Мөфти репрессив чаралар күрүне язын ук сорады

Мөфти репрессив чаралар күрүне язын ук сорады

2012 елның 26 апрелендә Оренбургта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән дин әһелләре очрашуы стенограммасыннан Илдус чыгышыннан өзекләр.

2012 елның 26 апрелендә Оренбургта үткән очрашу стенограммасыннан өзек.

М.Бабич: «Сүз Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисенә бирелә».

Илдус Фәиз: Хөрмәтле Михаил Викторович, Илья Александрович һәм хәзрәтләр! Мин сезне Русия империясенең дөрес сәясәте, аерым алганда, императрица Екатерина тырышлыгы белән, ОМДС (Оренбургтагы беренче Диния Нәзарәте) оешмасы төзелгән җирдә сәламлим!

Ул вакытлардагы хәлне бүгенге халәтебез белән дә чагыштырып булыр иде. Таркалу, буйсынмау, экстримизм, радикализм – болар барысы да булган, һәм без беренче Хөсәеновка ниләр кичерергә туры килгәнен яхшы беләбез. Хәзрәтләрнең дәрәҗәсен беренче тапкыр күтәрә алучы кеше ул. Чөнки ул вакытта алдынгы хәзрәтләрнең, имамнарның авторитетын төшерергә даими рәвештә тырышалар, басым ясыйлар. Тарих – ул безнең язмышыбыз. Без үткәннәрне кабул итәргә һәм бүгенеге көнгә кайтырга тиешбез.

Бүген Россия мөселманнары тормышында уңай алгарыш күзәтелә. Дәүләт һәм мөселманнар арасында үзара эшчәнлек мәйданы барлыкка килү –бик үк җиңел булмаган үсештә нигез булып тора: дәүләт мөселманнарның россиялеләргә рухи тәрбия бирүендә, традицияләргә хөрмәт һәм толерантлык булдыруда актив катнашуын тели. Мөселманнар дәүләтне дингә ышанучыларның ихтыяҗларын нәтиҗәле яклауны тәэмин иткән, аларның эшчәнлеге өчен шартларны яхшыртучы төрле программаларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтүче партнёр итеп күрә. Әлеге үзара мөнәсәбәт – бүгенге заман, бүгенге көн таләбе.

Барыбыз да закон нигезендә дин дәүләттән аерылганны яхшы беләбез. Әмма җәмгыять диннән башка яши алмый, шуңа күрә бу бүленеш формаль төсмергә генә ия. Дәүләт тә, дин әһелләре дә бер-берсенә мохтаҗ. Ни өчен? Чөнки гасырлар дәвамында формалашкан дини-рухи кыйммәтләр бүгенге җәмгыятьнең бик күп проблемаларын хәл итәргә сәләтле. Нәкъ менә рухи кыйммәтләр аерым кешеләргә дә, тулы бер дәүләт өчен дә үзенә күрә бер иммунитет булып тора.

2011 елның 11 февралендә Уфада узган Дәүләт советы утырышында Дмитрий Медведев милләтара һәм динара диалогның мөһимлеген ассызыклап: «Бу эшчәнлек яңа дәрәҗәгә күтәрелде, конфликтларны булдырмас өчен төбәкләрдә төрле конфессия вәкилләреннән торган эшче төркемнәр оештыру дөрес булыр иде», – дигән сүзләрен җиткерде.

Шул ук көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дини оешмалар белән эшләүче идарә булдыру турында Указ чыгарды. ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе хәзер республикада конфессияара татулыкны ныгыту, дини экстремизм таралуны кисәтү буенча эш алып бара.

Берсүзсез, дәүләт һәм дин әһелләре арасындагы диалог тыныч яшәүнең бер нигезе булып тора. Россия күпмилләтле, күпдинле дәүләт, гәрчә кайберәүләр моны танырга теләмәсә дә. Төрле милләтләр һәм төрле дин тотучылар тату яши торган Татарстан бу уңайдан бер үрнәк мисал. Татарстан толерант исламны пропагандалый. Һәм моның өчен күп тырышлык куя. Республика җитәкчелеге халыкны яклауга, радикаль агымнардан саклауга кагылышлы дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга барлык шартларны тудыра.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте төрле дәүләт структуралары белән актив эшли. Узган ел дәүләт органнары белән үзара эшчәнлек алып бару турында төзелгән килешүләр шуны раслый. Наркотикларга бәйлелеккә төшкәннәрне социаль һәм рухи-әхлакый тернәкләндерүгә юнәлтелгән шундый килешүләрнең берсе РФ Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белән төзелде. РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән төзелгән килешүне дә әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге килешү нигезендә ике як та тоткыннарга, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасы хезмәткәрләренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына рухи-әхлакый тәрбия һәм дини белем бирү җаваплылыгын үз өсләренә алды.

Болардан тыш, Диния нәзарәте бүтән дәүләт структуралары проектларын тормышка ашырырга да булышлык итә: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан булдырылган балалар хосписы; РФ Эчке эшләр министрлыгының «Эчке эшләр органнарында хезмәт итү. Рухилык, мораль, закон» проекты һәм башкалар…

Хөрмәтле Михаил Викторович һәм башка катнашучылар!

Тагын бер тапкыр игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: Россия – бу җирдә яшәүче мөселманнарның Ватаны. Россия Исламына көнбатыштагы кебек 50 генә түгел, меңнән артык ел. Бу факторны Россиянең эчке сәясәтендә исәпкә алу мөһим. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау юлыннан барган бүгенге заман Россия өчен дәүләтнең, мөселманлыкның тарихи тәҗрибәсен, мәдәни мирасын һәм идеяләр традициясен исәпкә алу бик тә әһәмиятле.

Бүген, билгеле, проблемаларыбыз да бар. Ул да булса – Россиядә мөселманнарның радикальләшүе. Барлык дини оешмалар, дини лидерлар моңа каршы чыгарга, бер фронт булып карышырга тиеш. Кайбер мәчетләрне, уку йортларын һәм башка дини оешмаларын басып алырга тырышулары билгеле. Шулай ук, бер Диния Нәзарәтенең эчке эшләрендә икенче Диния Нәзарәте катнашырга тырышу кебек куркыныч та бар. Бу – этикага сыймый торган хәл. Һәр кеше үз территориясендә эшләргә һәм үзе булдыра алган эшне башкарырга тиеш. Моңа кадәр чыгыш ясаган Дамир хәзрәткә шуны әйтәсем килә – сез тәкъдим иткәннәрнең барысын да без Татарстанда эшләдек инде. Барлык мәдрәсә һәм уку йортларына аттестация үткәрдек. Бүген әлеге эш дәвам итә һәм барлык имамнарга яңадан аттестация үткәрер өчен, аларның белемен үстерер өчен махсус комиссия оеша. Без шулай ук имамнарның квалификациясен үстерү, аларны яңадан әзерләү үзәге ачтык, анда Татарстан имамнарының яртысы укып чыкты инде. Болар барысы да эшләнелә һәм бу бик яхшы тәкъдим.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

М.Бабич: «Бик зур рәхмәт.» (…) «Сүз Ислам бердәмлеге Россия ассоциациясенең исполком рәисе, Пермь өлкәсе мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Хуҗин Мөхәммәдгали хәзрәткә бирелә».

Мөхәммәдгали Хуҗин: Мөмкинлек белән файдаланып, Татарстан өммәтендәге проблемалар һәм мөфти, хөрмәтле Илдус хәзрәт Фәиз тирәсендәге аңлашылмаучанлыкларга тагын бер игътибар юнәлтәсем килә. Күзәтүләребезгә караганда, Татарстан хакимияте, кызганыч ки, киредән Диния Нәзарәтенә килеп үз урынын алырга теләүчеләргә карата бик үк каты позициядә тормый. Мин мөфтиләрне һәм өлкә җитәкчелеген Татарстан мөфтие эшчәнлеген якларга чакырам. Татарстан мөфтие, чынлыкта, Россия Федерациясе мөфтие дигән бренд бит ул. Чөнки Татарстан мөфтие – Россиядә яшәүче барлык татарлар өчен әһәмиятле кеше.

Тагын бер мәсьәлә: Согуд Гарәбстанына, Мәккәгә, Мәдинәгә хаҗ оештыру – Россия мөселманнары арасында зур проблемага әйләнеп бара. Әйтик, Дагыстан Республикасында узган ел, узган сезонда хаҗга 12,5 мең кеше китте – ә канун буенча Россия эчендә бер миллион мөселманга 1 мең квота каралган. Ә регионнарда – менә мин Пермь өлксеннән алты кеше җибәрә алмадым. Безгә алты урын бирмәделәр, ә 12,5 мең кеше Дагыстаннан китте. Аңлыйбыз, биредә икътисади мөнәсәбәтләр зур урын алып тора, ләкин, ничек кенә булмасын, бу бит Россиядәге барлык мөселманнарга кагылышлы эш. Менә бу мәсьәлә Сезнең корректировканы таләп итә. Игътибарыгыз һәм шушы зур чарага чакыруыгыз өчен рәхмәт.

М.Бабич: «Рәхмәт. Мөселманнарның Төньяк Кавказдан Идел буе регионына күченеп килүе турында да әйтегез әле…»

М.Хузин: «Эшче мигрантлар күченеп килә, аларга без уңай карарга тиеш. Дини карашлар сәбәбе белән дә күченеп килүчеләр бар. Менә бу мәсьәләгә без игътибар беләнрәк карарга тиеш».

М.Бабич: «Хәзер безгә күченеп килүчеләр – алар эшче мигрантлармы әллә дини карашлары буенча килүчеләрме, башкалармы?»

М.Хузин: «Юк, эшче мигрантлар түгел».

М.Бабич: «Масштаблары нинди?»

М.Хузин: «Әлеге күченеп килүләр соңгы айларда күзәтелә».

М.Бабич: «Сүз нинди сан турында бара – дистәме, йөзме?..»

М.Хузин: «Сүз меңнәр турында инде… Регионнар арасында диаспоралар хәрәкәт итүне исәпкә алып, миңа калса, моңа игътибар итәргә кирәк».

И.Фәиз: «…Россия буйлап, бигрәк тә Идел буе округында бик көчле радикальләшү бара, чыннан да бер күченеп килү бар, Мөхәммәдгали хәзрәт белән килешәм. Барлык чараларда, мисал өчен, Кол Шәриф мәчетендәге күтәрелешләр вакытында Кавказлылар, Дагыстанлылар бар иде. Ютубта караган булсагыз, Мисыр мәчетләрендәге хәлне Кол Шәриф мәчетендәге хәл белән чагыштырып була. Ягъни карарга, чагыштырыга һәм ни булуын күрергә мөмкин.

Этика буенча гына түгел, дин буенча да, билгеле: мәчет – митинг урыны түгел. Бүген кайбер кешеләр тарафыннан оештырылган төркем рәсми Диния Нәзарәтләренә каршы эшчәнлек алып бара. Алар бүген исламны ниндидер башка бер иҗтимагый советлар аша таратырга, үстерергә кирәк, дип саный. Бу – Мисыр, Тунис, Сирия белән чагыштырып була торган хәл, анда иҗтимагый оешмалар аша кешеләр социаль проект һәм программалар күрсәтергә тели. Әмма, әлеге очракта, Татарсатанда социаль проектлар һәм программалар өчен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бар. Ягъни бездә бу эш башкарыла һәм моңа басым ясарга кирәкми. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы функцияләрен үзенә алган, шул ук вакытта Диния Нәзарәтләрен маргиналь җәмгыять дип атаучы оешманың үсешен рөхсәт итәргә ярамый.

Чиновниклар структурасында гына түгел, дини структураларда да тәртип булырга тиеш. Әгәр дәүләт теге яки бу дәрҗәдә үз киңәшләре, үз эшләре белән юл күрсәтмәсә яки юнәлеш биреп тормаса, эчке системабызны рәткә китермәсә, әлеге күченеп килүләр, митинглар һәм пикетлар булып торачак кына.

Халыкның күпчелеге мөфтине сайлады – 95% кеше хуплады бит. Һәм менә 0,5% карышып чыкты, 20 кеше митинг оештырды. Бу, миңа калса, этикага сыя торган эш түгел. Бәлки аларга ничектер киңәш бирергә яки ничектер ярдәм итәргә кирәктер…»

М.Бабич: «Әйтегез әле, митинглар оешу ни белән бәйле?.. Сәбәбе нәрсәдә?»

И.Фәиз: «Бу очракта, мин беркемне дә гаепләргә теләмим. Ләкин бу – җитәкчелекнең, регионныкы гына түгел, федераль хакимиятнең дә әлеге сорауда сак эшләргә тырышуыннан».

М.Бабич: «Без алай артык сак булырга тырышмыйбыз кебек. Актив эшлибез. Икенче яктан, безне арттыруда да гаеплиләр әле…»

И.Фәиз: «Мин дә хәзер мөфтиләргә мөрәҗәгать итәм. Беренчедән, 2013 ел – Универсиада елы. Олимпиада да якынлаша. Хәзер без кешене башыннан сыйпап кына бернигә дә ирешә алмаячакбыз. Телибезме, юкмы, дәүләт репрессив чаралар күрәчәк. Бу беркемгә дә сер түгел…»

М.Бабич: «Кемгә карата репрессив чаралар?»

И.Фәиз: «Кем тарафыннан зуррак куркыныч яный, шуңа карата. Мисал өчен, Универсиада алдыннан да, Олимпиада алдыннан да эш күрсәтергә теләүче радикаль экстримистик көчләр бар. Алар булачак, һәм бу очракта ташламалар ясарга һәм алар белән бер дәрәҗәдә сөйләшергә кирәкмидер, мөгаен…»

М.Бабич: «Рәхмәт. Сезнең белән бик үк килешеп бетә алмыйм. Миңа калса, Федераль хакимият соңгы елларда үзенең тәвәккәллегендә икеләнерлек сәбәп бирмәде. Бары тик экстримизм һәм радикализм белән көрәштә башка яссылыкка күчмәс, гаепсез кешеләр зыян күрмәсен өчен чикне белергә кирәк. Без бу ситуацияне тагын бер карарбыз, һәм әлеге очракта, Татарстанга игътибар бирербез.

Хаҗ буенча квоталарга килгәндә, ни эшләп булуын карарбыз. Киләсе чыгышка күчәбез. Хөрмәтле катнашучылар, без һәр оешманың үз территориясе булу турында сөйләшә идек…»

И.Фәиз: «Бер Диния Нәзарәте рәисенең башка Диния Нәзарәте эшенә катышуы һәм башка оешма территориясендә дисбаланс тудырырга тырышуы турында…»

М.Бабич: «Алайса җыелыштан соң һәркем белән сөйләшү дәвам итәчәк».

И.Фәиз: «Мин бары тик шуны әйтергә телим, Кол Шәриф мәчете тирәсендәге шау-шуны кемдер яшерен оештырган. Һәм барлык шау-шу яшерен генә икенче бер Диния Нәзарәте оештыру өчен эшләнгән… башка оешма тарафыннан»

М.Бабич: «Нәрсә дә булса булган икән, бу әле хакимият катышырга тиеш дигән сүз түгел. Административ юллар белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк, дигән фикер белән бөтен кеше дә килешә дип уйламыйм. Ничек кенә булмасын, моны ачыктан ачык эшләп булмый. Икенче яктан, безнең округта 23 Диния Нәзарәте, димәк кайбер регионнарда 2, хәтта 3 Диния Нәзарәте булу, исламның төрле агымнары, төрле Диния Нәзарәтләре арасында бердәм позиция юклыклы күрсәтә.

И.Фәиз: «Без бер мөфтият һәм стабильлек булган регионнардан. Без хәзер бер сорауны хәл иттек инде. Президент администрациясе билгеле бер чаралар күрде һәм барысы да үз урынына кайтты. Әмма, мисал өчен, регионда ике губернатор яки закон чыгаручы ике, яки өч, дүрт оешма булса…бу бит яхшыга илтми. Бу процессны ничек тә булса җайларга кирәк».

М.Бабич: «Аек акыл белән караганда, без килешәбез. Әмма моны кем хәл итәргә тиеш?»

И.Фәиз: «Бергәләп хәл итәргә тиешбез. Без мөселманнар, әмма без Россиядә яшибез. Хокукый мәйданда…»

М.Бабич: «Хакимиятнең Исламга гына түгел, башка дин әһелләренә дә тигез каравын аңлыйбыз. Безнең православиедә дә, башка диннәрдә дә сораулар туа. Сүз канун турында. Әгәр кануннан тыш, ниндидер репрессив аппарат бар икән… Әмма без, тагын бер әйтәм, проблеманы аңлыйбыз, уртаклашабыз. Сүз бит кем хаклы, кем гаепле турында түгел, гаеп барыбер бар. Дини өлкәдә үз-үзеңне реализацияләүгә хокук бар. Икенче яктан, процессларны ясалма рәвештә кабартсалар, килешәм. Сораулар бик күп, карарга кирәк. Кабатлыйм, җенне чыгарып җибәрсәң, аны кайтару авыр. Дәвам итик…

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

Мөфти репрессив чаралар күрүне язын ук сорады , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии