Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КАЙЧАН ГАЗ БУЛЫР ИКӘН?

Безнең Балык Бистәсендәге «Подстанция» ягында халыкка ничек яшәргә икән? Инде йортларны төзегәнгә ничә ел, ә урамнарга һаман газ кертә алмыйлар. 200 йортка урын булган мәйдан ул, инде һәрберсендә диярлек өйләр төзелгән. Тик халык газсыз интегә. Быел тагын булмады ахрысы инде. Район хакимияте берни әйтми. Әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык, файдасыз.

Камил, Балык Бистәсеннән

Соравыгызны Балык Бистәсе районы хакимиятенә юлладык. Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Наил улы Ризаев болай дип җавап бирде:

– Татарстан республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры районыбыз башлыгына вәгъдә иткәнчә, ул йортларга ел азагына хәтле газ китереләчәк. Эшне башкару турында килешү Газпром белән сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында төзелгән. Әлеге министрлык 15 миллион сум акча күчерергә тиеш. Алдан ул акчалар киләсе елда бүлеп бирелер, дип каралган иде. Русия Президентының ил халкы белән турыдан-туры элемтәсе вакытында охшаш мәсьәлә күтәрелгәннән соң, Владимир Путин йортларга хәтле газүткәргеч торбаларны сузу тәртибенә төзәтмәләр кертте бит. Шуңа бәйле рәвештә Балык Бистәсе районындагы әлеге яңа урамнарны газлаштыруны да быел ук башкарырга планлаштырдылар. Ноябрь ае тирәсе булырмы, ел азагына чаклы газ килер, дип уйлыйм.

ГИМНАЗИЯДӘ АШХАНӘ ЭШЛӘМИ

Әлмәт шәһәрендәге 1нче татар гимназиясе ашханәсендә пешекчеләр юк икән. Шунлыктан укучыларны ашатмыйлар. Әти-әниләр балаларның сумкаларына ашарга төяп җибәрергә мәҗбүрләр. Нефтьчеләр төбәге булган, бай һәм мактаулы Әлмәт бу! Балаларны ашханәдә ашатуны да оештыра алмауларын гәҗиттә языгыз әле. Нәчәлникләргә оят булмасмы? Миллионнар түгеп, нефтьчеләр бәйрәмендә салютлар аттырдылар. Ә гимназиядә балалар коры-сары ашап йөри.

Исемем редакция өчен генә, гәҗиттә күрсәтмәгез зинһар. Чөнки ул гимназиядә оныкларым укый.

Укучыбыз күтәргән әлеге проблеманы узган атнада шалтыратып Әлмәт муниципаль районы хакимиятенә җиткердек. Һәм берничә көннән соң Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте түбәндәге җавапны җибәрде:

– Әлмәт шәһәрендәге 1нче татар гимназиясендә агымдагы елның 11нче сентябреннән барлык сыйныф укучылары да, шул исәптән озайтылган көн группасында калучылар да, ашханәдә кайнар аш белән тәэмин ителә башлады. Гимназия ашханәсенә җитештерү белән идарә итүче һәм пешекче эшкә алынды.

«БЕЗНЕ АЛДАП ЯТМАСЫННАР ИДЕ...»

Исем китә, бу депутатларның, аерым партия лидерларының анда утыра-утыра, әллә, мин әйтәм, башларына бәрә башлады инде? Соң, 70 яшьтән узган килеш, һаман «мине сайлагыз» дип йөрүләре акылсызлык бит! Әллә нинди вәгъдәләр биреп, бик күп шапырындылар инде. Әмма толк кына чыгара алмадылар. Пенсия 3 тиенгә артса, бәяләр 5 сумга үсә. Менә сайлаулар гына узсын, бәяләрне тагын арттырып куячаклар. Сайлау саен шулай бит. Шуңа күрә, һаман фантастик вәгъдәләр биреп, безне алдап ятмасыннар иде.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

ДЕПУТАТЛАР ЭШЧӘНЛЕКЛӘРЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘСЕННӘР

Бу атнада Русия ДәүДумасына депутатлар сайлау үтәчәк. Татарстаннан кандидатлар арасында узган чакырылыш җыеннарында катнашкан, моңарчы инде депутат булып торган шәхесләрне дә күрәбез. Әмма аларның Татарстан, татар халкы, гомумән рус булмаган башка халыклар файдасына ниләр эшләгәнлекләре турында аз беләбез. Шул турыда мәгълүматларны күбрәк бирсеннәр иде. Әллә аларның әйтерлек эшләре булмады микән?

Хафиз ЗӘЙНУЛЛИН,

Норлат шәһәре

ӨЧЕНЧЕ БАЛАГА АКЧА БИРЕЛӘМЕ?

Минем улым белән киленемнең өч балалары бар. Өченчесен 2019нчы елда алып кайттылар. Хәзер авылда өй сала башладылар. Өченче балага 450 мең сум акча (ана капиталы турында сүз бара булса кирәк – ред.) бирелергә тиешме икән аларга? Шуны беләсем килә иде. Бирелгән очракта, кайдан һәм ничек алырга?

Нәзирә ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Балтач районы, Нормабаш авылы

– Ана капиталы турында закон 2007нче елдан гамәлдә. Әгәр шул вакыттан соң әлеге гаиләнең беренче яки икенче балалары туып, ул ярдәмне инде алган булсалар, өченче балага акча бүтән бирелми. Чөнки ана капиталын бер генә тапкыр алырга мөмкин, – дип аңлаттылар Балтач районы пенсия фонды бүлегендә. Әгәр инде моңарчы ул ярдәм алынмаган булса, өченче балага ярдәмне рәсмиләштерергә мөмкин.

Ана капиталына ия булу өчен нинди шартлар һәм документлар кирәген, ул акчаларның төгәл күләмен һәм нинди максатларда тотарга мөмкинлеген ачыклау өчен 8(84368) 2-51-57 номеры белән районыгызның пенсия бүлегенә шалтыратыгыз.

Өстәп шундый мәгълүмат җиткерәбез: күп балалы гаилә буларак, социаль яклау бүлеге аша да коммуналь хезмәтләр һәм юлда йөрү өчен түләүләргә ташламалар алырга мөмкин. Әгәр әни кеше кимендә өч ел дәвамында авыл җирлегендә яши һәм аңа әле 29 яшь тулмаган икән, 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алу мөмкинлеге дә бар. Болары турында төгәлрәк итеп районыгызның социаль яклау бүлегендә аңлатырлар.

Гомумән, укчыларыбызга тагын шуны искәртәбез, борчыган сорауларыгыз буенча башта районыгыздагы, республикадагы шул мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле органнарга мөрәҗәгать итсәгез иде. Без дә бит җавапны алар аша алабыз. Әгәр инде әлеге органнар сезгә җавап бирергә теләмәсәләр, ул очракта безгә рәхим итегез. Булдыра алганча ярдәм итәргә һәрвакыт тырышырбыз.

ТАТАРЛАР МӘҢГЕЛЕК!

«Безнең гәҗит»нең 33нче санында (25нче август, 2021нче ел) Әзһәр Зәйнинең «50 елдан татар бетәчәк» исемле мәкаләсе басылып чыккан иде. Анда татарның үз дәүләте беркайчан да булмаячак, 50 елдан татар дигән милләт бетәчәк, дигән сүзләрне укыгач, битараф кала алмадым. Авторның фикере белән һич кенә дә килешмим. Татар теле, милләт, динебез беркайчан да бетмәячәк. Хәзерге вакытта милләттәшләребезнең үзаңы үсә, ныгый бара. Замана уңай якка үзгәрер. Русия җитәкчелегенең татар телен, милләтен бетерү хыяллары – буш куык булып калыр. Шуны онытмасак иде, ул җитәкчеләр мәңгегә килмәгән бит әле...

Аллага шөкер, мөфтиебезнең мәчетләрдә татар телен өйрәнү дәресләрен оештыруы да бик күркәм күренеш. Горур булыйк, милләттәшләрем, өметсезлеккә бирелмик! Килер бер көн, татар халкы һичшиксез үзенең дәүләтен торгызыр.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ПОЧТА «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕ ЮГАЛТА

Мин Чаллы шәһәренең 18нче комплексында яшим. «Безнең гәҗит»не озак еллар буе яздырып алам, яратып укып барам. Ләкин бу почтаның эшләмәве үзәккә үтте инде. Еш кына яраткан гәҗитем вакытында килми, күп вакытта бөтенләй килеп җитми. Мин – 74 яшьлек карт, авырткан аякларымны көч-хәл белән сөйрәп, аптыраганнан, яшәү адресым буенча хезмәт күрсәтүче 423803нче почта бүлекчәсенә барам. Анда таләп итеп эзләтә торгач, кайвакытта табып бирәләр. Ә шактый очракта, аеруча соңгы вакытларда, «Безнең гәҗит» бөтенләй югала башлады. Чаллыда чыга торган башка гәҗитләр табыла, нигәдер нәкъ менә «Безнең гәҗит»не югалталар. Бер атнада тавыш чыгара башлагач, бөтенләй башка кешенекен биреп кайтардылар. Аннан соңгы атнада тагын килмәде. Янәдән почтага бардым. Почтальон тартмагызга салды, диләр. Анда каян килсен, әллә ничә тапкыр карадым бит. Аннан соң, баш катырмагыз әле, безнең гәҗитләр таратырга почтальоннар юк, дип тупас рәвештә мине куа башладылар. Нигә соң башка гәҗитләр килә, нәкъ менә «Безнең гәҗит» кенә югала? Ә почта бүлекчәсендәге дорфа хезмәткәрләр: «Хоть куда жалуйтесь, берни эшли алмыйбыз», – дип, кырт кисәләр. Соңгы баруымда да гарьлегемнән еларлык булып кайттым. Инде алга таба ул гәҗитне кайдан алырга миңа, тагын язылыргамы, юкмы? Сатып алырга киоскларда да бик табып булмый бит «Безнең гәҗит»не.

Рәзим КАДЫЙРОВ,

Чаллы шәһәре.

Редакциядән: без бу мөрәҗәгатьне «Татарстан почтасы»на юллыйбыз. Җавап белән сезне дә таныштырырбыз. Эш көннәрендә «Татарстан почтасы»нда кайнар линия эшли, 221-18-99 телефонына шалтыратып газетаны табып бирүдә ярдәмне үзегез дә сорый аласыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии