Чаллыга сәяхәт

Мин хәзер Тукай районына караган Яңа Мусабай авылында яшим. Чаллы шәһәре ерак түгел, 10 чакрым чамасы гына. Шәһәрне яратмасам да, барып йөрергә туры килә. Әле менә шушы арада гына Чаллыга барып кайттым. Авыл белән шәһәр арасында автобус йөреп тора, анысы җайлы.

Ә Чаллы үсә, аркылыга да, буйга да зурая. Якын-тирәдәге авылларны йотып бара. Югарыга таба да үсә: элеккеге 5-9 катлы йортлар арасына 16 катлыларын салып куйганнар.

Шәһәрнең үзендә ике төрле автобуслар иртәдән кичкә кадәр пассажирлар ташый. Трамвайлар да иртә-кич халык эшкә барып, эштән кайтканда тулы йөри, ә көндез анда бер-ике генә кеше. Кеше аз йөргәнгәдер, трамвайны озак көтәргә туры килә. Юл хакы автобусларда да, трамвайда да 25 сум. Безнең заманда трамвай билеты арзанрак була торган иде.

Хәзер ашыгыч заман, бөтен кешегә дә тиз кирәк. Автобуслар да тизрәк йөри. Минем кебек картлар да автобуска утырырга тырыша. Аның ишегенә «битлексез кермәскә!» дип язылган язылуын да, автобус йөртүче, битлегең юк, дип, кешене кертмичә китеп бара алмый бит инде. 25 сум да аяк астында ятмый.

Автобусларның 20 кешелеге генә түгел, зурраклары да гел халык белән тулы була. Ә теге вирус дигәне шундый урынны ярата да инде. Трамвайлар көндез буш йөри үзе. Шуның билеты бераз арзанрак, һич югында 22 сум торса, минем кебек, саный белүчеләр трамвайга утырыр иде.

Ә мин трамвайда йөрергә яратам. Аның киң тәрәзәләреннән шәһәрне карап барам. Авылдан килгән автобустан төшеп, «Чаллы икмәге» ширкәтенең ипи пешерә торган заводын үткәч, Муса Җәлил проспектында трамвайга утырасы. Бераз баргач, уң якта зур яшел хәрефләр белән «Чаллы икмәге» дигән язулы бина кала. Чаллы икмәге шунда сатыла. Башка җирдә сатылмый ул. Үзәк урам тукталышындагы ике ишекле «Чаллы икмәге» кибетенең бер ишегенә «керү», икенчесенә «чыгу» дип татарча язылган. Татарча укый белгән кеше адашырлык түгел. «Чаллы икмәге»ндә ипи генә түгел, җаның ни тели шул бар. Ә миңа алар пешергән арыш ипие кирәк. Ипине төргән төргәккә дә өч телдә: татарча, русча, казахча язылган. Монда бик тәмле – артык баллы да, бик майлы булмаган «Бәйрәм» перәннекләре дә сатыла.

Юлым «Сөембикә» проспектындагы Пушкин тукталышына кадәр. Муса Җәлил проспектыннан соң Чаллы проспекты башлана. Аннан соң сулгарак борылып, Сөембикә проспектына керәбез. Төзелеп ята торган җәмигъ мәчетенә җитәрәк, Мәхәллә тукталышы бар. Сөембикәдән түбәнрәк, Чулманга табарак, Шамил Усманов проспекты, аннан Чулман проспекты. Тагын әле Хәсән Туфан, Рәис Беляев проспектлары, Мулланур Вахитов, Татарстан урамнары бар. Татарча исемле урамнар күп Чаллыда. Менә Татар иҗтимагый үзәге көчле вакытта ниләр булдырган! Безнең ул вакытта тырышу бер дә бушка гына булмаган икән. Без яхшылык эшлибез дип йөрдек, ә хәзер моның өчен судка бирәләр.

Мин боларны ник язам? Зөһрә Шәрифуллина җырлый иде бит: «Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк…» «Безнең гәҗит»тә дә күбрәк «юк та юк» турында сүз бара. Чыпчык борыны кадәр генә булса да, без булдырабыз, дигән кебек, мактау да булсын, дидем.

Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ,

Тукай районы, Яңа Мусабай авылы

Комментарии