Кемне сайлыйк соң тагын…

Район «Дуслык» газетасында Р.Мотыйгуллинның «Төптән уйлап сайлыйк» дигән язмасы гади халыкның тагын бер кат башын гына бутау, дип уйлыйм. «» фиркасе һәм аның лидеры Владимир Путинның конкрет эшләре бөтен халык күз алдында», – дип яза автор. Сез үзегез бу сүзләрегезгә ышанасызмы соң?! Бу эшләрне партия дә, Путин да түгел, ә хакимиятебез башкара. Шунысын әйтәм, булган барлык социаль проектларны болай да башкарырга, халыкның тормышы яхшырсын өчен эшләргә тиеш бит чиновниклар. Бу бары тик очраклылык кына, чөнки хакимияттә барысы да шул «» партиясе әгъзалары.

Гади генә мисалдан башлыйк. Гаиләне кечкенә «Дәүләтебез» итеп карыйк. Сез, Р.Мотыйгуллин әфәнде, шул гаилә башлыгы. Гаиләдә тормышны яхшырту өчен башкарылган барлык эшләрегезне дә партия эше дип язып куярга мөмкин бит, билгеле, сез «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы булсагыз. Шулай ук районда башкарылган барлык эшләрне дә партия уңышы дияргә була. Чөнки Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы – «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы. Нурлат районында социаль фатирлар да, юллар да алар җитәкчелегендә «салына». Чынлыкта, алар акчаны үз кесәләреннән чыгарып саламы соң?! Юк, әлбәттә. Шул ук хакимият акчасы, дөресрәге минем белән синең һәм башка миллионлаган гади халыкныкы… Татарстан буенча да, Русиядә дә шул ук хәл. Кыскасы, без кемне алдарга тырышабыз соң? Һәм иң мөһиме – башкарылган чараларны ничек телисең, кемгә телисең, кая телисең шулай атарга һәм санарга мөмкин. Әнә 2011 елда Думага сайлаганда барлык башкарылган матур эшләрне «Бердәм Русия» фиркасенә бәйләдек. Ә Президент сайлауларында – Владимир Путинга. Шулай ук гади генә бер мисал китерим әле. Укытучылар елында да бик күп матур эшләр башкарылды илебездә. Нурлат районы буенча гына да шактый атарга мөмкин. Безнең гимназия өчен истә калганы хезмәттәшебезгә фатир бирү булды. Шул матур эшне нинди генә отчетларга кертмәдек. Профком җитәкчесе буларак, минем отчетка да керде (чөнки документлар профком аша узды), район СПОсы да үз отчетларына язды, район хакимияте үзләренең башкарган эше буларак отчет бирде, НГДУ профкомы да мактанды (алар акча бүлеп бирде бит). Чынлыкта исә фатирның тулы бәясен укытучы 15 елда түләп бетерергә тиеш. Еллык отчетта да чагылыш тапты бу фатир. Һәм бу фатирның «Бердәм Русия» фиркасе булмаса, 2011 елдагы сайлаулар алдыннан, безгә эләгәсе түгел икәнлеге ачыкланды. Моны «Владимир Путин булмаса»га да кайтарып калдырырга мөмкин. Бу урында мәкаләмне туктатып торырга мәҗбүрмен, чөнки партия кушуы буенча яшь җырчы Марат Фәйрушинның 200 сумлык концертына барасы. Партиянең биредә нинди бәйләнеше бар дисезме? Урысча әйтсәк, «добровольно-принудительно» булып чыга ул…

Мин үзем дә 2008 елдан «Бердәм Русия» әгъзасы. Дүрт елда аена уртача 30 сумнан 1500 сум партия взносы түләгәнмен. Эх, 4 елга бер мәртәбә булса да 200 сумлык файда булса иде шул партиядән. Кемгә түлим, нәрсәгә түлим, әлегә аңлаган юк…

«Бердәм Русия» фиркасе әгъзаларына күз салыйк. Партия барлыкка килгәндә беренче дулкын белән барлык җитәкчеләр әгъза булды. Икенче дулкында шул җитәкчеләр кул астында эшләүче гади халык әгъзага әйләнде. Анысында исә «Минсез мине өйләндерү»ләр шактый күзәтелде… һәм шуңа күрә кая карама «Бердәм Русия» кулы тимәгән, башкарылмаган эш юк та булып чыга.

Бу сайлауларга киткән миллиардлар гади халыкның тормышын яхшырта алырмы, юкмы – киләчәк күрсәтер. Мин үзем В.Путинны сайладым. Ни өчен?! Бары тик сайларга башка кеше булмаганлыктан гына…

Исемем редакция өчен генә.

Комментарии