«Президент»ны югалткан көн

«Президент»ны югалткан көн

90нчы елларның тарихка кереп калган үз атамасы булган кебек, 2010-2020нче елларны ачып бирә торган билгеләмәне дә уйлап табарга була. Мәсәлән, «компромисслар чоры». Татарча –«килешүләр», ә сүзнең дөресен әйтеп сөйләшсәң – «чигенүләр чоры». Татарстанның «президент» атамасыннан колак кагуы белән килешкән идек кебек инде. «Глава» белән янәшә кулланырга үзегезнең сүзне тәкъдим итә аласыз, дип сөяк ыргытты федераль үзәктәгеләр, рәхмәт төшкерләре. «Илбашы», «юлбашчы», «әмир», «баш хәким», «дәүләт башлыгы» дигән сүзләр арасыннан сайларга мөмкин иде. Депутатлар «рәис» дигәнгә тукталды...

Компромисслар заманының төп кагыйдәсе буенча, «әле ярый» дип шөкер итәбез, «аның каравы» дип юанабыз. Беренче чиратта, бигрәк тә федераль үзәктә барыбер «глава» кулланыласын онытып (Саха Республикасы башлыгының икенче атамасын, ягъни Ил Дарханы дигәнен еш ишетәбезме?), әле ярый үзебез теләгәнчә атарга рөхсәт иттеләр, дибез. «Президент» атамасыннан колак кактык, аның каравы «рәис» – «тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия» дип акыл сатабыз. Татарстан парламентына, «президент» статусын яклап ахырга – Русия Конституция судына хәтле бара алмавын кичереп, Рөстәм Миңнехановның идарә итү вакыты тәмамланганчы, ягъни 2025нче елга кадәр саклап кала торган итеп хәйләләде, дип рәхмәт әйтәбез. Һәм төп аргументны китерәбез: ничек аталуына карамастан, Татарстан президентының вәкаләтләре элеккечә кала бит. Әле ярый...

БОЛГАНЧЫК СУ ТИЗ ТЫНДЫ

Нәтиҗәсе көтелгәнчә булса да, фикер алышу барышында Татарстан депутатлары бераз суны болгатып алды үзе. Беренче кертелгән закон проектын бертавыштан кабул итмичә, эшләп бетерергә дип кире боруларын кайбер матбугат чаралары «сенсация» дип язды хәтта. Бәлки, чыннан да, компромисслар чоры өчен монысы да «сенсация» булып санала торгандыр, ни дисәң дә, чын сенсация көтәргә 90нчы еллар түгел бит.

Татарстан Конституциясен үзгәртү турындагы закон проекты Татарстан парламентына узган чәршәмбедә кертелде. Берьюлы 37 депутатның имзасы тора иде анда. Бернинди икенче атама да кертмичә, Татарстан президентын федераль үзәк кушканча «глава» дип кенә калдырырга, Төп Законнан «суверенитет», «Татарстан гражданины», «шартнамә», «Татарстан президенты ике дәүләт телен белергә тиеш» дигән сүзләрне һәм маддәләрне алып ташларга (җәмгысы 63 төзәтмә) тәкъдим иткән депутатларның исемнәрен белеп тору кирәк. Менә алар: Артур Абдулҗанов, Марат Әхмәтов, Динар Бариев, Владимир Вавилов, Фоат Вәлиев, Светлана Вострикова, Ринат Гайзатуллин, Марат Галиев, Геннадий Глушков, Иван Егоров, Роза Җаббарова, Айрат Зарипов, Светлана Захарова, Азат Җиһаншин, Юрий Камалтынов, Ләлә Кадермәтова, Елена Кузьмичева, Лилия Маврина, Фәрит Миңнеголов, Ренат Мистахов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Алсу Нәбиева, Альбина Насыйрова, Камил Ногаев, Людмила Рыбакова, Николай Савицких, Камил Садриев, Дмитрий Самаренкин, Алексей Созинов, Александр Тыгин, Альберт Хәбибуллин, Таһир Һадиев, Азат Хамаев, Александр Чубаров, Лотфулла Шәфигуллин, Шакир Яһудин, Леонид Якунин. Проект ДәүСовет сессиясенә кертелгәнче, башта Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетында каралды. Башка үзгәрешләр депутатларда сорау тудырмаса да, президентны «глава» гына дип калдыру белән килешмәүчеләр табылды. Үзебезнең сүзне табыйк, диештеләр. Эшче төркемгә закон проектын кире алырга һәм эшләп бетерергә кушылды. Сүз уңаеннан, төн чыкканчы нәрсә үзгәргәндер, теге 37 депутатның 33е проекттан имзасын кире алган. Нәтиҗәдә, Дәүләт Советының 23нче декабрьдә узган 39нчы сессиясендә закон проектының анысы өчен түгел, президиум керткән редакциясе өчен тавыш бирделәр. Шулай «башлык-рәис»ле булдык.

«ПРЕЗИДЕНТ» ЯРАМЫЙ, «ИЛБАШЫ» КАРАЛМЫЙ

Закон проекты өчен актык тавыш бирүдә ике депутат кына каршы чыккан. Югыйсә, сессия барышында трибунага чыгып сүз тотучылар, «президент» атамасын яклаучылар күбрәк булган иде. Шакир Яһудин: «Без унитар дәүләттә түгел, федерациядә яшибез. Федераль үзәк һәр төбәк белән индивидуаль эшләргә тиеш. Ләкин чынлыкта хәлләр башкача. Федераль үзәк барлык 89 төбәкне бер калыпка кертә. Владимир Путин элегрәк: «Җитәкчене ничек атау – Татарстанның үз эше, Татарстан халкы ничек хәл итә, без шуны кабул итәбез», – дигән иде. Күптән түгел сенатор Андрей Клишас, өлешчә мобилизациянең тәмамланганына ышанмаучыларга, «президент сүзе указдан куәтлерәк» дип җавап бирде. Ләкин Татарстан очрагында никтер Русия президенты сүзе үтәлми», – дип чыгыш ясады.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Нишләп «президент» сүзе ошамый? Бар Русия Федерациясе президенты, Татарстан Республикасы президенты, Фәннәр академиясе президенты. Бу – интернациональ сүз. Аны алыштыруның хаҗәтен күрмим. Ә инде алмаштырган очракта «илбашы» дип атарга тәкъдим итәм. Болгар чорында дәүләт башлыгы «илтәбәр» дип аталган. «Ил» ул дәүләт дигәнне генә түгел, тынычлык дигәнне дә аңлата. Яуны башлаганны – яубашы, тынычлык урнаштырганны илбашы дип атаганнар», – дип сөйләде.

Рамил Төхвәтуллин «Татарстан Республикасы дәүләт башлыгы» атамасын, ә Марат Галиев русчасы «глава» булса, татар телендә «Татарстан Республикасы президенты» дип калдырырга тәкъдим итте. Николай Рыбушкин: «Президент өчен халык тавыш бирде. Без халыктан сорарга тиеш», – дип әйтеп карады.

ТНВ генераль директоры Илшат Әминов: «Сәясәтчеләр һәрвакыт «сәясәт – компромисска бару сәнгате» дип әйтергә ярата. Акылым белән моны аңлыйм, тик йөрәгем кабул итә алмый. Компромисслар күп булды инде: Шартнамә, тел, Конституция суды, Крашенинников-Клишасның башка проектлары... Ләкин бүген компромисска бара торган очрак түгел. Конституция – кәгазь кисәге түгел, ул – халыкның фикер белдерүе. Минем халык фикеренә каршы барырга хокукым бармы? Юк!» – дип хисләргә бирелде.

Шулай да ахыр чиктә барысы да (ике депутаттан кала), йөрәк тавышына, халык фикеренә карамыйча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушканча эшләгән булып чыкты. Кыскача әйтсәк, Татарстанның әлегә президенты: «Кызганычка, «президент» атамасын саклап калырга, мөгаен, минем дә, безнең депутатларның да тырышлыгы җитеп бетмәгәндер. Хәзер үз позициябезне протест юлыннан түгел, кануни юллардан яклыйк. Ишекләр ахыргача ябылып бетмәгәндер дип уйлыйм, бу юнәлештә эшләячәкбез. Төрле фикерләр булса да, бүген карар кабул итәргә кирәк. Махсус операция бара. Дөнья җәмәгатьчелеге Русияне таркатырга тели. Кешеләр безнең үз мәсьәләбезне кайгыртуыбызны «Татарстан баш күтәрде, Русия кисәкләргә таралачак» дип кабул итәчәк. Моңа юл куярга ярамый», – дип сөйләде.

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тә, хәзер иң төп мәсьәлә – илнең бердәмлеге, дип, «рәис» атамасын хуплады.

«Глава» белән янәшә киләчәк сүз «президент»ның турыдан-туры тәрҗемәсе булмасын, русча да аңлашылсын, диештеләр. Югыйсә, «президент» – үзе дә рус теленә читтән кергән сүз. Русча да аңлашылуга килгәндә, беренче атама болай да «глава» бит инде. Казахларның Елбасын (Нурсолтан Назарбаев 2010-2022нче елларда шул титулда йөрде. – Ф.М.) русча да бер авырлыксыз әйтергә һәм язарга өйрәнгәнне, «илбашы»н да өйрәнә алырлар иде. Тик компромисслар чоры... Аллаһ сакласын, «илбашы»ның «дәүләт башлыгы» дигән мәгънәсе ялгыш аңлашыла күрмәсен, иң хәерлесе – «председатель» булсын...

ТАГЫН НИНДИ ҮЗГӘРЕШ?

«Президент» атамасы белән мәш килеп, башка үзгәрешләр игътибардан читтә калды. Конституциядә «суверенитет», «шартнамә», «Татарстан гражданлыгы» сүзләре әлегә калып тора. Тик президиум тәкъдим иткән закон проектында «киләчәктә Төп Законга референдум уздырмый гына да үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп була» дигән пункт бар. Моңарчы Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсе фәкать референдум нәтиҗәсе буенча, ягъни халык фикерен исәпкә алып кына үзгәртелә ала иде. Бу хакта 123нче маддәдә әйтелгән. Ә киләчәктә депутатлар үзләре генә үзгәртеп куя алачак дигән сүз. 1нче маддәдә Шартнамә, суверенитет турында, шулай ук «Татарстан Республикасы – демократик хокукый дәүләт», «Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларда мөстәкыйль катнаша», «чикләре үз ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый» дигән сүзләр язылган. Бер Марат Галиев кына 1нче маддәне үзгәртергә ярамый дип әйтеп маташты, бу темага башка чыгыш булмады. Республика парламенты сайтына эленгән документтан күренгәнчә, Дәүләт Советы Төп Законга бу һәм башка төзәтмәләрне кертү-кертмәүне киләсе елда караячак.

Быел ноябрьдә Татарстан Конституциясен кабул итүнең 30 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Моңарчы да 17 тапкыр үзгәртелгән, туналган, яраклаштырылган Төп Законга менә шундый юбилей бүләге ясадылар...

 

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов Татарстанның беренче җитәкчеләренең дә «рәис» атамасын йөрткәнен искә төшергән. «Совет Татарстанын оештыручыларның берсе һәм республика Совнаркомының беренче җитәкчесе Сәхипгәрәй Сәетгалиев Татарстан Республикасы Рәисе дип аталган. Аның дәвамчысы – ТАССР Совнаркомы рәисе вазифасындагы Кәшшаф Мохтаров рәсми рәвештә «Рәис» дип йөртелгән. «Рәис» – гарәп сүзе. Татар телендә «президент», «дәүләт башлыгы» кебек мәгънәләргә ия. XIX гасырда күренекле тарихчы, дин белгече һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани аны татар үзидарә җәмгыяте (шәһәр Ратушалары) җитәкчеләрен атау өчен кулланган», – дип белдергән Салихов «Татар-информ»га.

 

ХРОНОЛОГИЯ

Төбәк җитәкчеләрен «президент» дип атауны үзгәртүне күз уңында тоткан закон 2010нчы елда чыккан иде. 2016нчы елның 1нче гыйнварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга туры китерү өчен вакыт бирелсә дә, Татарстан Дәүләт Советы президент статусы язылган республика Конституциясен үзгәртмәде. 2018нче ел ахырында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларның соравына җавап биреп: «Президент» атамасы буенча үз позициябезне яклау өчен тулы хокук бар, чөнки республика Конституциясе һәм федераль Конституциядә бу мәсьәлә шул төбәктә яшәгән халык, сайлап куелган дәүләт оешмасы тарафыннан хәл ителә, диелә. Президент Владимир Путин да: «Татарстан халкы үзе хәл итәргә тиеш», – диде. Бездә мәсьәлә хәл ителгән. Әгәр бу мәсьәләне тагын кем дә булса күтәрә икән, республика парламентының Русия Конституция судына мөрәҗәгать итәргә хокукы булачак», – диде.

2020нче елда Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәч, аңа туры китереп, Татарстан Конституциясе дә үзгәртеләчәк, диелде. Фәрит Мөхәммәтшин ул вакытта да «президент» атамасына тимибез, дип ышандырды.

2021нче ел ахырында Дәүләт Думасы «Клишас-Крашенинников законы» дип йөртелгән һәм Татарстанда президент атамасын бетерүне күздә тоткан законны кабул итте. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлардан Рөстәм Кәлимуллин, Татьяна Ларионова, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Айрат Фәррахов, Азат Ягъфәров һәм Артем Прокофьев кына «каршы» дип тавыш бирде. Олег Морозов, Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская һәм Руслан Гаджиев республикада президент атамасын бетерү өчен кул күтәрделәр. Ирек Богуславский белән Илья Вольфсон тавыш бирүдә катнашмадылар.

Закон кабул ителгәнче, Татарстан Дәүләт Советы бертавыштан проектка каршы тавыш биргән иде. Ләкин депутатларга фикер алышудан тыелып торырга тәкъдим ителде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии