«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

«КОЛХОЗНЫ ТАРКАТМА ИНДЕ СИН!»

Чаллы шәһәрнең бер тукталышында берничә ханым әйбер сатып утыра. Авылдагы сыер савудан, чүп утаулардан качып шәһәргә күченеп килгәннәр, хәзер узып китүчеләргә бакчалардагы карлыганнан варенье, тозлы гөмбә, төрле салатлар һәм бәйләгән чөлкә, бияләй сатучы дус-ишләрем бу. Мин дә кайвакыт, хуҗалыкта җитештергән әйберләрне алып килеп, алар арасында әйбер сатып утырам. Мине күргән вакытларында, яратып: «О-о, колхоз килгән!» – дип каршы ала алар мине. Чөнки кәҗә сөте, сыер сөте, каймак, эремчек, эремчек суы, тавык йомыркасы кебек өйдән алып килгән әйберләрне сатам.

Әле күптән түгел, фырт киенеп, бүтән йомыш белән килгән идем. Болар яныннан үтеп киткәндә, исәнләшергә туктадым. «Нишләп бер әйбер дә алып килеп сатмыйсың, кая югалдың син?» – диләр. «Сыер ташланды, тавыклар йомырка салмый, кәҗәләр тәкә сорый», – дим. «Алай булгач, син банкрот инде», – диләр. «Юк, банкротка чыкмадым, хәзер казлар белән үрдәкләр хутка китте бит», – дим. Өмә сезоны китте…

«Алай булгач, ярый. Колхозны бетермә инде син!» – диләр. Үзләре дә авылда яшәп шәһәргә күчкән кеше булгач, авылны яраталар, аннан килгән сатучысын да үз күреп, борчылып торган булалар, рәхмәт төшкере!

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

ЯРТЫ ЕЛ ЭШЛИСЕ БУЛЫРМЫ?

Соравым пенсиягә чыгу буенча. 37 ел стажың булса, пенсиягә 55 яшьтән чыгасың, дигәннәр иде. Икенче елга минем эш стажыма да 37 ел була, үземә дә 55 яшь тула иде. Шуңа да карамастан, миңа барыбер 6 ай артык эшләргә диделәр…

Әлфинур ГАЛИУЛЛИНА

Балык Бистәсе районы, Котлы-Бөкәш авылы

Сезнең соравыгызга җавап алу өчен, Русия Пенсия фондының Балык бистәсе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Вәлиева Минзия Усман кызына шалтыраттык.

– Баласы булган хатын кызның 55 яшендә берничек тә 37 ел эш стажы була алмый. Чөнки эш стажына мәктәптә укыган, хәрби хезмәттә булган, декрет ялында утырган вакытлар керми. Шуңа күрә, Әлфинур ханымга 55 яше тулгач, тагын 6 ай эшләргә кирәк булачак, – дип аңлатты ул.

ҖЫРЛАСА НИ БУЛЫР ИДЕ?

Ел саен Ришат Төхвәтуллинның концертын калдырмыйбыз. Моннан бер-ике ел элек, концертта «Тыңлачы сандугач» дигән җырын җырламады. «Аны җырласам, мине судка бирәләр», – дип аңлатты. Соңыннан сезнең газетагыз аша, аңа бу җырны продюсеры Рифат Фәттахов җырлауны тыюын белдек. Икенче бер газетада, бу җырны җырларга рөхсәт алу өчен Ришат Төхвәтуллиннан миллион сум тирәсе акча сорадылар, диделәр. Бу җырны башка бер яшь җырчы җырлаячагын хәбәр иттеләр. Кабат кем дә булса башкаруында бу җырны ишеткәнем юк. Аны җырларга алынучы да булырмы икән инде… Ришаттан да яхшы итеп җырларга да кирәк бит хәзер. Рифат Фәттаховка да сүзем бар. Кешегә продюсер буларак хезмәт итәргә алынгансың икән, бөтен әйберне акчага әйләндереп калдырырга ярамый, ул җырны бөтен халык ярата иде…

Фәрдия апагыз ГАЛИМҖАНОВА

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13:00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии