Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ӨМЕТСЕЗЛЕККӘ БИРЕЛМИК!

«Безнең гәҗит»нең 2023нче ел, 1нче февраль санында Фәнзилә Мостафинаның «Президентның бер атна гомере калды...» һәм Вахит Имамовның «Хуш, мөстәкыйльлек» дигән язмалары басылып чыккан иде. Гаять эчтәлекле язмалар, рәхмәт авторларга. Кат-кат укып чыктым. Гаделсезлекләр турында укыгач, бик борчылдым. Татарстанның яулап алынган бөтен хокуклары юкка чыгуы, гади төбәк кебек кенә булып калуы үзебезнең татар депутатлары кулы белән эшләнде, Дәүләт Советы сессиясендә балта чабылды. Татарстан – суверен дәүләт, дип тавыш биргән референдумның уңышлы нәтиҗәсе БМО утырышында һәм Европа берлегендә теркәлүе дә безгә мәгълүм. Хөрмәтле милләттәшләрем! Өметсезлеккә бирелмик. Килер бер көн, татар җанлы Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин кебек сайланган депутатлар һәм хакимият вәкилләре гаделлекне торгызырлар дигән өметтә калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

НӘРСӘ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛӘГӘННӘРЕН АҢЛАМАДЫМ

ТНВда «Алмаш» сериалын күрсәттеләр бит инде. Менә шуны нәрсәгә күрсәткәннәрен аңламадым мин. Аны карагач, авылда гел сай акыллы, иләс-миләс кешеләр яши икән, дигән фикер калды. Мин инде хәзер 90ны төгәлләп киләм, ә шулай да мәктәптә укытучының әйткәне гомер буена истә калган: әдәбият дәресендә әсәрне укыгач: «Автор нәрсә әйтергә теләгән, идея-эчтәлеге нәрсә?» – дип сорый иде ул. Менә бу «Алмаш»ны төшерүчеләр нәрсә әйтергә теләгәннәрдер – бернәрсә әйтә алмадым, идея-эчтәлеген аңламадым. Нигә кирәк булды икән аны күрсәтергә? Кабатлап карый торган нәрсә түгел. Менә, мәсәлән, «Көтелмәгән кунак» дигәнне рәхәтләнеп карыйм. Җанга якын, эчтәлеген дә эзләмисең. Ә «Алмаш»ны карагач, ачу гына кабара.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

УРАМГА БИЛГЕЛЕ ШӘХЕС ИСЕМЕ КИРӘК!

Газетаның соңгы саннарында Казан урамнарына исем кушу буенча фикер алышу китте. Ялгышмасам, бер урамга депутат һәм эшмәкәр Айрат Хәйруллинның исемен кушканнан соң башланды бу. Минем дә әйтер сүзем бар. Айга бер булса да эш буенча Казанга барып чыгарга туры килә. Төрле шәхесләрнең исеме белән аталган урамнар очрый. Күрешкән кешеләрдән: «Бу урам кем хөрмәтенә шулай аталган, кем булган ул кеше, беләсезме?» – дип кызыксынып сорасаң, бик сирәге генә әйтеп бирә ала. Мәсәлән, соңгы баруымда Александр Курынов, Рәшит Нәҗметдинов урамнарында булырга туры килде. Казанга кергәндә Мамадыш трактында яңа төзелгән торак комплексларда бу урамнар. Хәтта шунда яшәүчеләр дә бу кешеләрнең кем икәнен белми! Нәҗметдиновның шахматчы икәнен ничә кешегә әйткәнмендер! Курыновны үзем дә белми идем, авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы булган кеше икән. Урамнарны билгеле, яшьләр дә белә торган шәхесләр исеме белән атарга кирәк дип саныйм мин. Җиткәндер инде Тукайлар. Казанда һаман да берничә Ленин урамы бар, беләсезме шуны?! Әйтерсең башка кеше юк. Миңа 40 яшь тә юк әле, яшь кешедән менә шундый фикер. Сезнең аудиториянең күпчелек өлеше минем белән килешмәс, мөгаен.

Исемемне АЙРАТ дип кенә куегыз,

Актаныш районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии