Чулманда Саба балыкчылары

Чулманда Саба балыкчылары

Калган районнар турында әйтә алмыйм, ләкин безнең Саба халкы буш вакытын күңелле уздыра. Бездә төрле юнәлеш буенча үзеңә яраткан шөгыль табарга була. Бүгенге язмам балыкчылар турында. 1999нчы елдан башлап Саба мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Алтын блесна» балыкчылар клубы тарафыннан Сабада балык тоту буенча җәйге һәм кышкы ярышлар үткәрелә. Былтыргы Ике Басу Арташ сусаклагычындагы ярышларда 150ләп кеше катнашуын атап китүе дә урынлы булыр. Иң беренче елларда район эчендәге елга-күлләрдә үткәрелсә, соңгы елларда Саба балыкчылары Чулман елгасын үз итте. 75 балыкчы катнашкан кышкы ярыш Мамадыш районы «Черепашье» дигән урында үткәрелсә, бу юлы ярыш өчен Балык Бистәсе районы Урахча авылы сайланды. Соңгы елларда ярышларның күбесе арабыздан вакытсыз киткән әтиле-уллы Рәшит һәм Ирек Кәримовлар истәлегенә уздырыла. Бу юлы да ярышның иганәчесе Рәшит абыйның кызы Рәмзия булды. Балыкчы рюкзаклары, кышкы әрҗәләр, коткару жилетлары, чатырлар, башка кыйммәтле бүләкләр алынган иде бу бәйгегә.

Төрле зурлыктагы көймәләргә утырган 30лап балыкчыга старт нәкъ иртәнге җидедә бирелде. Троллинг, спиннинг, иң зур балык, иң өлкән һәм яшь балыкчы номинацияләрен эченә алган ярыш көндезге икедә төгәлләнде. Көймәләр берәмләп яр буена чыга торды, хөкемдарлар тотылган балыкны бизмәнгә салып үлчи барды. Балыкчылар арасында йөри торган «яңа кешеләргә һәм юләрләргә уңыш елмая» дигән сүзләр никадәр урынлыдыр, әйтә алмыйм, ләкин ярышта беренче тапкыр катнашучы Динар Дәминов «Иң зур балык» номинациясендә 6,5 килолы чуртаны белән беренчелекне алды. 4 килога 45 кенә грамм тулмаган чуртаны белән Марат Мәрданов 2нче булды. 2,5 килолы чуртан тоткан Саба егете Азат Гарипов 3нче урынны яулады. Троллингта сыла (судак) тотучылар арасында Илнар Сөнгатуллинга тиңнәр булмады. Газинур Булатов – 2нче, Алмаз Хәлиуллин 3нче булдылар. Көн дәвамында 12 чуртан тотып, кире үз ирегенә җибәргән (ялгыш садогы ачылып киткән) Рамил Әхтәмов дә бүләксез калмады. Иң яшь балыкчы – 14 яшьлек Инсаф Газетдинов, иң өлкән балыкчы булып Илһам Хуҗиәхмәтов танылды.

Балык үзенең көйсезлеген тагын бер тапкыр дәлилләде – ярышны оештыруда күп ярдәм итүче Альфред Гасимов узган көндә 15ләп чуртан – сыбалык тоткан булса, бәйге көнне балыклар аны санга сукмады.

Ярышта балыкларның кимрәк кабуларын төрлечә фаразлап була. Бәйге узган көн җылы, җилсез, кояшлы булды. Ә ерткыч балыклар давыллырак көннәрне ярата. Кеше өчен һава торышы тискәрерәк булган саен, балык үзен яхшырак хис итә һәм ауга активрак чыга. Көз айларында суның температурасы төшә башлагач, суүсемнәрнең тотрыклылыгы югалып, алар су төбенә утыра. Вак балыкларга яшеренү урыннары кими, алар тирәнгә юнәлә. Су суынганда судак, чуртан балыклары активлаша, шуның өчен дә ярыш сентябрь азагына билгеләнгән иде. Ләкин бу ай бик җылы килү сәбәпле, суның температурасы балыкчылар көткәннән югары булды. Ерткыч балыкларның ризыгы булган вак балыклар җәй буе камыш араларында көн күрә. Аларны аулаучы ерткычлар да шул тирәдә бөтерелә һәм аларны анда аулау кыенрак.

Изображение удалено.Изображение удалено.Җиңүчеләргә иганәче Рәмзия Зарипова тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр һәм һәрбер катнашучыга Спорт һәм яшьләр бүлегенең мактау грамоталары тапшырылды. Казанда пешкән шулпа һәм гөжләп торган самавырдан кайнар чәй эчү ярышка бер яңа төсмер бирде. Табигатьнең матурлыгын күрә белү дөньяның ямедер.

Кайбер кешеләр балыкчыларны ялкау дип йөртә. Әгәр аларны төн йокыларын калдырып, 100 км ара узып, көннәр буе спиннинг аттырып, кышларын кар ерып 10-15 км ара йөртеп, 70-80 бәке тиштерсәк, фикерләре үзгәрер иде. Безне чирле дип атаучылар да бихисап. Ә гомумән алганда ярыш үтә дә күңелле һәм гадел узды. Язмамны ялларын диван кочаклап үткәрүчеләр өчен Шәкүр каракның әйтемен үзгәртеп: «Эх, егетләр, белмисез сез балык тотуның тәмен», – дип тәмамлыйсым килә.

Ярышны оештыручы Хәниф ТИМЕРБАЕВ,

Саба районы

P.S. Чираттагы ярыштан соң әңгәмә корып утырганда кемдер әйтеп куйды:

– Аллаһы Тәгалә балыкта үткәргән гомерне өстәп бирә икән.

Моны ишеткәч, буш вакытын гомере буе балыкта үткәргән ветеран балыкчыбыз Наил абый Хәлилов нәтиҗә ясады:

– Алайса әле мин яши генә башлаганмын икән.

Комментарии