Президентның бер атна гомере калды...

Президентның бер атна гомере калды...

Күчеш чоры булмаячак – атна-ут көннән Татарстан Президенты «башлык-рәис»кә әйләнәчәк. Исемдә генә булса икән хикмәт...

Дәүләт Советының республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү, шул исәптән «Президент» атамасына алмаш табу мәсьәләсе каралган утырышы декабрь азагында узды. Бу хакта газетабызның 2022нче елда чыккан соңгы санында язган идек («Президент»ны югалткан көн, 28 декабрь, №51). «Рәис-башлык» атамасы шул вакытта ук хәл ителде, тик Рөстәм Миңнеханов үзенең идарә итү вакыты чыкканчы, ягъни 2025нче елга кадәр президент булып калачак, дип тынычландырырга тырыштылар. Бөтен булган нәрсәне башта берәмтекләп, аннары умырып-умырып тартып алганга ияләшә төшкән идек инде, кулда калганына шөкер иткән кебек, ярар, ичмасам тагын 3 елга якын президентлы булып яшибез әле, диештек. Татарстан тагын хәйләләде, дип мактанучылар да, «өч ел эчендә нәрсә булмас, дөньялар кай якка үзгәрмәс» дип өметләнүчеләр дә табылды. Тик бу зәгыйфь өметне дә челпәрәмә китерергә нибары бер ай җитте. Узган атнада Дәүләт Советы депутатлары «Президент» атамасын кичекмәстән «башлык-рәис»кә алыштырып кую өчен тавыш бирде.

Актык укылышта 73 депутат кичекмәстән исем алыштыруны (һәм, гомумән, Конституциягә тәкъдим ителгән барлык үзгәрешләрне) хуплады, 9ы каршы булды, берәү тавыш бирмәде. «Бизнес Онлайн» язуынча, «каршы» дип тавыш биргәннәр арасында Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин, Илшат Әминов, Николай Рыбушкин бар. Шулай итеп, фикер алышуларсыз гына, үзгәрешләрне кабул итеп куйдылар. Карар рәсми газеталарда – «Ватаным Татарстан» белән «Республика Татарстан»да басылып чыкканнан соң үз көченә кергән булып санала. Ягъни «Президент»ның булса-булса атна-ун көн гомере калды...

2020нче елда Русия Конституциясенә подъезд төпләрендә, юл читендә корылган чатырларда, пүкән өсләрендә, автобусларда үзгәрешләр кертелгәнне күргән кешеләр буларак, республиканың Төп Законын да шулай ашык-пошык хәл итеп куюларына әллә ни исебез китмәскә тиештер, бәлки. 2017нче елда да башта ышандырган булып, аннары бер сүзсез телне кисәргә биргән депутатларга да өмет багламаска. Фәрит Мөхәммәтшин сессиядән соң «Бизнес Онлайн» хәбәрчесенә: «Президент» атамасын күчеш чорын көтеп тормыйча үзгәртү – прокуратура таләбе», – дип белдергән. Хәтерләсәгез, 2017нче елда да прокурор сүзе хәлиткеч булган иде. Хәер, хәлиткеч карарны прокурор яңгыратты, дисәк, дөресрәк булыр. Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә Путин белән очрашуга барды. Кайтуга, «рәис-башлык» булып куйды. Үзеннән үзе бу ике вакыйга арасында бәйләнеш күрәсең.

«Исем үзгәрсә дә, асылы шул ук калды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Тик үзгәрешләр моның белән генә бетми. Конституциягә тагын нинди үзгәрешләр кертелде соң:

– Моңарчы Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе фәкать референдум нәтиҗәсе буенча, ягъни халык фикерен исәпкә алып кына үзгәртелә ала иде. Бу хакта 123нче маддәдә әйтелгән. Тик депутатлар референдумсыз-нисез генә 1нче маддәгә үзгәрешләр кертеп куйган. Әйтик, «Татарстан – Русия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт» дигән өлештә «Русия составындагы демократик хокукый дәүләт»кә әйләнгән. Федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәне телгә алган урын алып атылган, шулай да киләчәктә аны төзү мөмкинлеге әйтелгән. 1нче маддәдәге «Татарстан Республикасы чикләре аның ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый» дигән норма да бетерелгән.

– Конституциядән «суверенитет» сүзе юкка чыккан. Мәсәлән, 3нче маддәнең «Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы» дигән өлешеннән «суверенитетка ия булучы» дигән сүзләр алып атылган. «Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны – Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы рәсми символлары бар» диелгән 121нче маддәдә «суверенитет» сүзе «дәүләтчелек»кә алыштырылган.

– Тагын бер җитди үзгәреш: «Татарстан президенты (хәзер инде – рәисе) булып республиканың дәүләт телләрен белүче <...> кеше сайлана ала» дигән җөмлә (ул 91нче маддәдә телгә алына иде) алып ташланган. Шул ук вакытта, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин белдергәнчә, республика җитәкчесе ике дәүләт телен дә – һәм рус, һәм татар телләрен кулланырга тиеш була. Тик белү белән куллануны икесен ике мәгънәдә карарга мөмкин. Татар телен белмәгән кандидатларның президент сайлавында катнашканы, «сайлансам, телне өйрәнермен әле» дип ышандырганы булды инде. Ә хәзер өйрәнеп тормасалар да ярый булып чыга. Берәр ничек куллану (белү, сөйләшү димәгән бит) җаен гына табасы кала. «Исэнмесез!» дип сүз башлау да, «рэхмэт» дип бетерү дә куллану була ала, мәсәлән. Яисә татарча берәр сүз язылган футболка киеп чыгу – куллану түгелмени?

– «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дигән 21нче маддәне дә оныта алабыз.

– Татарстан моннан соң көч куллануны һәм сугышны пропагандалауны тыймый. «1. Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага. 2. Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела» дип язылган 15нче маддә үз көчен югалта.

– Конституция суды турындагы бөтен маддәләр дә юкка чыгарыла, чөнки бу елдан Татарстанның үз Конституция суды калмады.

– Республика җитәкчесенең һәм Дәүләт Советының вәкаләтләре кими. Мәсәлән, Татарстан прокуроры хәзер рәис һәм Дәүләт Советы белән килештереп тормый гына «өстән» куелачак. Ә рәиснең үзен, ышанычны югалту сәбәбе белән, Русия президенты үзе генә дә вазифасыннан азат итә алачак. Республика парламентының министрлык яки берәр ведомство барлыкка китерү яки юкка чыгару буенча тәкъдимнәрне килештерү, законнарны аңлату хокукы да бетерелә. Моңа алмаш буларак, депутатларга бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне һәм Хисаплау палатасы рәисен, урынбасарларын һәм аудиторларын билгеләү хокукы бирелә.

Бу – Татарстан Конституциясенә 18нче тапкыр үзгәрешләр кертү.

Сүз азагында. Чит ил санкцияләре моңарчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны урап уза килде. Байтак коллегалары «кара исемлек»кә әллә кайчан эләккән иде инде. Ә нәкъ менә 26нчы гыйнварда – Дәүләт Советы сессиясендә президентны «башлык-рәис»кә алыштырып куйган көнне Рөстәм Миңнехановка һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнехановага да АКШның санкцияләр кертүе мәгълүм булды...

Фәнзилә МОСТАФИНА

 

 

Давыл

Давыл үтте бүген... Тигезләде

Туфрак белән яшәр йортымны.

Сизмәде дә дөнья – шунысы бигрәк

Алды бугай минем котымны.

Кая сизсен? Утлы гарасатлар

Уңлы-суллы кыйный яңактан.

Ә бүгенге давыл шыпырт кына

Туар таңны өзде сабактан.

Кисеп аударды ул тамырларны,

Кыямәткә юлны кыскартып.

Бары хыял калды, нәүмиз булып,

Ирек дигән тәмне искәртеп.

Давыл үтте. Әллә төш булдымы?

Алдандыкмы тагын йөз кабат?

Хупладылар. Кемдер телгә килер:

Үткән эшкә инде салават.

Башны ияр кавем идекме соң?

Кайда алыпларың әзмәвер?!

Дәшми генә торып калдык шулай

Давыл каршысында тезләнеп...

Гөлүсә БАТТАЛОВА

 

 

Сүтелү

Сүз иреге бездә сүздә генә,

Сүздә генә фикер хөрлеге.

Тишек түбәләрдән яңгыр үтеп,

Череп беткән матча өрлеге.

Нигезләрне күсе ермачлаган,

Җилләр уйный ватык тәрәздән.

Без кәгазьдә юкса бал ашыйбыз

Мөһерләнгән иң шәп кәрәздән.

Кәгазьдән дә ирек сүзен сыза

Ирексездән «халык ялчысы».

Ялагайлар ашаталар шулай

Ялганның да зәһәр ачысын...

Яман хакыйкатьнең чынлыгына

Инанырга мәҗбүр кол булып,

Көн итәләр шулай көнлекчеләр,

Милләт каршысында хур булып.

Үзләрен үк ирексезләүләрен

Аңламыйлар әле түрәләр.

Халык сүзен җиргә салып таптап,

Кәнәфигә һаман менәләр.

Аяк асларында халык сүзе,

Ышанычы, садә өмете.

Без – гарант дип исәпләгәннәргә,

Без, күрәсең, тузан, ил бете...

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ

Комментарии