бар. Шуңа һәм йорттагы гомумкулланылыш мәйданына карап, «отвод сточных вод» өчен һәр йортка үз нормативы билгеләнә, түләү суммасы шулай исәпләнә. Бу – яңа түләү түгел, хәзер «отвод сточных вод» өчен аерым алына торган түләү элек «йортны карап тоту һәм ремонт» дигәнгә керә иде, дип аңлатырга тырыштылар карар кабул ителгәндә.

ХАЛЫК АРТИСТЫН «ПҮЧТӘК»КӘ БИРӘЛӘР

Хәзер пүчтәк кенә артистларга да халык артисты исемен бирәләр. Әнә Алинә Шәрибҗанова дигән җырчы «Үзгәреш җиле»ндә татар җырын бозып йөрде-йөрде дә халык артисты исемен алды. Ярар инде Филүс Каһиров, ул җырлый белә. Элек башкача иде бит. Яшь чакта Габдулла Рәхимкулов концертына барган идем. Менә ул җырлый иде ичмасам! Анда бөтен рәт аралары да шыплап тулган иде, урын булмагач, кеше басып карады. Артист баянга гына җырлады. Әле беркөнне Ришат Төхвәтуллинның концертына бардык. Болай тыңларга матур җырлый ул, ләкин концертында даң-доң тавышка башлар авыртып бетте. Бәлки, мин олы яшьтә булганга гына шулай күренгәндер инде ул.

Айрат БИКТАШЕВ,

Минзәлә шәһәре

ШТРАФНЫ ТҮЛӘРГӘ ОНЫТТЫМ

Рульдә барганда юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен ЮХИДИдән штраф килгән иде. Вакытында түләргә онытканмын. Түләнмәгән штрафны приставларга тапшырганнар. Хәзер түләдем инде, шулай да аңлатып язсагыз иде: приставлар түләнмәгән штрафка пеня өсти аламы? Түләнмәгән штрафың булса чит илгә чыгармауларын беләм, ә менә штраф суммасын арттыра алалар микән?

Исемем редакция өчен генә

ЮХИДИ штрафын түләр өчен 60 көн бирелә. Беренче 20 көне – льготалы, ягъни 50 процент ташлама белән. Шушы тиешле вакытта штрафны түләмәсәң, эш приставларга тапшырыла. Ягъни административ штраф салыну турындагы карар үз көченә кергәннән соң 70 көн эчендә (10 көне – эшне тапшыру турындагы карар үз көчен керсен өчен кирәк) эш приставлар (ФСПП) кулында була. Приставларга тапшырылганнан соң да штрафны 5 көн эчендә түләргә ярый әле. Шуннан да соңга калсаң, приставлар мәҗбүри алымнар куллана башлый: банк карталарына арест сала һәм штраф суммасын сезнең рөхсәттән башка да шуннан тотып кала. Моннан тыш, вакытында түләмәгән өчен, приставлар һәр штрафка «исполнительский сбор» (штраф суммасыннан 7 процент күләмендә, ләкин 1000 сумнан да ким түгел) өсти. Ә чит илгә 30 мең сум һәм аннан да күбрәк штрафың түләнмәгән булса чыгармыйлар.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии