«Почта начар, эшләми!»

«Почта начар, эшләми!»

«Безнең гәҗит»не бик яратабыз, аннан аерылырга теләмибез. Әмма алга таба да болай дәвам итсә, бүтән язылмабыздыр инде... Чөнки газеталарыбыз почта тартмаларына хәтле килеп җитми. Артыннан эзләп йөреп, хәлдән таябыз. Хәзер авылда хат ташучы бөтенләй юк, шуңа почта таратылмый. Ә безнең күбебез инде шактый өлкән кешеләр, аякларыбыз авырту. Пенсия артыннан да почтага аена бер тапкыр көчкә генә барып кайтабыз. Атна саен газетаны барлап йөрергә чамабыз юк шул.

Бәлки үзегез килеп, хәлебезне күреп китәрсез. Сезнең сүзегез дә үтә торган. Мәсьәләне газета битләрендә күтәрсәгез, яхшы булыр иде. Аеруча карт-карчыкларга почтальонсыз яшәве бик кыен бит...»

Алабуга районының Поспелово авылында яшәүчеләрдән узган атнада менә шундый эчтәлектә хәбәр алдык. Вакыты да туры килгән бит, нәкъ газета-журналларга язылу кампаниясенең кызган мәле. Вакытлы матбугатны нәшер итүчеләр, һәр укучыны кадерләп, аларны югалтмаска тырышканда, Поспеловода почта таратылмау аркасында «язылмабыз ахыры» дип торалар. Шуңа күрә, әлбәттә, әлеге мәсьәлә турыдан-туры «Безенең гәҗит» редакциясенә дә кагыла. Икенчедән, почта хезмәте үз вазифасын тиешенчә башкармыйча, халыкның хокукын да чикли бит. Хәлне җентекләп өйрәнү өчен кичекмәстән Алабуга районына юнәлдек.

«ГАЗЕТАНЫ ӨЙГӘ КИТЕРЕШЛЕ ИТЕП ЯЗЫЛАБЫЗ, СОҢЫННАН ЭЗЛӘП ЙӨРЕРГӘ КАЛА...»

Поспелово авылына килеп кергәч тә, иң элек беренче очраган кибеткә тукталдык. Ни дисәң дә, кибет авыл җирендә чыбыксыз телефон үзәге, «информцентр» бит ул.

«Хат ташучы юк шул, почтаны байтактан, бер ел тирәсе таратмыйлар бугай инде» диделәр анда.

– Мин элек газета-журналларга күп языла идем. Хәзер берсен дә алдыртмыйм. Почта таратылмагач, барыбер килеп җитми бит. Кирәклеләрен кызым Чаллыдан алып кайтып бирә, – ди 40 елдан артык укытучы булып эшләгән Нина Мякотских, хат ташучы булмаудан туган уңайсызлык турында аңлатып. Коммуналь түләүләр өчен квитанцияне дә аңа ай саен күршесе почтадан алып, кертеп чыга икән. Ә пенсияне банк картасына гына күчә торган итеп җайлаган. Үзем күп йөри алмыйм, 89нчы яшь белән барам инде, ди Нина Ивановна.

Ә менә Валентина Авзаловага – авырту аяклары аркасында инвалидлык алган кешегә, җәяү йөрү бөтенләй кыенга туры килә. Почтага хәтле үзем генә мөстәкыйль рәвештә бара алмыйм, ди ул. Исән вакытта ире үзен машинага гына утыртып йөртә торган булган. Бер ел элек ул да бакыйлыкка күчкән шул.

– Хәзер өйдә ялгызым калдым, бик авыр. Моңсулы, сагышлы көннәремдә күңел юатырга «Безнең гәҗит» бар. Тик аны да кулга алу бәхете сирәк тәти. Үзем йөри алмагач, пенсия алырга улым машина белән алып барып кайта. Ул гаиләсе белән аерым яши, аның да вакыты гел булмаска мөмкин. Менә, соңгы тапкыр пенсиягә баргач, «Безнең гәҗит»нең ике санын эзләп табып алдым. Шуннан әле яңаларын күргәнем юк. Киләсе пенсиягә хәтле көтәргә кала инде. Болай бик кыен бит. Инде быел әллә язылмыйммы да дигән идем. Шулай да, яраткан газетама тагын язылдым әле. Моңарчы сезнең «Шифалы гәҗит»кә дә языла идем, – ди Валентина Михайловна. Ул да, тагын без сорашкан башкалар да – Поспеловода яшәүче һәркем хат ташучы булмау аркасында почта таратылмауның уңайсызлыгы турында белдерде. Шунысы: бу бит бетеп баручы кечкенә авыл түгел, 3 кибетле, бер ягыннан икенче ягына йөреп чыгу җиңел булмаган зур бистә.

«Безнең гәҗит»сез калуга борчылучы укучыбыз Валентина Авзалова

– Пенсия артыннан баргач, квартплата квитанциясен таба алмадым. Почта хезмәткәре соңыннан эзләп карармын, диде. Ә мин берәр сәгатьтән соң, көндезге уникеләр тирәсендә шалтыратканда, ул инде почтаны бикләп китеп барган. Икенче килгәндә эзләрмен, диде тагын. Югалса, киләсе айныкын көтәсе һәм ике айга берьюлы түлисе була инде. Алай җайлы түгел бит, – ди Валентина Авзалова. Үзе почта хезмәткәрләрен дә гаепләми, аларны да аңлыйм, ди. Әмма, ул әйткәнчә, халык бит газета-журналларны өйгә чаклы китереп бирешле итеп языла, ул хезмәт өчен хәләл акчасын түли. Соңыннан үзләренә эзләп йөрергә кала.

«ТОВАРЛАРЫН КЫЗГАНУДАН АЛАБЫЗ ИНДЕ...»

Авылдагы почта бүлекчәсе атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 2-3 сәгатькә ачылып ала икән. Халык шул вакытта барып, почтага төшкән йомышларын үтәп калырга тырыша. Без килгән көнне пенсия китерелгән булып чыкты. Шунлыктан кеше байтак, кысан гына бүлмәдә хәтта чират та хасил булган иде. Янәшәдәге аерым өстәлдә коммуналь түләүләр өчен квитанцияләр өеме ята. Һәркем үзенекен шуннан эзләп табып алырга тиеш. Ә пыяла белән каплаулы зур гына киштә артында төрле консервлар, чәйләр, печенье-прәннек ише тәм-томнардан торган сәүдә почмагы оештырылган. Почта хезмәткәре чираттагы агай-апага пенсия акчасын санап тапшырганнан соң, шул киштә ягына борыла да, сезгә нәрсә бирим, дигән караш ташлый. Кайберсеннән сорап та тормыйча, кечкенә төргәкле чәкчәкләрне яки матур каплы чәйне чыгарып тоттыра. Ә халык арасында ник берсе каршы килсен?! Һәммәсе канәгать кыяфәт белән товарны сумкасына алып сала. Бу процесс шул чаклы көйләнгән, автомат рәвештә башкарыла, хәтта әле хәзер үк кирәк булмаган азык-төлекне дә сатып алалар. Әнә, без хәл-әхвәлләрен белешеп аралашкан әңгәмәдәшебез Зоя Касимова да бер кап чәй сатып алган.

Түләү кәгазьләре әнә шулай өемдә ята

– Чәем бар иде әле анысы. Пенсия таратканда, берәр нәрсә алырга тырышабыз инде. Почта хезмәткәрләрен кызганабыз. Аларга фәлән хәтле сатарга план бирәләр бит. Ә безгә бер кап чәй күп түгел, – ди Зоя ханым. Янәшәдә басып торган Рәфилә Мортазина да аның фикерен куәтләде:

– Үземнән беләм, почтада бер ел тирәсе эшләп алырга туры килде. Хезмәте бер дә җиңел түгел. Шуңа аларга аз булса да булышырга тырышабыз, – ди ул да.

Шул рәвешле Поспелово почтасында да ихтыяри-мәҗбүри сәүдә гөрли иде. Анда да, дибез, чөнки охшаш күренешне хәзер бөтен почта бүлекчәләрендә күзәтергә мөмкин. Тик, башка бүлекчәләрдәге сыман, Поспелово авылыныкында да вакытлы матбугатка язылучылар гына юк дәрәҗәсендә.

– Мин 1984-85нче елларда хат ташучы булып эшләгәндә, вәт, язылалар иде ул газета-журналларга, – дип тел шартлатты чиратта басып торучы Валентина Потанина. – Ике өлешкә бүлеп тарата идек, алай да сумканы күтәрерлек булмый, газеталар белән шыплап тула иде бит. Ә менә хәзерге кебек азык-төлек, башка товарларны мәҗбүриләп саттыру юк иде. Почта хезмәткәренең болай да эше күп, тагын товар сатарга мәҗбүр итеп башын катыралар...

Әлеге фикерне яклаучылар да шактый булды чиратта торучылар арасында. Дөрестән дә, авылда өч кибет бар, инде почтада да әйбер сату нәрсәгә кирәк? – диештеләр. Хәтта почта хезмәткәре – Алабуга районының 423626нчы күчмә почта бүлекчәсе җитәкчесе Елена Хомченко үзе дә ул эшнең өстәмә мәшәкать булуы белән килешә. Әмма...

– Эше болай да күп, тагын товар сату буенча план куела. Ә хезмәт хакы бик кечкенә. Шуңа хат ташучы булып эшләргә теләмиләр. Менә мин күчмә почта бүлеге җитәкчесе буларак, 6 авылга хезмәт күрсәтәм. Атнага 6 көн эшлим. Шуңа 28 мең сум акча чыга. Ә хат ташучылар яртышар ставкада гына, айга 6-7 мең сумга йөрергә мәҗбүрләр, – ди Елена Хомченко. Әлбәттә, шул чаклы гына акчага эшләргә кеше табылмау бер дә гаҗәп түгел. Ә моңарчы түзеп, хезмәт куючы хат ташучыларга рәхмәт кенә әйтерлек.

Кысан бүлмә кибет вазыйфасын да үти...

«РУСИЯ ПОЧТАСЫ» ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ ХАЛЫКНЫ ШАНТАЖЛЫЙ... »

Ничек кенә булмасын, почта хезмәтенең халык өчен кирәкле булуы бәхәссез! Хат ташучылар электән вакытлы матбугатны тарату белән бер рәттән, пенсия, квитанцияләр өләшү, түләүләр җыю кебек социаль вазифаны да башкарып килгән. Ул хат, телеграммалар турында әйткән дә юк. Кыскасы, элек-электән хат ташучыны якын туганы кебек һәр өйдә көтеп алганнар, хөрмәт иткәннәр. Хәзер дә хөрмәт итәләр, почта җитәкчелеге шуннан файдалана да мәҗбүри товар саттырып...

Поспелово авылы халкы хәзер инде почта эшенең әһәмиятен үз җилкәсендә татып аңлаган. Шул ук Алабуга районының Морты авылы җирлеге башлыгы Фаиз Закиров та: «Югалткач кына кадерли башлыйсың шул», – ди почта хезмәте турында. Чөнки анда да, эшләргә кеше булмау сәбәпле, җитәкчесез калган почта бүлекчәсе ябылган булган. Ике хат ташучы өйдән торып кына эшләгән. Эзли торгач, шактый үгетләгәч, узган елда бүлекчәне Ләйсән Моратова җитәкли башлый.

– Күз тимәсен, яхшы эшли. Без дә аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Халык почтада сатыла торган товарларны ала, планын үтәргә булыша, – ди җирлек башлыгы. Ягъни анда да ихтыяри-мәҗбүри сәүдә чәчәк ата. Гомумән, әлеге хәлне без «Русия почтасы» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан халыкны шантажлау, дип бәяләр идек. Почта хезмәте кирәк, хат ташучы эштән китмәсен дип, авыл халкы аның товар сату планын үтәргә булышуны тагын ничек атап булсын? «Русия почтасы» җитәкчелеге тудырган шартлар нәтиҗәсе бит ул. Әле почта бүлекчәләрендә сатыла торган товарларның хаклары шактый очракта кыйммәтрәк һәм товарның сыйфаты да канәгатьләнерлек булмау күп сораулар тудыра. Аларны районнардагы бүлекләргә үзәктән формалаштырып җибәрәләр икән, ул каян килә, кем тәэмин итә товар белән... бу сорауга җавапны табу кыен.

Иң мөһиме, шундый өстәмә йөкләмәләр таккач та, почта бүлекчәләрендәге хезмәткәрләрнең, хат ташучыларның эш хаклары барыбер сизелерлек артмады бит. Гәрчә бөтен авыл халкы белән план үтәргә тырышсалар да. Әнә, Морты бүлегенә җитәкче булып килгән, авыл җирлеге башлыгы һәм Алабуга почтасы җитәкчелеге тарафыннан мактап телгә алынган Ләйсән Моратова сүзләренчә, хезмәт хакы уртача 14 мең сум чыга икән. Ә хат ташучылар 6-7шәр мең ала, ди.

«ХЕЗМӘТ ХАКЛАРЫ ЛАЕКЛЫ, ЭШЛӘҮЛӘРЕ ҮЗЛӘРЕННӘН ТОРА...»

Хәлгә аңлатма ишетү нияте белән, без Алабуга районара почтамты җитәкчесе Александр Папушин белән дә очрашу бәхетенә ирештек. Ул да кадрлар җитешмәүне башта хезмәт хаклары түбән булуга бәйләп аңлатты.

– Уйлап карасак, атнаның 3-4 көнендә 4әр сәгать эшләүче почта хезмәткәре өчен ул хәтле акча ярыйсы, лаеклы да, – дип өстәде соңыннан. Һәм безгә хәйран җентекләп хезмәт хакының ничек формалашуы турында сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, почта бүлекчәләрен кибеткә әйләндереп, өстәмә товар сатудан хезмәткәрләр ота гына икән. Планны үти алган очракта аларга «күп» итеп – 1-2 мең сум күләмендә премия языла. «Хезмәткәрнең эшли белүеннән дә тора», – дип, янә Морты авылы почтасы җитәкчесе Ләйсән Моратованы үрнәк мисалга китерде ул. Тик аның да нибары 14 мең сум гына акча алуын белдеме икән? Йә булмаса ул чаклы хезмәт хакы – лаеклы, дип саналамы? Анысына аңлатма булмады.

Тулаем алганда, Александр Папушин әйтүенчә, хәзерге вакытта Алабуга районара почтасына 5 хат ташучы җитешми икән. Аның берсе без булган Поспелово авылына инде.

– Анда кандидатны таптык та. Хәзер аны тикшерү, сынау бара. Әгәр барысын да уңышлы узса, атна-ун көндә Поспеловога хезмәткәр булачак, – дип өметләндерде ул. Ахыры ни белән бетәр, көтеп карыйк...

Гомумән, почта тиешенчә эшли башласа, бик яхшы булыр иде дә бит! Тик әлегә «Почта начар эшләми!» дигән сүзтезмәдә өтер куярга мәҗбүр булабыз шул. Ягъни, дөресе болай була: «Почта начар, эшләми!» Һәм андый нәтиҗәне бер Поспелово авылы мисалында гына ясамыйбыз. Почта хезмәтеннән зарланулы мөрәҗәгатьләр редакциябезгә ел әйләнәсендә һәм барлык шәһәр-районнардан килә. Мисал өчен, әлеге мәкаләне язган вакытта гына да Казанның Каравай бистәсендә яшәүче Асия Галиева 85нче почта бүлегенең «Безнең гәҗит»не китермәве турында шалтыратып әйтте. Шул ук Алабуга шәһәрендә яшәүче укучыбыз Зөлфирә Гайнатуллина хәбәр итүенчә, аңа «Безенең гәҗит» соңгы ике атнада килмәгән. Алабугадагы 6нчы почта бүлегенә барып, таләп иткәч кенә, югалган газеталарны табып биргәннәр. Югыйсә ул бүлектә хат ташучы да бар, ди укучыбыз. Ә газеталарның югалу очраклары даими кабатланып тора икән...

Әйткәнебезчә, андый очракларны мисалга бик күп китерә алабыз. Охшаш эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр, кызганычка каршы, арта гына бара. Газетага язылган һәр абунәче акчасының, ягъни газетага язылу хакының яртысын диярлек (45 проценттан артыграк!) үзенә алып калган почта хезмәтенең тиешенчә эшләмәвен берничек тә аңлап һәм кабул итеп булмый, калган өлешкә типография, редакция чыгымнары инде сыешмый хәтта. Русия почтасы акционерлашканнан соң ел саен тарифлар 8 – 10 процентка күтәрелеп тора. Менә тагын шундый «сөенечле» хәбәрне җиткерделәр редакциябезгә. Яңа елдан почта хезмәте өчен без тагын күбрәк түләячәкбез. Бәяләр күтәрелә, әмма почта таралып килә. Шул ук вакытта АО «Почта России» табышлы эшлибез, дип рапортлар бирә. Абсурд хәл: бүген бит район газеталары финансын да, язылу бәяләрен дә Мәскәү «Почта России» җыя, ярты елдан соң гына аны авырлык белән редакцияләргә күчерә, әлбәттә үзенең 45 процентын тотып калып. Моннан 10 – 15 еллар гына элек язылу бәясенең почта өлеше нибары 20 – 30 процент иде. Әнә шулай таркала-таркала баей бүген Русия почтасы...

«Татарстан почтасы» мөстәкыйль булганда, чынлап та табышлы эшләде, мондый проблема булмады. Почтада да урнаштырылган хакимият вертикале, почтаны әнә шулай түтәрәмгә калдырды. Балык башыннан чери, диләр. Идарә дилбегәсе Мәскәү кулында, ә ул ялгыш юлга кертеп җибәрүче дилбегә булып чыкты. Уңышлы, табышлы эшләгән Татарстанны да буйсындырып, почтасыз калдыру юлына кертеп бара...

Теманы япмыйбыз, күтәрелгән темага рәсми җавап көтәбез. Әле сөйләшү дәвам итәчәк. Бу сөйләшүгә бар журналистика даирәсе, җәмәгатьчелек кушылсын иде. «Безнең гәҗит»не, аның укучыларын гына борчый торган тема түгел бу. Ә укучыларыбыздан сабырлык, почтаны эшләргә мәҗбүр итүдә безгә таяныч булуларын сорыйбыз. Язылыгыз газеталарга, таптырыгыз, тапмасалар, безгә хәбәр бирегез. Ә без үзәк почта җитәкчеләрен шикаятьләр белән күмәрбез.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Алабуга - Казан

Комментарии