«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АЛЫРГАМЫ ИКӘН, АЛМАСКАМЫ?

Турфирмалар инде июнь аена ук чит илләргә путевкалар сата башлады. Әлегә бәяләре тешләми, ләкин бик тиздән артачак, дип әйтәләр. Нишлик икән – сатып алыргамы, юкмы?

Ринат ЛАТЫЙПОВ

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Әгәр безнең фикерне сорасагыз – әлегә сатып алмаска киңәш итәр идек. Болганчык суда балык тоту кебек бер бу. Тотуын, бәлки тотарсыз да, нинди эләгә бит… Илебездә коронавирусның югары ноктага килеп яткан мәле – көнгә 10-11 мең авыру чыгып бара. Шулай булгач, чирне тулысынча кайчан җиңәчәгебезне әйтүе авыр. Ә үз өлкәләрен бу чирдән көч-хәл белән бер мәртәбә коткарып кала алган башка илләр Русиядә авыру котырган чакта аннан туристларны үзләренә алыр дип, әйтүе авыр. Шулай булгач, көтегез. Коронавирусны җиңү-җиңмәвебезне белү өчен әллә ни күп кирәкми – статистикага карау да җитә бит. Әгәр чирне йоктыручылар санына караганда, чирдән дәваланучылар саны артыграк була башлый икән, димәк, хәл яхшыра башлаган дигән сүз. Шуңа карап фикер йөртергә, ашыкмаска киңәш итәбез.

АКЧАМ ТҮЛӘНМӘДЕ

Мин инвалид кеше. Бушлай дару яки акча алырга хокукым бар. Мин икенчесен сайладым, ай саен мең сумнан артык акча алып барырга тиеш идем. Ләкин 2019нчы елның гыйнварыннан алып, 2020нче елның гыйнварына кадәр миңа бер тиен акча да түләнмәде. Акчаларым кайда икән, шуны белешмәссезме?

Исемем редакция өчен генә

Сарман районы

РЕДАКЦИЯДӘН: Сезнең мөрәҗәгатегез буенча Русия Пенсия фондының Сарман районындагы бүлекчәсенә шалтыраттык.

– Укучыгызның 2019нчы елда «дару урынына акча алырга телим» дигән гаризасы безгә 2019нчы елның февраль аенда гына килгән. Бу гаризалар 1нче октябрьгә кадәр генә кабул ителә. Соңга калуы аркасында, акчалар түләнмәгән. – дип җавап бирделәр.

ТАТАРЧА НИК ЯЗМЫЙЛАР?

Безнең Минзәлә районында 17 меңнән артык татар, 10 меңнән артык урыс яши. Тугызынчы май җитәр алдыннан, йөргән җиремдә күрдем, бөтен плакатлар да русча язылган. «9 мая – победа народная» дип язылган зур плакатка. Ул плакатның ике ягында да русча гына, татарча бер сүз дә юк. Бөтен җирдә «С праздником!», «С победой!» дип, сырлап тутырганнар. Татарча берни дә күрмәдем. Без бит татар районы, татарлар ике тапкырга диярлек артык монда русларга караганда. Җитәкчеләренең дә 90 проценттан артыгы татар. Ике телдә язып элүе авыр булдымы икән?!

Хәниф ГӘРӘЕВ

Минзәлә шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Сезнең белән килешәбез, бу – татар телен санга сукмау кебек кабул ителә. Без әлеге мәгълүматны өйрәнеп, тикшерәчәкбез, фото-дәлилләр булдыру мөһим, аны булдыра алган очракта ТР Конституциясенә һәм телләр турындагы канунга нигезләнеп, район хакимиятенә һәм прокуратурага мөрәҗәгатьләр юллаячакбыз.

САБЫРСЫЗ ХАЛЫК ИКӘНБЕЗ

Мине бу коронавирус эпидемиясе чорында кешеләрнең урамда йөрүләре бик борчый. Кеше ашкына, өйдә утырасы килми кешенең. Нишлисең инде – Аллаһның җәзасы, түрәләребезнең боерыгы шундый бит, тыңларга кирәк. Хәзерге яшьләр бигрәк түземсез шул. Өйдә утырсак, ачтан үләрбез, диләрме? Безне хөкүмәтебез ачтан үтермәс, безнең илебез бик бай, ашарыбызга җитәрлек, ачлык үтерми, чир генә үтерә. Мин сугыш чоры баласы. Беребез дә ачтан үлмәде. Черек бәрәңге дә ашадык, балтырганын да. Аннан соң без бит сугыш кырында да түгел, төрмәдә дә түгел – өйләребездә ятабыз. Рәхәтләнеп ят кына бит инде! «Өйдән чыкмагыз, сакланыгыз» – дип тордылар, халык урамда чабулый торды. Соң, хастаханәләрдә дәваланырга урыннар да калмый башласа – нишләячәкбез?

Әминә ШАКИРОВА

Азнакай шәһәре

ЮМАРТ ИКӘНБЕЗ

«Безнең гәҗит»не укучыларның юмарт, мәрхәмәтле булуына кабат ышандым. 29.04.2020 (№17) дә чыккан «Ярдәм»гә ярдәм итик» язмасыннан соң иң әүвәл мәрхүмә Асия апа Зиннурованың кызы Айгөл шалтыратты: ярдәм өчен күрсәтелгән реквизитлардагы Сбербанк картасына акча күчереп булмый икән. Соңрак башка танышлардан да шундый хәбәр килде. Мин «Ярдәм» ислам фонды президенты Илһам әфәнде Исмәгыйлевкә чыктым. Куллану вакыты чыгу сәбәпле картага киртә куелган икән. Бүген меңнәрчә мөселманга ифтар, мохтаҗларга кайнар ризык әзерләп, өйләренә илтеп бирүче «ярдәмлеләр»гә булышу йөзеннән, Аллаһ ризалыгына өметләнеп сәдака бирергә теләүчеләр өчен реквизитларны кабатлап бастырсак Рамазан аенда тагын бер игелекле гамәл булыр иде.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы

ЯРДӘМ ӨЧЕН РЕКВИЗИТЛАР:

  • Карта Сбербанк: 4274 2780 2038 4288
  • Счет Qiwi-кошелек: +79600480778
  • Webmoney: R326384297962
  • Яндекс-деньги: 41001808293192

Банк аша күчергәндә:

Реквизитлар:

  • ИНН 1658087725
  • КПП 165 801 001
  • БИК 049205603
  • ОГРН 1071600003530
  • Р/сч. 40703810562000000971
  • Корр/сч. 30101810600000000603
  • Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк

Назначение платежа: благотворительная помощь на уставную деятельность

Исеме:

  • Полное наименование: Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм»
  • Сокращенное наименование: НИБФ «Ярдэм»

Адрес:

  • Адрес места нахождения: 420095, РТ, г. Казань ул. Серова, дом 4 А
  • Почтовый адрес: 420006, РТ, г. Казань, а/я 100
  • Юридический адрес: 420006, РТ, г. Казань, ул. Ютазинская, дом 8

Контакт:

  • Телефон: 8(843)-223-03-75
  • E-mail: info@yardem.ru
  • Фонд президенты: Исмагилов Ильгам Фатхирахманович

Интернетта сылтама шушы биттә:

http://www.yardemfond.ru/index/svjazatsja_s_nami/0-9

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии