Җиде үлчә, бер кис!

«Безнең гәҗит»нең узган елгы 45нче санында («Юньле хуҗа кышка каршы этен дә куып чыгармый, ә мине кудылар…»«БГ» №45, 9.11.2016) Сарман районының Зур Нөркәй авылында бакча мөдире булып эшләүче Валентина Хафизованың эштән куылуын укып, бик гаҗәпләндем. Район түрәсенең бу кыланмышына хәтта рәнҗедем дә.

Бу алама чир күп кенә түрәләрдә очрый шул. Җитәкче кәнәфиенә утырып алалар да, кемнең кем икәнен яхшылап белми торып, теге яки бу оешманың җитәкчеләрен эштән ала башлыйлар. Алар урынына түрәнең үз якыннары менеп утыра. Мин үзем дә укытучы буларак, андый хәлләрне күп күрдем. Хәзер инде 19 ел пенсиядә.

Сарман районының мәгариф җитәкчесе Әлфәт Сабиров халыкның: «Җиде кат үлчә, бер кат кис», – дигән бик гыйбрәтле мәкален истә тотып эш итмәгән. Эштән куылган бакча мөдире урынына үз хатынын куеп карасын иде ул. Аны да шулай гомер буе эшләгән эшеннән кусалар, ничек булыр иде икән? Менә шуларның барысын да ныгытып уйларга кирәк иде. Кешедә бит вөҗдан да булырга тиеш.

Нәрсә генә булса да, Валентина Хафизованы киредән үзе эшләгән бакчага мөдир итеп куярсыз дип өметләнәм, хөрмәтле Әлфәт Сабиров.

Рәүфә АБДЕРӘШИТОВА,

Алабуга шәһәре

Комментарии